Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:18

Татар имамнары дин, милләт һәм тел мәсьәләсен тикшерде


Русия төбәкләреннән Казанга дин әһелләре җыенына килгән татар имамнары 13 июнь пленар утырышта катнашты. Чыгыш ясаучылар милләт, дин һәм татар телен саклауга карата фикерләрен әйтте.

Казанның "Корстон" кунакханәсендә узган пленар утырышта Русиянең 65 төбәгеннән һәм Татарстаннан 928 делегат катнашты. Гадәттә мондый форумнарда Татарстан президенты төшкә кадәрге утырышта катнаша торган булса, бу юлы ул төштән соңгы өлешкә килде. Ул булмагач, күрәсең, мөфтиләр Равил Гайнетдин дә, Тәлгать Таҗетдин дә төшкә кадәр килеп торуны кирәк санамаган, чара алардан башка гына үтте.

"Кырымда мөселманнарның проблемнары юк"

Аның каравы быелгы форумжа Кырым мөфтие Әмирали Аблаев катнашты. Пленар утырыш башланганчы ул журналистлар белән аралашканда, бу форумда Русиядәге мөселманнарның фикерләрен ишетү минем өчен мөһим, дип әйтте. Аблаев гомумән алганда бөтен дөньяда мөселманнарның проблемнарының берүк булуын белдерде, әмма бу проблемнарның ниләр икәнен әйтмәде.

Кырым мөселманнарының бүген нинди проблемнары бар, дигән Азатлык соравын җаваплап ул, "Кырымдагы мөселманнарның бүген проблемы юк. Әлбәттә сәяси проблемнарыбыз бар, әмма дини проблемнарыбыз юк, шөкер булсын", диде.

Пленар утырышны Русия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин алып барды. Чыгыш ясаучыларның кайберләре үз чыгышларын озаккарак сузса да, ул аларны бүлеп тормады, үз фикерләрен әйтеп бетерергә ирек бирде.

"Казанда ислам дине академиясен булдырырга вакыт"

Чараны ачып җибәргән Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, безгә Казанда ислам дине академиясен тудыруга вакыт җиткәндер. Бу академиянең булуы илебездә ислам тәгълимәтен, илаһият гыйлемен үстерүгә һичшиксез ярдәм итәр иде, дип әйтеп үтте.

Аннан соң сүзне Татарстанның баш казые Җәлил Фазлыев алды. Ул җәмгыятьтә балаларны тәрбияләүгә әһәмият бирергә кирәк дип чыгыш ясады. Фазлыев вакыт-вакыт тормыштан алынган мәзәкләр катнаштырып, үзләре башкарган эшләрне аңлатты, ислам динендәге тәрбия мәсьәләсен күтәрде. "Җир йөзендә бер генә чишелмәгән проблем бар - ул да булса камил кеше тәрбияләү", диде баш казый.

"Халкыбызның иң зур проблемы - татарның татарны ашавы"

Чыгыш ясаучылар арасыннан Русиянең Азия өлеше мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфигулла Ашировның 15 минутка якын сузылган чыгышы татар милләтенә кагылышлы проблемнарны аңлатудан торды.

"Безнең халык арасында иң зур проблем - ул татар татарны ашау. Әгәр татар татарны ашамаса иде, татар татарның абруен төшермәсә иде, татар татарның өстенә нахак булган шикаятьләр язмаса иде безнең мәчетләребез дә ябылмас иде, балаларыбыз да бездән качмас иде, мәчетләребез татар белән тулы булыр иде.

Хәзер күп кенә яшь егетләр чалма, чапан киергә оялалар. Чөнки хаксыз, лаеклы булмаган кешеләр чалма, чапан киеп бер-берен саталар, бер-берен чәйниләр, бер-берен ашыйлар. Моннан гына карасаң да имамнарыбызның төркемнәргә бүленгәне күренеп тора. Безнең динебез бүгенге көндә безне җыя торган әйбер түгел, безне тарата торган әйбер. Ни өчен? Ни өчен бездән яшьләр китте? Ни өчен Мәскәүдә гает намазларын кар, яңгыр астында урамда укыйлар? Ни өчен чиста, келәмнәр җәелгән мәчетләргә килмиләр? Чөнки алар безнең арага килүдән нәфрәт итәләр.

Бүгенге көндә мәчетләрдә 90% элекке парторглар, комсомол лидерлары эшли

Бүгенге көндә мәчетләрдә 90% элекке парторглар, элекке комсомол лидерлары эшли. Ә кайда безнең яшьләр? Яшьләр бүгенге көндә мөнбәргә чыга алмый. Урта Әләзәндә, Шыгырданда мәчетләр гөрләп тора. Чөнки анда яшьләр эшли.

Татар конгрессының барлыгына шатбыз, шөкер. Әмма конгресс татарларны бергә җыеп кына калмасын иде, башка эшләрне дә булдырсын иде.

Мәчетләребездә имамнар татар булсын дип әйтәбез. Әмма татар имамнарын эшкә урнаштырырга куркабыз икән, без аларны кайдан алырга тиеш? Яшь имамның берәр ягы килешми икән, аның белән утырып сөйләшергә, кысаларны аңлатырга кирәк.

Татарстанда да бүгенге көндә дистәләгән менә дигән имам эш эзли. Хәзер яшь имам мәчеткә килсә 80-90 яшькә җиткән имам таягымны, мөнбәремне алмас микән бу дип калтырана башлый.

Шикаятьне, яла ягуны, тикшерүне туктатыгыз, яшьләргә юл ачыгыз. Яшьләргә юл ачмасак, татар халкында диннең киләчәге булмый җәмәгать", дип сүзен тәмамлады ул.

"Тамырларыбызда ниндидер инфекция бар"

Уфаның "Ихлас" мәчете имамы Мөхәммәт Галләмов сүзләренчә, татар дин әһелләре һәм милләтнең тарихын, һәм аның телен, аның сәнгатен, гореф-гадәтләрен һәм бик күп телләрне яхшы итеп белергә тиеш.

"Бүген татар теле турында күп сөйләшелде. Минем телебезнең бу кадәр зәгыйфьләнүенә йөрәгем өзгәләнә. Безнең тамырларыбыз, безнең нигезләребез каяндыр чери, анда ниндидер бер чир, инфекция бар. Без бу чирне бетерү ысулларын эзләргә тиешбез", диде ул.

Чыгышлар барышында залдан кайбер тәкъдимнәр дә килде. Шуларның берсе - бу форумны киләсе елда "Милли тормыш һәм дин" дип түгел, ә "Дин һәм милли тормыш" дигән исем астында уздырырга дигән тәкъдим булды.

"Милли тормыш һәм дин" VI Бөтендөнья татар дин әһелләре форумы делегатлары 14 июньдә Болгар тарихи шәһәрчегенә Изге Болгар җыенына барачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG