Accessibility links

Кайнар хәбәр

Венада татар балалар бакчасы идеясе Татарстаннан акча алу теләгенә бәйле


"Kinder Akademie Umka" бакчасы
"Kinder Akademie Umka" бакчасы

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Венада татарлар белән очрашканда андагы бер балалар бакчасы җитәкчесе татар төркеме өчен акча һәм ярдәм сорады.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның 12-13 майда Австрия башкаласына сәфәреннән соң республикадагы мәгълүмат чаралары "Вена шәһәрендә татар теле өйрәнә торган шәхси балалар бакчасы төзү планлаштырыла", "Венада татар теле өйрәнә торган балалар бакчасы ачарга җыеналар" дип, Европа үзәгендә татар бакчасы булачагын инде хәл ителгән мәсьәлә итеп тасвирлый башлады.

Миңнеханов төрле илләргә кылган сәфәрләрендәге гадәткә тугрылыкта Венада булганда да татарлар белән очрашты һәм анда "Kinder Akademie Umka" балалар бакчасын оештыручыларның берсе Гөлнара Якупова татар төркемле балалар бакчасы турында да сүз күтәрде.

Вена татарлары татар төркемле балалар бакчасы булдырмакчы
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:35 0:00

"Без үзебезнең бакчада татар төркеме ачасыбыз килә. Тел өйрәтү генә түгел, ә милли рух та, татар менталитеты да тәрбиялисебез килә. Моның өчен безгә методик һәм безнең белгечләрнең һөнәри осталыгын арттыруда дә ярдәмнәр кирәк. Педагоглар өчен үткәреләчәк семинарга бер тапкыр бирелгән акча рәвешендә дә һәм шулай ук Татарстандагы бакчалар белән озак мөддәтле хезмәттәшлек тә булырга мөмкин ул", диде Якупова президентка.

Якупова әйткән сүзләр Венада ул оештырган бакчада татар балалары хәйран һәм алар янына башка татар балалары да кушылып бер төркемгә тупланып туган телләренә өйрәнергә, гореф-гадәтләрне күңелләренә сеңдерергә телиләр икән дигән хис тә калдыра.

Рөстәм Миңнеханов Венада яшәүче татарлар белән очраша
Рөстәм Миңнеханов Венада яшәүче татарлар белән очраша

Миңнеханов белән булган очрашудан соң Азатлык Якупова белән элемтәгә керде. Гөлнара ханым сүзләренчә, Миңнеханов Татарстан мәгариф министрлыгы белән элемтәләр урнаштырырга, тәрбия эше өчен методик ярдәмлекләр белән тәэмин итәргә һәм тәрбиячеләргә белем күтәрү дәресләре үткәрү өчен белгечләр җибәрергә дә вәгъдә иткән.

Баксаң, 80ләп бала тәрбияләнгән һәм ике бинасы булган "Kinder Akademie Umka"га әлегә бер генә дә татар телле бала да йөрми икән. Дөрес, татар балалары бар анда, әмма алары да катнаш гаиләдән. Якупова күпме икәнен дә төгәл генә әйтеп бирә алмады.

"Алар үзләренең милләтен белдерәселәре килми дип әйтимме инде. Безнең бакчада татар милләтеннән генә булган бала юк. Биш кеше, алты кеше дип әйтимме. Алар катнаш гаиләләрдән. Бу гаиләләр бәлки күптән инде монда Венага күчкән дә булырга мөмкин. Менә ике ел эчендә, бәлки, безнең бакча аша шундый сигез бала узгандыр", ди ул.

Якупова үзе татарча белми. Мәскәүдә туып үскән, әтисе Казан ягыннан, әнисе Түбән Новгород татары. Укытучы белгечлеге алган, менә дүрт ел инде Венада яши. Финанс ярдәм иткән хезмәттәше белән бергә ике ел элек әлеге шәхси балалар бакчасын ачканнар. 20гә якын кеше хезмәтләндерә, аның эченә тәрбиячеләр, аш пешерүчеләр, җыештыручылар да керә, ди Якупова.

Аның фикеренчә, Европада нәкъ Русия стандартларына туры килгән тәрбия бирүче бакча булмау сәбәпле балаларын урнаштырырга теләүчеләргә кытлык юк. "Без ике яшьтән үк баланы төрле шөгыльләргә: музыкага, йогага өйрәтәбез, физик яктан сәламәтлеген дә ныгытабыз. Спорт һәм ритмик активлык безнең бакчаның аерылгысыз бер өлеше булып тора", дип мактый ул үзләренең бакчаларын.

Гөлнара Якупова
Гөлнара Якупова

Якупова татар төркеме булдыру турында сөйләшкәндә инде моңа кадәр күп сөйләнгән, Дөнья татар конгрессы чараларында, Татарстан президенты белән очрашуларда да еш яңгырый торган сүзләрне тезә.

"Мин хәзер барсының да үзләренең тамырларына кайтасылары, телне яңадан өйрәнәселәре килгәнне, балаларының мәдәниятне һәм телне белүләрен теләгәннәрен аңладым. Минем дә ике кызым бар. Минем өчен дә бу җитди проблем булып тора. Венада татарлар җитәрлек. Мин бу татар төркеменә теләкләре булганнар балаларын бирер дип уйлыйм. Беренче чиратта, әти-әниләр балаларының татарча да өйрәнүен теләргә тиеш. Монда төркем икетелле – татарча һәм алманча булырга тиеш. Кайсы телгә өстенлек бирәчәген педагог үзе хәл итәчәк", ди Якупова.

Әлеге бакчада татарча өйрәнгән төркем дә җыелып эшләп китә алганда, ул Австрия татарлары җәмгыятенең уңышы булачакмы? Якупова бакчаны "Мирас" оешмасы җитәкчесе Рива Рудиссер хуплаганны, әмма бу эшнең үзенең шәхси проекты булганын әйтә. "Бу минем бизнес-проектым һәм шәхси теләгем булып тора", ди ул.

"Мирас" җитәкчесе Рудиссер шәхси сәбәпләр аркасында Рөстәм Миңнехановның Венада яшәүче татарлар белән очрашуында катнашмаган. Президент алдында күтәрелгән сораулар турында хәбәрдар ул. Рива ханым Миңнехановка тәкъдим ителгән бакчада чынлап торып татар төркеме эшләп китүенә шикләнә. "Булырмы-булмасмы, әйтә алмыйм... Президент килүен һәркем үз проектын күрсәтү һәм Татарстаннан ярдәм алу өчен кулланып калырга тырышты", ди ул.

XS
SM
MD
LG