Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тугыз авылыннан соң Казанлыны да су баса башлады


Тугыз авылы тирәсе
Тугыз авылы тирәсе

Язгы ташкын көн саен көчәя бара. Халык паникада һәм өйләрен ташлап китүдән баш тарта.

Төмән өлкәсе Вагай районында татарлар яшәгән авылларда бүген дә су күтәрелү дәвам иткән. Кичә Азатлык Тугыз авылы турында язган иде. Әлеге авыл янындагы Казанлыда да бүген су 5 сантиметрга күтәрелгән. Вагай районының Тугыз һәм Казанлы авылларыннан депутат булган Флүрә Ватутова Азатлыкка хәлнең коточкыч булуы турында сөйләде.

– Флүрә ханым, су баскан Тугыз авылында халык ничек яши? Аларга нинди ярдәм күрсәтелә?

Кечкенә булуына карамастан Агыт елгасы җәелә һәм авылны үз кочагына кыса бара. Анда 15-20 өйгә генә су кермичә калгандыр. Өйгә үк кермәсә дә ишегаллары су белән тулы. Күп өйләрдә су тәрәзәдән узып киткән. Халык мәктәптә, клубта яшәде. Туганнарына Заречный, Вагай якларына киткәннәр. Бөтен җирдә су булса да, өйләрен ташлап китәргә теләмәүчеләр дә бик күп. Кайберләре шул суда утыра. Минем Нәфисә исемле туганым да сарыкларының йөк машина өстендә тотылуын әйтә. “Аларны калдырып кайда чыгып китим”, ди.

Тугыз авылы
Тугыз авылы

Ярдәм дигәннән, моторлы көймәләр бирделәр. Көненә өч тапкыр бушлай ашату каралган. Өйләренә су кергәннәргә 50 мең сум бирелде. Хакимият башлыгына әйттем: “Берәр ярдәм кирәк булса, булышачакбыз”, дидем. Бәрәңге бирә алабыз. Комбикорм сорадылар. Хәзер бит бөтен яктан да юл бикләнеп бара. Менә Казанлы авылын да су баса башлады. Тугызга да барып булмый. Вагай районы хакимият башлыгы УАЗик машинасы белән көн дә Тугызга хәлне күзәтергә йөри, анда башка машина белән кереп булмый.

– Су әле кими башламадымы?

– Юк. Тугыз авылында бүген 1 сантиметрга, Казанлыда 5 сантиметрга күтәрелгән. 4 майга кадәр әле төшмәячәк дип әйтәләр.

Казанлы авылы биектә утыра, барыбер су басты. Аллаһы Тәгалә кодрәте инде. Аптыраган. Бүген мин дә беркайда да чыкмыйча су карауллыйм. Ишегалдына керде инде. Халык паникада. Ярдан тагын бераз чыкса авылның яртысы су астында калачак.

Казан авылы кергән җирле үзидарәдә 900дән артык кеше яши. Тугыз авылы кергән җирле үзидарәдә бер меңнән артык.

Сарыкларны күбесе йөк машинасы өстенә ябып куйганнар.

1999 елда да су баскан иде, әмма бу кадәр булмады. Сыерларны кайдадыр илтеп бушатканнар, кайда йөргәннәрен дә белмиләр. Бөтен яклап су баса.

XS
SM
MD
LG