Accessibility links

Кайнар хәбәр

Инаугурацияме, тәхеткә менүме?


Russia Putin Inauguration
Russia Putin Inauguration

Владимир Путин инаугурациясен патшаның тәхеткә менү тантанасына охшатучылар бар. Патриарх Кирилл Путинга озак елларга сузылган хакимлек теләде, аның хакимлеген "Аллаһтан бирелгән" дип атады.

7 майда Владимир Путин бишенче тапкыр Русия президенты вазифасына кереште. 2000, 2004, 2012, 2018 елларда да инаугурация 7 майда уздырылды. Башлангыч чорлардан бер генә аерма: 2000 елда ул сайлаучыларның 52% кына тавышын җыйган иде. Аннары 70%тан кимрәк алмады, ә 2024 елда Русия Үзәк сайлау комиссиясе Путин 87 % тавыш җыеп җиңү яулады дип белдерде.

Оппозиция һәм сайлауларны күзәтүче бәйсез оешмалар президент сайлауда хәрәмләшүләр турында әледән әле белдереп килә. Мәсәлән, "Голос" оешмасы, "Важные истории" һәм "Новая газета Европа" басмалары Путинга кәгазь бюллетеньнәр белән бирелгән кимендә 22 млн тавышны хәрәмләшеп биргән булулары бар дип саный.

Европарламент исә Русиядәге президент сайлаулары нәтиҗәсен танымаучы һәм Европа берлеге әгъзалары булган илләрне Путин белән хезмәттәшлек итүдән баш тартырга өндәүче резолюцияне кабул итте.

АКШ Дәүләт департаменты вәкиле Мэтью Миллер АКШ Русия башлыгын сайлау гадел булды дип санамый, әмма Владимир Путинны президент дип таный дип белдерде.

Путинның 5нче инаугурациясе
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:35 0:00

Путин үз чыгышында "Ватан белән булу хокукын алган тарихи җирләрдә" яшәүчеләргә һәм Украинага каршы сугышта катнашучыларга рәхмәт әйтте. Илнең һәр кешесенә мөрәҗәгать итәм диде ул. "Алда да илнең иминлеге минем өчен беренче урында булачагына ышандырам... Ватан язмышын бүгенге һәм киләчәк буыннар өчен без үзебез билгелибез", диде. Путин ил "авыр чорны" узачак дип ышандырды.

Путинның чираттагы тапкыр "тәхеткә менүен" Русиянең бөтен дәүләт телеканаллары, агентлыклары, телеграм каналлары, хәтта күбрәк криминал турында язучы каналлар күрсәтте. Мәсәлән, Mash телеграм каналы чарага чакыручылар турында болай язды: "Чакырылган кунаклар арасында, традиция буларак, төбәк башлыклары, Русия каһарманнары, конфессияләр вәкилләре, фән, мәдәният эшлеклеләре һәм Стивен Сигал".

Стивен Сигал - АКШ актеры, АКШ, Русия, Сербия ватандашы. 2016 елда Русия ватандашлыгы алды. Путин тарафдары, 2014 елда Кырымны аннексияләүне яклап чыкты. Вашингтон гамәлләрен тәнкыйтьли.

Инаугурацияне мәктәпләрдә, төрле хезмәт коллективларында күмәк карау да оештырылган.

Кемнәр килде һәм килмәде

Татарстаннан республика президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова бар иде. Республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин бармаган. Моннан тыш, чарада Татарстаннан Русия думасына сайланган депутатлар Әлфия Когогина, Вольфсон, Айрат Фаррахов һәм башкалар күренде. Дин әһелләреннән Русия баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин, Русия мөселманнары диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин бар иде.

Татарстанның инаугурациягә катышы турында сөйләгәндә, Аурус машинасын да телгә алырга була. Путин тантана узучы Зур Кремль сараена Алабугада җитештерелүче Aurus машинасында килде.

Aurus — Русия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы заказы белән 2013 елдан уйлап табыла башлаган кыйбатлы машина. Проектка ярашлы, ул түрәләр өчен чит ил машиналарына алыштырырга тиеш, шулай ук сатуга да чыгарыла. 2021 елның маенда "Алабуга" махсус икътисад зонасында Aurus Senat җитештерелә башлады. Былтыр люкс седаннарны Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә дә җыя башладылар.

Башкортстаннан Путин тантанасында республика башлыгы Радий Хәбиров, хирург Вил Тимербулатов, химия буенча республика җыелмасының баш тренеры Айнур Гомәров барган дип яза Пруфы. Трансляция вакытында алар күренмәде. Соңрак таралган фотоларда Башкортстаннан сайланган Русия думасы депутатлары Римма Үтәшева һәм Элвира Аиткулова күренде.

Чит илләрдән тантанага бөтен дипломатик вәкиллекләр башлыклары чакырылган булган. Әмма көнбатышның күпчелек илләре, шул исәптән АКШ инаугурациягә вәкилләрен җибәрмәде. Чарада Европа берлегеннән алты ил вәкилләре генә бар иде: Франция, Маҗарстан, Словакия, Греция, Мальта, Кыпрыс.

Инаугурациядән соң Владимир Путинның яңа алты еллык президент мөддәте башланды. Ул 2030 елга кадәр сузылачак. Президент вазифага керешкәннән соң хөкүмәт таратылды, аның яңасы 10 май тирәсенә әзер булыр диелә.

Патша тәхеткә менде

Инаугурациядән соң "Алла (Бог) йөкләгән хезмәт", "хакимият Алладан", "тәхеткә менү" сүзләре күп яңгырады.

Тантанадан соң урыс православ чиркәве башлыгы патриарх Кирилл кыска гыйбәдәт вакытында Путинга үз теләкләрен җиткерде. Ул Путинга әлеге хезмәтне Алла үзе йөкләде ди.

"Алла бирсен, гасыр ахыры сезнең хакимияттә булган чорның ахыры булсын. Ватанга бөек хезмәтне озак һәм уңышлы башкару өчен сездә барысы да бар", дип мәңгелек хакимият теләде Кирилл.

"Открытая политика" телеграм һәм YouTube каналлары авторы, сәясәт белгече Андрей Потылицин "инаугурация ничектер таҗ кидерү чарасына охшап тора" дип язды.

Журналист, "Новая газета" колумнисты Антон Орех "халыкта башка юл юк дигән ышаныч яши" дигән фикер белдерде.

"Безнең халыкта башка юл юк дигән ышаныч көчле. Башка лидер була алмый дигән. Патшаның көче – Аллаһтан. Шул ук Явыз Иван, Петр I, Сталин, хәзерге Путин булсын... Путин җитәкчелегендә туган кешеләрнең әкренләп пенсиягә чыга башлавын озак көтәсе калмады. Әгәр ул вакытка лимитсыз мандат бирмәсәләр, без аның инаугурацияләр, чынлыкта коронацияләр санының очына чыга алмаячакбыз", ди ул.

Русиянең оппозиционер сәясәтчесе Алексей Навальныйның тол калган хатыны Юлия Навальная Владимир Путин инаугурациясе көнне видеомөрәҗәгать чыгарды.

Ул аны бигрәк тә ирен эзәрлекләүдә гаепләде, Путинның элек биргән вәгъдәләрен искә калды, аларны үтәмәде диде.

"Шәхсән минем өчен Путинның алты елы — ирем Алексей Навальныйны, гадел һәм батыр кешене, Русиянең чын патриотын эзәрлекләү, аны химик корал белән агулау, аны хөкем итүләре, өч ел төрмәдә газаплап, соңрак үтерүләре ул. Моны да Путин эшләде", дип сөйли Юлия Навальная.

"Аның вәгъдәләре буш кына түгел, алар ялган. Бу инде 25 ел дәвам итә. Бу юлы да шулай булачак. Аның һәр мөддәте саен начаррак кына була бара. Путин хакимияттә вакытта тагын ниләр буласын күз алдына китерү дә куркыныч. Ул булганда безнең илнең тынычлыгы да, үсеше дә, иреге дә булмаячак. Путин режимының нигезе — ялган һәм коррупция. Һәм бу дәвам иткән чакта без көрәшне туктата алмыйбыз", диде ул.

Мөрәҗәгате ахырында Навальная "дөньяда, Русиядә дә, аннан читтә дә Путинга беркем дә ышанмаслык итәргә кирәк", дип белдерә. "Хәзерге вакытта илебез белән алдакчы, бур һәм үтерүче идарә итә. Тик бу һичшиксез бетәчәк", диде Навальная.

Сәясәт белгече Дмитрий Орешкин исә яңа мөддәткә "оптимизм өстәр" идем, бу "Путинның соңгы инаугурациясе" булырга мөмкин диде "Дождь" телеканалы эфирында."Йә ишәк, йә әмир, йә Хуҗа Насретдин - нәрсәдер дә булыр. Шуңа күрә, карагыз һәм рәхәтен күрегез", диде ул.

Орешкин Путинның яңа мөддәтеннән бернинди дә үзгәрешләр көтми.

"Путин Путин булып кала, сугыш сугыш булып. Русия дә, тау яссылыгына чыкты, хәзер беркая да үсә алмый. Инвестицияләр һәм дәүләт байлыгы фондын куллану исәбенә үсеш 2023 елда булды. Хәзер бәяләр үсә, кадрлар җитми, Русия бурычка сугыша, аңа иң мөһиме кво статусын тотып тору. Хөкемәттә дә зур үзгәрешләр булмас, үзенә сәяси куркыныч тудырмаган кешеләрне алыштырырга җыенмый", диде сәясәт белгече.

Сәясәтче Леонид Гозман Путин Украинадагы сугышны да, репрессияләрне дә дәвам итәчәк дип саный. Аның сүзләренчә, Путинның башка юлы юк, чөнки сәяси һәм шулай ук психологик сәбәпләрдән ул артка чигенә алмый.

"Украинада артка чигенү аның өчен тулы уңышсызлыкны аңлата. Аның горурлыгын чәлпәрәмә китерәчәк. Ә ул куркыныч әйберләр белән горурлана. Әйе, фронтта кешеләр үләчәк, "иттарткыч" дәвам итәчәк. Иң яхшы кешеләребез төрмәләргә утыртылачак һәм чит илгә тагын да күбрәк кеше китәчәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG