Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшь җырчылар су баскан Тугыз авылына ярдәм концерты оештырды


Казанда Себердәге су баскан Тугыз авылына ярдәм концерты үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:07 0:00

Казанда Себердәге су баскан Тугыз авылына ярдәм концерты үтте

Казанның заманча сәнгать галереясендә Себердәге су баскан Тугыз авылына ярдәмгә татар альтернатив җырчылары хәйрия концерты оештырды. Чараның координаторы, автор-башкаручы Рәдиф Кашапов Азатлыкка, “Татарга татардан башка кем булышсын”, диде.

Казанда Себердәге Тугыз авылына ярдәм оештыру турында Азатлык хәбәр иткән иде. Мәчетләргә, шәһәрнең тагын берничә ноктасында халык акча, кирәк-ярак көнкүреш әйберләр, ашамлыклар һәрдаим китереп торган. 19 май яшь татар альтернатив башкаручылары үзләре теләк белдереп Татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллинга хәйрия концерты үткәрү тәкъдиме белән чыкканнар.

“Бу проблема башта социаль челтәрдә күтәрелде. Аннары ул китә башлады, чишелде кебек. Әмма анда татарлар шул ук хәлдә калалар. Без кешеләрнең игътибарын җәлеп итеп, шундый чара оештырырга уйладык. Акча җыелса, тулысынча аларга күчерәчәкбез”, диде хәйрия чарасы координаторы Рәдиф Кашапов.

Рәдиф Азатлык хәбәрчесенә, “Татарларга татарлардан башка кем булышсын” дигән фикер дә әйтте. Егетләр моны милли хис дип санамый. Бу алар өчен табигый хәл, кешеләргә булышу.

Концертта татар альтернатив музыкасы әйдаманы Мубай белән беррәттән Эльнар Байназаров, Зәринә Вилданова, Оскар, “Juna” төркеме кебек яшь башкаручылар да чыгыш ясады.

Керү бәясе 300 сум булды, концерт карарга килгәннәрнең күбесе яшьләр. Буш урыннан күренмәде диярлек, хәтта урын җитмичә басып караучылар да шактый иде.

“Әлеге концерт бәлага тарыган халыкка ярдәм күрсәтергә тиеш. Икенче яктан, ул мең чакрым ераклыкта яшәсәк тә, татарлар татарга ярдәм итәргә әзер дигәнне чагылдырырга тиеш”, ди ярдәм чарасы оештырган төп координаторларның берсе Тәбрис.

Тамашачылар да бу концертның ни сәбәпле оештырылганын белеп килгәннәр.

“Иң беренче чиратта, хәйрия максатыннан килдем монда. Икенчедән, яңа форматта булган милли көйләрне тыңлау теләге бар иде. Яңа төркемнәр, яшь буын җырчылар, сыйфатлы музыка ишетәсе килде”, ди билгеле яшь тарихчы Айрат Фәйзрахманов. Аның фикеренчә, бу йөрәктән килә торган хәрәкәт һәм аны хупламыйча булмый.

“Ул авылда булган коточкыч хәлләрне без барыбыз да беләбез”, дип сүзгә кушылды хәйрия чарасына килгән Гөлнар. Ул күп булмаса да, акчалата ярдәм итү йөзеннән килгән. “Альтернатив концерт та бик ошый. Ул яшьләр өчен дә, олылар өчен дә кызыклы. Кеше дә күп җыелган. Ике максатны берләштереп, бик матур концерт узды”, дип белдерде ул.

Тугыз авылана ярдәм чарасын оештыручылар хәбәр иткәнчә, хәйрия концертыннан 22 820 сум акча җыелган. Язма әзерләнгәндә Татарстанның "Сервис-агро" ширкәте башлыгы Габделхәй Кәримовның су басудан зыян күрүчеләргә 100 мең сум акча күчерүе хакында мәгълүмат килде.

XS
SM
MD
LG