Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мәчетләрендә су баскан Тугыз авылына һуманитар ярдәм җыела


Казанның берничә мәчетендә су баскан Тугыз авылына һуманитар ярдәм җыела
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:04 0:00

Казан мәчетләрендә Төмән өлкәсенең су астында калган Тугыз авылына һуманитар ярдәм җыялар. Азык-төлек, беренче кирәк-яракларны, көнкүреш әйберләрен Ярдәм мәчетенә дә китерәләр.

Апрель ахырында Тугыз авылын су баскач, Казанда бер төркем инициатив татарлар – Александр Долгов, Алсу Исмәгыйлева, Тәбрис Яруллин, тумышы белән Себер якларыннан булган Мөнирә Сәгыйдуллина һуманитар ярдәм күрсәтү төркемен оештырган. Ярдәм җыю урыннары башкаланың “Иман нуры”, “Мәрҗәни”, “Ярдәм” һәм “Кабан арты” мәчетләрендә эшли.

“Ярдәм” милли хәйрия вакыфы вәкиле Александр Долгов сүзләренчә, чараның төп максаты – азык-төлек һәм беренче кирәк-ярак әйберләре җыеп Себердәге казага очраган милләттәшләр һәм мөселманнарга булышу. “Зыян күргән халыкның бөтен әйбере су астында, чери. Аны инде кулланып булмый. Бу гамәлне без май бәйрәмнәрендә игълан иткән идек. Ике-өч көн генә узуга карамастан, шактый әйбер китерделәр”, ди инициатив төркем оештыручысы.

Ярдәм күрсәтүчеләр бәрәңгедән башлап, балалар уенчыкларына кадәр китерә икән. Урын-җир, табак-савыт, бозылмый торган азык-төлекне дә күрергә була. Кирәк-яраклар май уртасына кадәр җыелачак, шуннан соң гына Төмәнгә озатылырга тиеш. Халык әйберләрне һәркөн китерә һәм араларында бер иске кием, уенчык та юк – бар да яңа. “Ярдәм” хәйрия вакыфына акча китерүчеләр дә табыла, дип сөйли Александр. “Тулы күләмен әйтә алмыйбыз. Кемдер биш мең, кемдер унны алып килә. Әлегә күп җыелмады, ләкин акция игълан ителде генә, шактый сумма тупларбыз дип уйлыйбыз”, ди ул.

Булышырга теләүчеләр барлык республикадан килә. Казаннар гына түгел, хәтта ерак районнардан да бәла турында ишетеп, ярдәм итәргә ашыгучылар бар.

Ярдәм оештыручылар бу эшләрен гражданлык инициативасы дип атый. Алар фикеренчә, авыр хәлдә калучыларга диненә, милләтенә карамастан булышырга кирәк, бигрәк тә авылларга, чөнки су астында кешеләр авыллары белән кала.

Себерләр белән даими элемтәдә Мөнирә Сәгыйдуллина тора дип сөйләде Александр. Инициатив төркем Себердә махсус Сбербанк хисабы ачкан һәм барлык акчалата ярдәм анда китә бара.

Тугыз авылын су баскач, социаль челтәрләрдә, “Авылда гөнаһ күп, фәхишәлек, алкоголизм арткан, озак еллар дуңгызлар үрчеткәннәр, шуңа авыл су астында калды”, дигән имеш-мимешләр таралды. “Һәркем үзенчә нәтиҗә ясый. Безнең максат – бернигә карамастан, ярдәм итү”, диде Александр Долгов.

XS
SM
MD
LG