Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәндә әтиләрне зурладылар


Злата Юзиханова җырлый
Злата Юзиханова җырлый

Төмән шәһәр мәдәният үзәгендә "Минем әтием – иң әйбәт әти" исемле өлкә гаилә бәйгесе үтте.

Бәйгене “Ак калфак” өлкә хатын-кызлар оешмасы, өлкә мөселман хатын-кызлары берләшмәсе, өлкә мөселман дини идарәсе, өлкә татар Конгрессы, татар мәдәният үзәге оештырды.

– Без шоу-тамаша итеп үткәрмәдек бу бәйрәмне, алдан ук алай планлаштырмаган идек. Безнең төп максат: гаилә башлыгы – аталарга игътибарны арттыру, аларның җәмгыятьтәге ролен күрсәтү, балаларны рухи-әхлакый, милли гореф-гадәтләр нигезендә тәрбияләү тәҗрибәләре белән уртаклашу иде. Бәйгене игълан иткәнгә күп вакытлар үтте инде, матди яктан мөмкинлек булмаганга, йомгак өлеше кичектерелеп килде. Ул арада өлкә дини-мәгърифәти “Хикмәт” газетасына өлкәнең төрле төбәгендә яшәүче балалардан әтиләре турында язмалар агылды.

Бәйгенең төп оештыручысы Бибинур Сабирова
Бәйгенең төп оештыручысы Бибинур Сабирова

​Бүгенге чарада гаиләләр аз катнашты. Монда төрле сәбәпләр бар. Мәсәлән, әниләре укытучы икән, бәйрәм дини юнәлештә үткәч, укытучыларның бик сирәге мәчет ишеген ачып кергәнгә, килмәделәр. Ә саз арасындагы авыллардан чыгуы авыр хәзер, мүк җиләге җыя торган вакыт та. Шуңа күрә үзәк сәхнәсенә ике күп балалы гаиләне: Балдиннар һәм Мөхәммәтшиннарны чыгардык. Өченчесе – Искәндәр һәм Әлфия Русаковлар кечкенә балалары белән катнаштылар. Сабый чагыннан ук дини тәрбия алган Әлфиянең тормыш иптәше Искәндәр (Александр) дә мөселманлыкны кабул итә. Газета укучылар мәхәббәтен яулап алган иң күркәм гаилә булдылар алар.

“Этнос” балалар үзәгендә дини тәрбия бирүче “Әхлак” төркеме бар иде. Алар әхлак буенча да, тормышта җайлашу ягыннан да бик шәп белем алалар иде. Мәктәпкә укырга кергәндә тиз генә җайлашып китәләр иде. Менә шул балалар үз белемнәрен күрсәттеләр. Җәмигъ мәчете исеменнән Галимҗан хәзрәт Бикмуллин һәм без дә бүләкләр тараттык. Кичәдә катнашкан, килгән бер генә бала да бүләксез калмады, бу бездә чиксез канәгатьләнү хисләре тудырды.

Мондый чара Төмәндә беренче мәртәбә үткәрелде. Монда бүгенге тормыш, дини тәрбия һәм халык педагогикасы нигезендә гаиләдә балаларны тәрбияләү юнәлешендә спектакль әзерләдек. Әти-әни һәм балалар катнашында үткән тамашада гаиләдә ислам нигезләренә корылган тәрбия бирү күренешләре күрсәтелде. Бу чара томаланып калмасын, дигән уйда без. Һәр эш системалы рәвештә барырга, аның дәвамы булырга тиеш. “Хикмәт” газетасында “Минем әтием – иң әйбәт әти” сәхифәсен алып барачакбыз һәм киләсе елда аның нәтиҗәләрен ясарбыз дип уйлыйм. Тик мондый рәвештә түгел, чөнки дини гаиләләр сәхнәгә чыгуны яратып бетермиләр. Хатын-кызлар оешмасында түгәрәк өстәл, йә очрашу формасында булыр ул дигән карарга килдек, - дип сөйләде Азатлык хәбәрчесенә чараның идеясен тәкъдим итеп, аны тормышка ашыруда күп көч түгүче, “Хикмәт” газетасы баш мөхәррире Бибинур Сабирова.

“Гаиләнең ныклыгын саклауда, иминлеген булдыруда, балаларны тәрбияләүдә, милли рухны ныгытуда ата кешенең ролен күтәрүгә юнәлтелгән, уңай тәҗрибә туплап, аны башкаларга да җиткерү максатында оештырылган бәйге җылы рухта, бик күркәм үтте”, диделәр тамашачылар бертавыштан.

Катнашучыларга өлкә мөселман идарәсе җитәкчесе Зиннәт хәзрәт Садыйков, Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Галимҗан хәзрәт Бикмуллин, Татарстанның халык артисты, җырчы, мөгаллим Миңгол Галиев һәм башкалар җылы тәбрикләү сүзләрен юлладылар. Миңгол Галиев моңлы татар җырларын башкарды, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты котлауларын һәм бүләкләрен тапшырды. Татар мәдәният үзәге артистлары, Розалия Бакиева һәм гаиләләр җыр-биюләре белән күңелгә дәрт өстәделәр.

Гаиләләр иҗади, милли ашлар, әтиләре белән таныштыру, сорауларга җавап бирү бәйгеләрендә көч сынаштылар. Барысы да тырышып әзерләнгән, һәркайсы да тигез баллар җыеп, бүләкләргә күмелеп тәбрикләүләр кабул иттеләр. Бишәр балалы Әлфия һәм Әмир Балдиннар, Әлбинә һәм Тимерхан Мөхәммәтшиннар, Әлфия һәм Искәндәр Русаковлар балалар үстерүдә үзләренә хас тәрбия алымнары, эшләре белән таныштырып, башкаларга үрнәк күрсәттеләр.

XS
SM
MD
LG