Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинга кәгазь бюллетеньнәр белән кимендә 22 млн тавышны хәрәмләшеп биргән булулары бар. Кислинг-Шпилькин ысулы белән анализ шуны күрсәтә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу исәпләүләргә Украинаның Русия баскынлыгындагы төбәкләрендә һәм читтән торып электрон бирелгән тавышлар кермәгән.

Владимир Путинга кәгазь бюллетеньнәр белән кимендә 22 млн тавышны хәрәмләшеп биргән булулары бар. Электораль аналитик Иван Шукшин Үзәк сайлау комиссиясенең сайтыннан сайлау бүлгеләренең 98 процентында бирелгән тавышлар турындагы мәгълүматны алып анализлаганнан соң шундый нәтиҗәгә килгән.

Бу исәпләүләргә Украинаның Русия баскынлыгындагы төбәкләрендә һәм читтән торып электрон бирелгән тавышлар кермәгән.

Белешмәләрне Кислинг-Шпилькин ысулы ярдәмендә анализлаганнар, ул һәр назмәт өчен бирелгән тавышны һәм килүчеләр санын чагыштырып карый.

"Кәгазь бюллетеньнәр белән бирелгән тавышлар арасында Путин өчен бирелгән аномаль тавышларның саны - 22 миллион. Әле Кислинг-Шпилькин ысулы күпләп бюллетеньнәр салганга гына бәя бирә, башка хәрәмләшү ысулларын исәпкә алмый", дип яза аналитик.

Шулай ук Шукшин комиссия әгъзалары "беркетмәләрне калькулятор белән тутырды" дип искәртә. Путинның нәтиҗәләрен һәм тавыш бирергә килүчеләрнең санын язганда калькулятор белән исәпләүләр башкарылды ди.

Шулай ук аның әйтүенчә, кайбер төбәкләрдә (әйтик Пермь краенда һәм Брянски өлкәсендә) "Яңа кешеләр" ("Новые люди") фиркасеннән намзәт Владислав Даванковны өченче урынга "күчергәннәр".

"Важные истории" журналистлары да Путин өчен 22 миллионга якын тавышны хәрәмләшеп бирделәр дигән нәтиҗәгә килгән. Алар да тавыш бирүләрнең нәтиҗәләрен Кислинг-Шпилькин ысулы белән анализлаган.

"Важные истории" искәртүенчә, Мәскәүне исәпкә алмаганда, 6675 сайлау бүлгесендә кайбер аралыкта тавыш бирүчеләрнең саны сәгатенә 100 кешедән артыграк булган. Иң "тиз эшли торган" сайлау бүлгесе - Краснодар краенда, анда бер сәгатьтә 700дән артык кеше тавыш биргән. Журналистлар исәпләп чыгаруынча, Русия буйлап караганда сәгатенә уртача 23 кеше тавыш биргән.

Үзәк сайлау комиссиясе ышандыруынча, 76,3 млн кеше Путинны сайлаган (87,3 процент). Сайлауда икенче урынны коммунист Николай Харитонов (4,31 процент) алды, өченчедә - "Яңа кешеләр"дән намзәт Владислав Даванков (3,85 процент), дүртенчедә – ЛДПР лидеры Леонид Слуцкий (3,20 процент).

"Новая газета. Европа" белешмәләренчә, хәрәмләшүләр ярдәмендә Владимир Путин кимендә 31 миллион тавыш алган. Журналистлар шул исәптән тикшеренүче Сергей Шпилькин ысулын да кулланган. Шул ук вакытта электораль аналитик Иван Шукшин басманың исәпләүләре дөрес башкарылмаган дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG