Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Имамнар җыенында Төмәндә ислам институты бүлеген ачу мәсьәләсен күтәрергә кирәк"


Төмән шәһәренең Кырынкүл бистәсендәге "Хәдичә" мәчете
Төмән шәһәренең Кырынкүл бистәсендәге "Хәдичә" мәчете

Төмән шәһәренең Кырынкүл бистәсендәге "Хәдичә" мәчете имам-хатибы Руслан-Абдулла хәзрәт Абдулов Казанда узачак дин әһелләре җыенында татар халкының үсеше өчен дини-дөньяви комплекслы програм булдыру кирәк, дип белдерә.

Төмән шәһәренең Кырынкүл бистәсендәге "Хәдичә" мәчете имам-хатибы Руслан-Абдулла хәзрәт Абдулов Казанда 19-21 май көннәрендә үткәчәк VII "Дин һәм милли яшәеш" дип аталган татар дин әһелләре форумына делегат булып җыена. Аның сүзләренчә, форумда дин әһелләренең югалу, эшлекле имамнарны читләштерү, Русия каналларының имамнарны нахакка гаепләү мәсьәләләре дә күтәрелергә тиеш. Абдулов татар халкының үсеше өчен дини-дөньяви комплекслы програм булдыру кирәк дип әйтә. Ул форум алдыннан Азатлык сорауларына җавап бирде.

– "Дин һәм милли яшәеш" дип аталган форумның исеме үк диннең яшәешнең барлык тармакларына да үтеп кергән булуына ишарә ясый. Ә чынбарлыкта мәчетләр үз эшләрендә, мәгариф системасының үз идеологиясе, мәдәният учаклары үзләре аерым эш итә, аларның юллары берничек тә кисешми кебек. Сез ничек карыйсыз бу хәлгә?

– Соңгы вакытларда шуны аңладым: безгә барлык милли-мәдәни чараларда катнашырга, аралашырга кирәк. Мәгарифкәме, мәдәнияткәме, икътисадкамы, яшәешебезнең башка юнәлешләренәме – аларга диннең карашын аңлатырга кирәк кешеләргә. Мәчеткә йөрүчеләр белән генә эшләп калмаска, халыкка якынрак килергә тиеш имамнар. Күпчелек кеше мәчетләргә йөрми бит, мәчеткә килгәннәрне өйрәтергә була ул. Без үзебездән-үзебез генә килеп кермәдек мәчеткә: кемдер чакырды, аннары белем алырга омтылдык. Башта үзебез дә аңлап бетерми идек. Дингә кердек тә, мәчетләрдә генә утырабыз, башка нәрсәләрдә катнашмыйбыз – шулай дөрес дип уйладык.

"Хәдичә" мәчете имам-хатибы Руслан-Абдулла хәзрәт
"Хәдичә" мәчете имам-хатибы Руслан-Абдулла хәзрәт

– Кайбер дин әһелләре, мәктәп һәм мәдәният мөдирләре, без бергәләп эшлибез, дип әйтергә ярата. Башлыча дөньяви һәм дини бәйрәмнәрдә бер-берләренә кунак булып килеп, чәйләр эчеп, бәйрәм белән бер-берләрен котлау, хакимияттән алган акчаларга чәй өстәле корып, дини бәйрәмнәрне Коръән аятьләрен җыр-биюләр белән аралаштырып үткәрүне бергәләп эшләү дип бәялиләр. Сез мондый чараларга ничек карыйсыз?

– Әйе, андый хәл бар, дини бәйрәмнәрне шулай үткәрәләр. Ләкин, минемчә, бу мәҗлесләр кубрәк "галочка" өчен эшләнә, ягъни, үткәрдекме – үткәрдек, дип әйтеп, эшләгән булып күренү өчен.

Бер мисал китерәм: бер мөселман кешесе балалар наркология диспансерында өлкән табиб булып эшли, мәчеткә килеп, миннән: "Хәзрәт, сез атна саен килеп йөри алмассызмы наркоманнарга вәгазь сөйләргә?" дип сорады. Мин аңа: "Файдасы булырмы, андый хәлләрендә алар мине аңлый алырлармы?", дип сорау бирдем. Ул әйтә: "Дөресен әйткәндә – юк. Ләкин безнен канун буенча поп та, мулла да йөрергә тиеш", ди. Шуның кебек, әлеге мәҗлесләрнең максатлары аска – халыкка төшми, барып житми. Югарыдагы түрәләр өчен кебек кенә булып кала. Мондый чаралар файдага булсын өчен, аларны бик нык уйлап әзерләргә кирәк. Бергә эшләргә дигән сүз – ул чәйләр эчу генә тугел.

– Сез үзегез дини оешмалар, мәчетләр, мәгариф һәм мәдәният оешмаларының бергә эшләү юлларын ничек күрәсез?

– Бездә имамнар өчен курслар, семинарлар, түгәрәк өстәлләр күп үткәрелә, ләкин анда дин кешеләре генә катнаша. Бер-береңне танып белү, аңлау, уртак фикергә килү өчен дин әһелләре, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре, эшмәкәрләр, җәмәгатьчелек вәкилләре белән бергәләп тә түгәрәк өстәлләр, конференцияләр үткәрергә кирәк дип уйлыйм. 90нчы елларда "Себердә ислам тарихы", "Җәмгыятьне рухи-әхлакый сәламәтләндерүдә диннең роле” дигән темаларга киң җәмәгатьчелек катнашында фәнни-гамәли конференцияләр үткәрелгән иде, торгызырга кирәк аларны. Менә Төмәндә ел саен шагыйрь Булат Сөләйманов укулары кысаларында фәнни-гамәли конференция үткәрелә, аны әзерләүчеләр оештыру комиссиясенә дин әһелләрен дә кертүне кирәк дип тапмыйлар. Шул конференциянең бер секциясе дин һәм милли яшәеш темасына булса, ничек отышлы булыр иде.

Ә бит бергәләп эшләү тәҗрибәсе дә юк түгел бездә. Мәсәлән, “Ак калфак” өлкә татар хатын-кызлары берлегенең өлкә Диния нәзарәте, мөселман татар хатын-кызлары берлеге, Диния нәзарәте каршындагы рухани-мәгърифәти "Хикмәт" газетының ул вакыттагы редакция төркеме бергәләп әзерләп үткәргән "Минем әтием – иң әйбәт әти" бәйгесе без сөйләшкән теманың максатына ятышлы бик әйбәт чара булган иде.

Мин белгечләр тарафыннан дини-дөньяви рухтагы проектлар төзелеп татар дөньясына җиткерү чарасын форум карарларына кертергә тәкъдим итәр идем.

– Дини, мәдәни һәм иҗтимагый оешмаларга, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренә туган телне саклау, дини-милли рухны ныгыту, балаларга, яшь буынга лаеклы тәрбия бирү максатларына ятышлы проектларны бергәләп төзеп гамәлгә ашыру өчен нәрсә комачаулый?

– Имамнарыбызның күпчелеге – атеизм чорында тәрбияләнгән буын вәкилләре. Тәрбиялелек җитешмәгәнлектән кешеләр көнчелек хисләрен тыя алмыйлар, бер-берләре белән көрәшәләр, бер-берләренә төрле кушаматлар тагалар, бер-берләренә эшләрендә аяк чалалар, югары органнарга бер-берләре өстеннән яла ягып язалар, фетнә чыгаралар. Чит илләрдә дини белем алып кайтканнарга кырын күз белән карыйлар, аларны сектантлар итеп күрәләр, үзләренчә яшәүнең сектанлык икәнлеген аңламыйлар. Ә бит мин укыган Согуд Гарәбстанындагы университетларда, башка илләрдә дә шулайдыр, дип уйлыйм, дин белеме генә бирәләр, безнең ил өчен зарарлы уйлар салмыйлар шәкертләрнең башларына, киресенчә: "Сез илләрегезгә кайтасыз, андагы кануннарга буйсынып, хакимият белән килешеп яшәгез, фетнә чыгармагыз", дип ныгытып әйтәләр укытучылар.

Форумга халык лидерлары булырдай шәхесләрне барлау, татар үсешенең комплекслы программасын булдыру мәсьәләсен карауны да тәкъдим итәр идем мин.

– Сер түгел, соңгы елларда белемлерәк, әзерлеклерәк дин әһелләрен төрле сәбәпләрне сылтау итеп җитәкчелек даирәләреннән кысрыклап чыгару хәрәкәте Төмәнгә дә килеп җитте. Өлкә диния нәзарәтен төзеп, аның белән 25 еллап җитәкчелек иткән Галимҗан хәзрәт Бикмуллин нәзарәт белән җиткәчелек итү вазифасыннан читләштерелде. Төмән янындагы Боровой бистәсе мәхәлләсе имам-хатибы Абдулкаюм хәзрәт Исхаков гаиләсен алып, чит илгә китәргә мәҗбүр булды. Казанның дин галиме Сөләйман хәзрәтнең гарәп иганәчесе Нәҗметдин хәзрәт белән бергә эзсез юкка чыгулары Русиянең бөтен мөселманнар өммәтен сагайтты. Әзерлекле дин әһелләрен дин эшләреннән читкә тибүне туктату, гомумән аларның гомерләрен саклау чараларын күрү мәсьәләсе форумда күтәрелергә тиеш дип уйлыйсызмы?

Кануннар эшләмәүне җитәкчелеккә җиткерү кирәк

– Бу мәсьәләне күтәрергә кирәк, ләкин форумда күтәргәннән соң нәрсә була? Сүздә генә калмасын иде. Бу проблемны хөкүмәт җитәкчеләренә җиткерергә кирәк. Ник бездә кануннар эшләми, яисә ник аларны ике якка борырга була? Мөселманнар проблемы гына түгел, дәүләт җитәкчеләре тарафыннан хәл ителергә тиешле илкүләм проблем бу. Ачыктан-ачык әйтик, мондый проблемнарның килеп чыгуында күп очракларда милләттәшләребезнең дә катнашы юк түгел.

– Узган елның декабрь аенда НТВ телеканалында ИГИЛга киткән, күптән түгел шуның өчен хөкем ителгән Александр исемле кешене сез әзерләгән дип сөйләттеләр. Милли эшләр комитеты, Төмән нәзарәте вәкилләре аксакаллар җыены утырыштан соң сезгә ташланган нахак яланың кире кагылуын таләп итеп хат юллаган иде. Сез үзегез яла кире кагылмаган очракта НТВ каналын мәхкәмәгә бирәчәкмен дип кисәткән идегез.

– Бу тапшыру кире кагылмады. Мәхкәмәгә бирүнең файдасын тапмадым, шунлыктан көчемне, вакытымны әрәм итәсем килмәде, Аллһы Тәгалә карамагына тапшырдым. НТВ, без сезне пычратмадык, бернәрсәдә дә гаепләмәдек, дип жавап бирде. Хәзерге вакытта журналистлар кешеләрне пычратып, шуның өчен жаваплылыктан китәргә өйрәнгәннәр. Шуңа да тынычланганмындыр: мине белгән бер кеше дә ышанмады НТВ хәбәренең чын булуына, өлкә һәм Диния нәзарәте җиткәчеләре дә читтә битараф булып калмадылар бу очракта, минем гаепсез булуымны дәлилләргә әзер булдылар. Кыскасы, халыкның ышаныч белдерүе, мәхкәмәләрнең кануннарны теге якка да, бу якка да бора алу мөмкинлекләре булуын белүем туктаткандыр мине мәхкәмәләшүдән.

– Мондый хәлләр форумда каралырга тиеш дип уйлыйсызмы?

– Әлбәттә, андый нахак яла ягуларга карата мөселманнардан реакция булырга, форум үзенең мөнәсәбәтен белдерергә тиеш, дип уйлыйм мин. Минем фикеремчә, дөньяга чыккан андый эчтәлектәге тапшырулар, язма материаллар халыклар арасындагы дуслыкны какшатуга юнәлдерелгән эш-гамәл, радикаль уй-фикерләргә, экстремистик чыгышларга нигез һәм үзләре үк экстремизм чагылышы дип бәяләнергә, авторлары җавапка тартылырга тиеш.

Матбугат чараларындагы андый чыгышларны, язмаларны тыюга юнәлдерелгән, төрле якка борырга мөмкинлек калдырылмаган кануннар эшләп чыгару тәкъдиме белән дәүләт җитәкчеләренә һәм Русия парламентына мөрәҗәгать юллау форум карарларына кертелсен иде.

– Форумда тагын нинди актуаль проблемнарның күтәрелеп каралуын теләр идегез?

– Безнең төбәк өчен, гомумән Көнбатыш Себер өчен, иң актуаль мәсьәлә – үзебезнең яшьләребез арасыннан дини вә дөньяви белем һәм тәрбия алган имамнар әзерләү, аның өчен мөселман уку йорты кирәк. 2-3 ел элек Төмәндә Казан Русия ислам университетының филиалын ачу өчен Төмән һәм Татарстан җитәкчеләре, университетның ректоры арасында сөйләшү-килешүләр алып барылган иде, әмма кинәт юкка чыкты, онытылды ул проект. Яңадан кайтырга кирәк бу мәсьәләгә. Төмәндә ислам университетының филиалын ачу форум карарларында да чагылыш тапсын иде.

XS
SM
MD
LG