Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:47

Татарларга юл ябык! Тверьдә кызыл дипломлы Шамилне полициягә эшкә алмаганнар


Шамил Казаков

Шамил Казаков

Тверь шәһәрендә яшәүче татар егете Шамил Казаков экстремизмда гаепләнә. Аны полиция хезмәткәрләренә карата нәфрәт уятуда, хакимият кешеләрен мыскыл итүдә гаеплиләр. Әлегә ул өй сагында. 12 июльдә чираттагы өченче мәхкәмә утырышы узган.

Шамил Казаков Тверь шәһәрендә яши. Полициядә эшләү – аның балачак хыялы. Әмма бөтен тиешле документлар туплап тапшырылган булса да, аны эшкә алмыйлар. Башта озак кына бер кабинеттан икенчесенә йөрергә туры килә, җавап хатын көтсә дә, ала алмый. Берникадәр вакыт узу белән аны эшкә алмаулары турында рәсми хат килеп ирешә, әмма сәбәбе турында ләм-мим. Рәсми аңлатма сорый – бирмиләр.

Полиция хезмәткәре булырга хыяланган егет Тверь полиция бүлегенә барган, максаты – рәсми сәбәпне ачыклау. Ул Русия Эчке эшләр министрлыгы Тверь шәһәре идарәсенең хезмәткәләр белән эшләү бүлеге башлыгы белән очрашкан. Ул Шамилгә аны татар булу аркасында полициягә алмауларын әйткән. Татар, чечен, дагыстаннарны эшкә алмау хакында яшерен күрсәтмә булганын да өсти ул. Тикшерүчеләр белдерүенчә, Шамил Казаков боларның барысын да яшерен камерага, диктофонга яздырган һәм полиция хезмәткәрләрен фаш итүче язма әзерләп YouTube'ка урнаштырган.

Хәзер Шамил Казаков хакимият вәкилләрен мыскыллау, экстремистлыкка өндәү, тәртип саклау оешмалары хезмәткәрләре булган социаль төркемгә карата нәфрәт тудыруда гаепләнә. Интернетка Шамил ике видео урнаштырган, шулар жинаять эше ачылуга сәбәп булган да инде. Шамил журналистлар белән аралашмый. Өй сагында торганга күрә аңа рөхсәт ителми.

Аның хокукларын “Агора” адвокаты Светлана Сидоркина яклый. Адвокат тәртип саклаучыларны социаль төркем дип атауны, аларны шулай бәяләүне дә, гаепләүче як уздырган лингвистик экспертизаны да шик астына куя.

Светлана Сидоркина

Светлана Сидоркина

"Шамил Казаковка 282, 319 маддәләр нигезендә җинаять эше ачылды. Беренчесе "социаль төркем" булган, бу очракта полиция хезмәткәрләренә нәфрәт уяту булса, 319 маддә – хакимият кешеләрен мыскыллау. Моңа кадәр аның эше аерым тәртиптә каралды, без гадәти тәртиптә карауны сорадык. Шамил элегрәк бар гаепне дә таныдым дип әйткән. Мин бу эшкә соңрак алындым, хәзер Шамил барысын да кире кага.

Интернетта Шамил ике видео урнаштырган. Беренчесен карап була, икенчесе бетерелгән. Әмма икенчесендә Тверь полиция хезмәткәрләре нацилар киемендә сурәтләгән. Җинаять эшендә ике видео да исәпкә алына. Гаепләүче ягы икенчесенә ныграк басым ясый.

Гариза бирүче Тесленконы берничек тә хакимият кешесе дип атап булмый. Икенче зыян күрүче – Русия Эчке эшләр министрлыгы Тверь өлкәсенең идарә хезмәткәләре. Әмма полицияне социаль төркем дип атау мөмкин түгел. Гаепләү ягыннан ясалган нәтиҗә дә, минем фикеремчә, дөрес башкарылмаган. Әмма бу турыда әйтүемне мәхкәмә исәпкә алмады. Гаепләү ягы экспертиза ясаган, әмма безнеңчә бу эшне компетентлы кешеләр башкармаган. Видеоларга бәя биргән кешеләрдә экспертиза ясау вәкаләтләре юк. Без үзебез ике бәйсез экспертиза ясадык, аны мәхкәмәгә тапшырдык. Бүген без Тверьдә Шамил кебек зыян күргән кешеләрне эзлибез. Эш ничек тәмамланыр – әйтүе авыр. Соңгы сүзне хөкемдар әйтәчәк", дип сөйләде ул Азатлыкка.

"Шамилне бер җиргә дә эшкә алмыйлар"

Шамил Таҗикистанда туган. Әнисе Тәнзилә – математика укытучысы. Әтисе төзүче булып эшләгән, әмма 2013 елда вафат булган. Ике апасы бар: берсе Тверьдә яши, икенчесе – Нидерландта. Шамилдә югары белем. Ул юристлыкка укыган, югары уку йортын кызыл диплом белән тәмамлаган.

Уртанчы апасы Наилә Тверьгә 2001 елда ук килеп төпләнгән, кияүгә чыккан, өч баласы бар. Шамилнең кечкенә чактан ук полициядә эшләргә хыялы бар иде, бер мизгелдә барысы да чәлпәрәмә килде, дип күз яшьләрен тыя алмыйча сөйләде ул Азатлыкка.

Наилә Казакова

Наилә Казакова

"Шамил – гаделлек җиңеп чыгуына инанган идеалист егет. Ул кечкенә чагында ук төрле каһарман кинофильмнар карады. Полициягә эшкә урнашкач, кешеләрне яклыйм, җинаятьчеләрне тотачакмын, дөнья яхшы якка үзгәрер дип уйлый иде. Югары белем алды, ул – юрист, кызыл дипломга тәмамлады. Холкы белән тыныч. Бик ярдәмчел. Миндә өч бәләкәй бала, булышырга һәрчак вакытын таба иде. Аның Татарстанда төпләнәсе килде. Әти белән әни Таҗикстанда яшәгәндә Казанга кайтты. Анда туганнарга вакытлыча "прописка"га керде. Анда да аны полициягә алмадылар, вакытлыча теркәлүе ошап бетмәгәндер, күрәсең.

Әти үлгәч, 2013 елда әни белән Шамил Тверьгә күченеп килде. Фатир сатып алдылар. Шул вакыттан бирле ул эшкә урнашырга тырышты. Әмма алмадылар. Мондый сәбәп белән эшкә алмаулары башыма сыймый. Энемнең канатлары сынды. Татар, мөселман булганга эшкә алмауларын авыр кичерде. Ул, бит бездән аермалы буларак, уразаны да тотарга, намазын да укырга тырыша. Эчми, тартмый. Тверь шәһәрендә төрле милләт вәкилләре яши, мәчетебез бар. Мөселманнар да күп. Шаккаткыч хәл булды бу.

Бу хакта Тверь халкы белми диярлек. Энем татар оешмасына да ярдәм сорап мөрәҗәгать итте, әмма аңа булыша алмадылар. Ул беркая да эшкә урнаша алмый. Полициядә кире каккач, гадәттән тыш хәлләр министрлыгына да, ЮХИДИга, төрмәгә дә эшкә урнашып карады. Барысы да юк дигән. Күрәсең, алар үз каналлары аша эш итә, Шамил кара тамга белән билгеләнгән.

Әле ул өйдә генә утыра, беркая да чыга алмый. Мин дә ике бала белән көн саен янына бара алмыйм. Бик авыр хәл", дип сөйләде Наилә Азатлыкка.

"Бу – дини һәм милли дискриминация"

Хокук яклаучы, журналист Максим Шевченко Азатлыкка Тверьдә мондый хәл башка сыймаслык нәрсә дип белдерде. Полиция хезмәткәрләренең башка кешеләрне эшкә алуы тикшерелергә тиеш диде.

Максим Шевченко

Максим Шевченко

"Әгәр дә Тверь полициясендә мөселманнарны, кавказларны эшкә алмау турында эчке документ бар икән, моны тикшерергә кирәк. Русиянең Эчке эшләр министрлыгына сорау җибәрергә мөмкин. Әмма андый документ барлыгына ышанмыйм. Бу – Русия Конституциясен, кеше хокукларын бозу. Сез әйткән факт чын икән, бу этник, дини дискриминация.

Русиядә системлы дини, милли дискриминация юк. Дагыстандагы полициядә барысы да диярлек Кавказ кешеләре. Петербур, Мәскәүдә дә тәртип саклаучылар арасында кыргызы да, таҗигы да, татары да бар. Бу бары тик Тверьдәге полиция киеменнән йөрүче үтә миләтчел, карагруһ кешеләрнең эше. Бу очрак тикшерелергә тиеш. Эшкә алуда дискриминацияле ысул белән эш итәләр икән, бу полиция хезмәткәрләре җәзага тартылырга тиеш", дип белдерде ул Азатлыкка.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG