Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каракүл һәм Эчкен авылы татарлары: янгыннан соң Татарстан булышты


Эчкен авылы
Эчкен авылы

Моннан өч ел элек Омски өлкәсе Каракүл авылында, ә бер ел элек Курган өлкәсе Эчкен авылында көчле янгын булып күп йортлар янды. Әлеге ике авылда да нигездә татарлар яши. Бүген авылда ничә йорт төзелгән, татарлар ничек яши? Авыл кешеләре белән шул хакта сөйләштек. 

2021 елны 6 май көнне Омски өлкәсенең Большеречье районында урнашкан Каракүл авылында янгын чыгып, күп йортлар янып бетте. Өч ел узганнан соң авыл ничек яши? Бу хакта авыл кешеләре белән сөйләштек. Иминлек сәбәпле аларның исемнәрен язмыйбыз.

"Ул вакытта унике йорт, ике кибет һәм бер мәктәп янды. Өч ел эчендә кешеләр үзләре тугыз яңа йорт салды. Хәзерге көндә даими рәвештә 11 гаилә яши. Өч гаилә һаман үз өйләрен төзеп җиткерә алмый, мөмкинлекләре юк – өлешләп-өлешләп төзиләр, ясап бетерә алмыйлар. Кыш көне даими 11 гаилә яшәсә, җәй көне – апрельдән октябрьгә – Каракүлдә 16 гаилә яши. Хәзер өч йорт буш тора, алар сатуга куелган, хуҗалары кем районга, кем шәһәргә китте. Менә шундый хәлләр бездә бүгенге көндә", ди авылда яшәүче ханым.

Аның сүзләренчә, янган унике йортның бишесе генә хосусыйлаштырылган булган. Аларга 300 мең сум компенсация бирелгән. Калганнар 100әр мең сум алган. Тагын бер шәһәрдә теркәлгән, әмма авылда яшәүче гаилә 50 мең сум алган.

"Йортлары янганнар иң зур ярдәмне Татарстаннан алды, кайдадыр Себердә урнашкан бәләкәй татар авылына Татарстан 3 миллион сум бүлеп бирде. Аны тигез итеп бүлгәч, һәр гаиләгә 240 мең килеп чыкты. Безнең Татарстанга рәхмәтебез әйтеп бетергесез, баш иябез. Әгәр Татарстан булмаса, өйләр сала алмас идек.

Төркиядән ике транш булды. Әмма иң кызыгы: безгә килгәч, баш губернатор, сорамасак та, барыбызга да йорт салырга, 40 квадрат метрлы унике йорт җитештерергә вәгъдә бирде. Ә авылны кабул итү бәйрәмендә, ягъни яңа йортлар хөрмәтенә бәйрәм оештырганда җитәкчеләрнең берсе дә: "Без вәгъдә иттек, әмма үти алмадык, федераллардан акча булмады" дип гафу үтенмәде. Ерактагы ниндидер бәләкәй генә татар авылыннан гафу үтенеп тормаска да була дип санадылар", ди авыл кешесе.

Өч ел элек булган янгында авылдагы кибет белән мәктәп тә янды.

"Укучы кызны күрше авыл мәктәбенә автобус йөртә. Кибет урынына җәйге киоск тора. Әмма аннан беркем берни алмый, күрше авыл сатучысы безнең исемлекләр буенча кирәкле тауарны китерә. Кайвакыт күршедәге Үләнкүл авылына бергәләп машинада базарга йөрибез. Анда кадәр 8-10 чакрым.

Бездә медицина пункты да юк. Якында дүрт татар авылы бар һәм бердәнбер фельдшер. Ул фельдшер пункты күрше Чорналы авылында урнашкан. Безне шулай рәнҗеттеләр, татарларга дүрт авылга бер дә җитәр дип саныйлар, ахры. Безнең район депутатларының берсе, район җитәкчелеге белән килештермичә, үз фондының акчасына ФАП (фельдшер-акушер пункты) ачты. Кеше дә эзләргә кирәкми – бу авылда гомер буе фельдшер булып эшләгән, күп еллык тәҗрибәсе булган кеше анда эшләргә ризалык бирде. Өч бүлмәне җиһазлар белән тутырдылар. Әмма район хакимияте бу ФАПны ачуны тыйды. Безнең вакытта, XXI гасырда дүрт авылга бер фельдшер. Русия президентының мөмкинлек булган бөтен җирдә ФАП ачарга дигән карары бар.

Бездә хәзер авылда башлыча пенсионерлар яши, бер социаль хезмәткәр. Өч кеше Үләнкүлдә эшли, иртән-кич барып-кайтып йөриләр. Эшсез өч яшь кеше бар.

Юл турында аерым әйтәсем килә. Янгын чыккан елны безгә күп төрле вәкилләр килеп йөрде. Юлны салдылар. Шәп юл ясадылар. Аны яңа авыл бәйрәмендә тапшырдылар – өлкә һәм район җитәкчелеге килде, Татарстаннан җитәкчеләр килде, Шәйхразиев та (Милли шура рәисе, вице-премьер Васил Шәйхразиев) булды.

Ун көн узуга юлны балчык белән күмделәр, ике көн буе юлга балчык салдылар. Имеш, безгә килеп җиткән сүзгә караганда, янәсе, дәүләт комиссиясе юлны кабул итмәгән. Шуңа балчык белән күмделәр. Сез балчыкны күз алдына китерәсездер: көз көне дә, яз көне дә, яңгыр яугач та авылга килеп булмый. Менә шундый хәлдә без", ди ул.

Авыл кешесе әйтүенчә, Русиядә халык сабыр, бүген ашарга булса, яшәр урын булса, шуңа риза.

"Былтыр без кабат аздан гына янмый калдык. Мин моны контроль булмаудан гына күрәм. Күзәтү оешмалары үз эшен эшләми. Без Большеречье районына керәбез. Ә янгын һәрвакыт күрше Колосовский районыннан килә. Быел губернатор янгынга каршы чараларга зур контроль кертте. Хәзер тынычбыз. Быел, Аллага шөкер, әлегә тыныч, табигатькә сокланып йөри алуыбызга ышанып булмый. Бездә бит күл бик матур, ул сары табан балыкларына бай, бездә торфлы туфрак, уңыш бик яхшы, безнең авыл тирәли җиләкле болыннар – бик матур урын. Һәм биек урын – безне беркайчан да су басмый, базларда су булмый, авыл югары урнашкан. Зиратта өмә уздырдык, исән чагында килеп йөриячәкбез, авылны калдырмыйбыз, дип килештек", ди авыл кешесе.

Соңгы ике елда күрше Чорналы авылыннан кешеләр күпләп китә башлаган.

"Хәзер эш юк, ә кешеләр киләчәк, ягъни пенсия акчасы турында уйлый. Медицина хезмәткәрләре дә юк. Даруга 80 чакрым барасы. Әле ярый шимбәдән кала һәр көн автобус йөри. Кешеләр гадәттә бер машинага тупланышып да баралар", ди ул.

Татарлар яшәгән Каракүлдә, күрше Үләнкүл һәм Чорналы авылында да Украина сугышында катнашып берешәр кеше һәлак булган.

2023 елның 8 маена каршы төндә Курган өлкәсе Эчкен (Юлдус) авылында янгын булды. Нәтиҗәдә, 800дән артык кеше яшәүче җирлектә 380 йортның 228 янып бетте. Йортларның бер өлеше дәүләт хисабына салынса, зур өлеше шәхси акчага башкарылды.

Янгыннан соң 88 йортны төзергә булганнар. Шуның 23 хәйриячеләр акчасына салына. Татарстанның "Татнефть" ширкәте, Самар, Уфа, Түбән Варта шәһәрләре, Удмуртия, Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте 17 йортны инде торгызган. 56 йорт дәүләт биргән торак сертификатлары һәм субсидияләренә төзелә. Аларның 52се инде төзелгән.

"Халык канәгать, хәлләр әйбәтләнде, хәзер йорт салу эшләре тәмамлануга бара. Күбесе инде өйләрендә яши.

Араларында хөкүмәт биргән сертификатка шәһәргә китеп фатир алучылар булды, хәзер алар да авылда "йорт салып бирегез" дип әйтә. "Фатирларыгызны сатыгыз да салыгыз дибез", дип сөйли авыл кешесе.

Аның сүзләренчә, бер ел элек янгыннан соң алар Татарстаннан ярдәм сораган.

"Үзебез генә йортлар салсак, авылны бик озак күтәрербез, Татарстан ярдәм итсә бергәләшеп тиз булыр дидек. Чыннан да шулай булды. "Татнефть" ширкәте, төрле төбәк мөселманнары нык ярдәм итте. Ашамлыклар, киемнәр, электр җиһазлары да бирделәр. Татарстан хөкүмәтенә, Татар конгрессына зур рәхмәт", ди ул.

Шәһәрдә фатир алучыларның кайберләренә авылда йорт төзелешенә рөхсәт бирелмәгән, шуңа алар каланы сайлаган.

"Чөнки ул җир су астында каласы зона, диделәр. Гәрчә анда беркайчан да су басканы юк. Бюрократия инде. Хәзер алар "безгә бераз булышыгыз, без үзебез салабыз" дип үз көчләре белән 4-5 өй салып куйдылар", ди ул.

Аның әйтүенчә, авылда кибет, мәктәп элек ничек эшләсә шулай эшли, чөнки алар янмады. Балалар өчен яңа стадион һәм волейбол мәйданчыгы булдырыла. Мәчеткә дә булышканнар. Идәннәрен тулысынча кубарып туфрагын алыштырганнар.

"Идәннәре дә җылытылачак", диде авыл кешесе.

Шулай да янгыннан соң авылда яшәүчеләр кимегән. Аеруча күп балалы гаиләләр шәһәргә китеп фатир алмыйча йорт салган.

"Кайсы кешеләр, яшьләр авылда эш юк дип китә. Колхозлар, совхозлар бетте. "Янгын булды, йортсыз калдык" дип түгел, эш юк, дип китәләр. Аларны да аңлап була. Чыннан да эш юк. Шулай булса да, авылга кайтып өй салучы яшьләр дә бар, алар вахта белән Себергә барып акча эшләп йөри, Украинага сугышка китүчеләр дә бар", ди авыл кешесе.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG