Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:17

Русия телевидениесенә яңадан психотерапевт Анатолий Кашпировский чыгачак. НТВ каналы аны чакырып яңа күңел ачу шәлкемен башлый.

Кашпировский яңа тамашада 80нче еллар ахырындагы кебек чәч коелуны, сидек тотмауны ерактан торып дәваламаячак. Бу юлы аның вазыйфасы Русия шоу-бизнес йолдызлары белән кызыклы сөйләшүләр алып бару булачак.

Русиядә иң популяр каналлар булып "Беренче" һәм "Русия" дәүләт каналлары санала. Алар тамашачылар өчен каты көрәш алып бара, яңадан яңа бәйгеләр, күңел ачу тапшыруларын уйлап чыгара. Хәзер НТВ каналы да мөгез чыгармакчы.

НТВ каналын могҗизалар гына коткара ала, дип яза күзәтүчеләр.

80нче еллар ахырында СССРның төп телевидение каналы аша күрсәтелгән Анатолий Кашпировскийга ышану шул хәтле көчле була ки, кешеләр чал чәчләрнең каралуы, буыннар сызлавының бетүе, жөйләрнең төзәлүе турында чын-чынлап сөйли башлады.

Ул кешеләрне гипнозга кертеп, салмак музыка астында аларның терелүенә ышандырырга тырышты.

Телевидение күрсәткән тамашалардан күренгәнчә, тулы залларда үткәрелгән гипноз сеанслары төрле кешегә төрлечә тәэсир иткән, кемдер тыныч кына йоклап утырган, башкалар сикереп торып кулларын болгаган, идәндә тәгәрәп йөргән.

Кашпировскийның популярлыгы 1989 елда иң югары ноктага җиткән. Аның тапшыруы бөтен Советлар Берлегендә күрсәтелгән, ул эфирда булганда урамнар бушап кала торган булган.

Кашпировский тамашаларын бөтен ил буйлап оештырып йөргән.

Ул телевидениегә чыкмый башласа да, аның популярлыгы кимеми. 1993 елда ул хәттә, Владимир Жириновскийның ЛДПР фиркасе вәкиле буларак Дәүләт Думасына депутат булып сайлана.

Телевидениедән һәм сәясәттән төшеп калганнан соң ул АКШка китә, әмма аннан кире әйләнеп кайта. Хәзер Анатолий Кашпировскийга 69 яшь булса да ул элекке кебек яшь күренә һәм ул яңадан экраннарга чыгарга эзерләнә.

90нче еллар башында Кашпировскийның тапшырулары белгечләр соравы белән ябыла. Ул вакытта, алар халыкның рухи сәламәтлегенә зыян сала, дигән шикатьләр ясала.

Хәзер дә Кашпировскийның яңадан экранга кайтуына Сербский исемендәге социаль һәм мәхкамә психиатриясе фәнни үзәге башлыгы Татьяна Дмитриева кискен каршы чыкты. Мондый чаралар Русия халкының рухи сәламәтлеген нык кына какшатырга мөмкин, дип әйтте ул. Бу илнең иминлегенә яный, дип белдерде Дмитриева.

Русия фәннәр Академиясе академигы Исаак Халатников “Азатлык” радиосының рус редакциясенә биргән әңгәмәдә, экстрасенслар һәм гипноз осталарының тамашалары халыкны җитди проблемалардан аеру өчен уйлап чыгарылган, дип әйтте. Бу тапшырулар перестройка, үзгәртеп кору заманында чыга башлады, ул вакытта илдә дифицит, әйбер җитми иде.

“Кешеләр могҗизаларны сагынган. Фән андый әйбер бирә алмый. Кешеләр ниндидер көчле хисләр бирә торган, нигезләрне какшата торган тетрәнүләрне ярата”, ди академик Халатников.

Телевидение белгече Бронислава Тарошина, сәяси тапшырулар юк, сүз иреге инде күптәннән онытылды, мондый күңел ачу тапшырулары яңа агым итеп кабул ителә, алар җитди әйберләрнең булмавыннан игътибарны читкә этәрү өчен эшләнә, дип саный.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG