Accessibility links

Татар дин әһелләре җыены Болгар Ислам академиясенә нигез ташы да салачак


2014 елгы форум фотосы
2014 елгы форум фотосы

19-21 майда узачак җыенны оештыручылар татар имамнары үзләрен борчыган һәр мәсьәләне күтәрә ала һәм әлеге форум шуның өчен уздырыла дип әйтә.

Башка елларда июньдә үтсә, быел VII Бөтенрусия татар дин әһелләре җыены май аенда ук уза. Бу, мөгаен, июнь ураза аена туры килүгә бәйледер. Чарага әзерлек инде тулы көчкә бара. Дөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Марс Тукаев Азатлыкка әйтүенчә, татар дин әһелләре эшләп килгән, мөфтият, мәчет, мәхәлләләр булган барлык Русия төбәкләренә, төбәкләргә хатлар, квоталар юлланган. Быел 900 кеше катнашыр дип көтелә. Беренче тапкыр Тамбов өлкәсе һәм Дагыстандагы татар дин әһелләре дә киләчәк.

Програмга килгәндә, 19 май көнне төшкә кадәр килү, төштән соң секцияләргә бүленеп эшләү. 20 май - җомга көнне иртән пленар утырышның беренче өлеше булачак, аннары Казанның берничә мәчетенә бүленеп җомга намазына бару каралган. Төштән соң пленар утырышның дәвамы. Кич белән мәдәни програм. 21 май көнне ел саен уза торган Изге Болгар җыенында һәм Болгар Ислам академиясенә нигез ташын салу тантанасында катнашу.

“Програм бу көннәрдә төгәлләнеп бетәчәк. Үзебезнең Татарстан мөфтияте, Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте, Русия мөфтиләр шурасы белән дә сөйләшүләр алып барабыз. Бер-ике атна элек конгресс каршындагы дин эшләре координацион шура җыелган иде. Анда да темалар каралды. Яшьләр белән эшләү, мәгариф, мәдәният мәсьәләләсе күтәреләчәге әйтелде”, диде ул.

Марс Тукаев
Марс Тукаев

​Әле бу көннәрдә генә Болгар Ислам академиясе проектын тәкъдим итү чарасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинны татарча сөйләмәве өчен шелтәләп алган иде. Татарлар салдырган мәчетләрдә дә хәзер вәгазьләр еш кына урысча яңгырый. Шул сәбәпле, без Тукаевтан әлеге мәсьәләнең күтәрелүе белән дә кызыксындык.

“Безнең форумның төп теле - татарча. Урысча чыгышлар сирәк яңгырый. Шуңа да карамастан, әлбәттә, бөтен форумнардагы кебек бөтен кунаклар өчен урысчага тәрҗемә дә булдырабыз. Татар конгрессы бу мәсьәләне һәрдаим күтәреп килә. Татар мәчетләрендә, татарлар яшәгән төбәкләрдә вәгазьләр татарча укылырга тиеш дип әйтеп киләбез. Бу мәсьәлә һәр форумда күтәрелә”, диде ул.

Әлбәттә мәчетләрнең күбрәк урысчага күчүе анда татарларның аз йөрүе белән аңлатыла. Быылтыргы Татар дин әһелләре җыенында Русия Азия өлеше мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе, мөфти Нәфигулла Аширов моның сәбәпләрен дә аңлатты.

“Мәчетләребез татар белән тулы булыр иде, әгәр татар татарны ашамаса. Динебез безне берләштерми, ә тарката. Бер-беребезгә шикаятьләр язуны туктатырга кирәк”, диде ул.

Хәзер мәчетләрдән татар имамнарын кысрыклап чыгару очраклары да сирәк түгел. Күпән түгел Курганда таҗик милләтеннән булган имам аның урынына Урта Әләзән авылыннан чакырылган Али Якуповка эшләргә мөмкинлек бирмәде. Тукаев сүзләренчә, җыенны нәкъ шундый мәсьәләләрне хәл итү өчен да җыялар.

“Монда бит Үзәк Диния нәзарәтенең дә рәисе киләчәк. Русиянең Азия өлеше мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Нәфигулла хәзрәт Аширов та килер дип көтәбез. Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин дә киләчәк. Бу мәсьәләләр уртага куеп сөйләшелә торган, үзара хәл ителә торган проблемнар”, диде ул.

Шул ук Русия төбәкләрендә мәчет төзелешенә рөхсәт бирмәү яки булганнарын сүтәргә кушу очраклары да артканнан арта бара. Күптән түгел Миңнеханов Калининград һәм Волгоград губернаторлары алдында мәчет төзү мәсьәләсен күтәрде.

Тукаев Волгоград өлкәсе мисалында ул хатның конгресс аша да узуын әйтә.

“Мөрәҗәгать килгән очракта без аларны кире какмыйбыз. Җитәкчелеккә дә җиткерергә тырышабыз. Безгә мөрәҗәгать итсәләр, ул игътибарсыз калмый. Мондый мәсьәләләр хәл ителгән очраклар булды. Мәхкәмә юллары белән дә хәл ителде.

Бу форумда катнашкан имамнар үзара тәҗрибә уртаклашу өчен дә килә. Алар бер-берләреннән дә хәл итү юлларын сораштыралар. Шуңа бу очрашулар бик файдалы уза ди алар”, диде конгресс вәкиле.

XS
SM
MD
LG