Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар булу аркасында полициягә урнаша алмаган Шамил Казаков изоляторга ябылган


Экстремистлыкта гаепләнүче Шамил Казаковның мәхкәмә эше дәвам итә
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:50 0:00

Тверь өлкәсенең полициягә татарлыгы аркасында эшкә урнаша алмаган Шамил Казаковка карата мәхкәмә эше дәвам итә. Татар оешмаларының исә Шамил Казаковка ярдәм итәргә атлыгып торуы сизелми.

Тверьдә полиция хезмәткәрләренә карата нәфрәт уятуда, хакимият кешеләрен мыскыл итүдә гаепләнүче татар егете Шамил Казаковның эше 22 июльдә чираттагы мәхкәмә утырышында каралды. "Агора" хокук яклау оешмасының адвокаты Светлана Сидоркина хәбәр итүенчә, хөкемдар аны сак астында тоту шартларын үзгәртергә карар иткән. Шамил Казаков 21 сентябрьгә кадәр изоляторга ябылды. Моңа кадәр ул өй сагында иде.

Светлана Сидоркина
Светлана Сидоркина

"Мәхкәмәнең Шамил Казаковка карата мондый карар чыгаруы аны хакимият режимы корбаны дип әйтергә тулы нигез бирә. Сак астында тоту шартларын үзгәртүнең ике сәбәбен атадылар. Имеш, апасы телефоныннан ир кеше шалтыраткан, ул үзен Шамил Казаков дип таныттырып, гаепләүче якның шаһитләре белән сөйләшергә теләгән дип аңлаттылар. Аның компьютеры юк, телефоннан да полиция инспекторлары белән генә сөйләшә. Гаепләүче ягы шулай ук Шамил Казаков полицияне фаш иткән видеоны YouTube'ка үзе урнаштырган дип бара. Әмма бу исбатланмаган. Шамил дә мин урнаштырмадым, ди. Аны 25 мең тапкыр караганнар. Видеоны теләсә кем урнаштыра ала", дип сөйләде Азатлыкка Светлана Сидоркина. Киләсе мәхкәмә утырышы 28 июльгә билгеләнгән.

Русиядә милләт аркасында эшкә урнаша алмау очраклары бар, әмма әлегә кадәр татарлар зыян күрми иде. Азатлык радиосы татар иҗтимагый оешмалары бу егеткә булышлык күрсәтәме-юкмы икәнен ачыкларга тырышты.

"Шамил рәнҗетүчеләрне акылга утыртасым килә диде​"

Тверь өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарият рәисе урынбасары Фәрит Батыргәрәев Азатлыкка Шамил Казаковка бәйле шау-шу юктан чыкты дип әйтте. Ул бу күңелсез очракны зурга җибәрмәскә кирәк иде, дигән фикердә.

Фәрит Батыргәрәев
Фәрит Батыргәрәев

“Тверьдә якынча 30 ел яшим. Биредә татарларның саны 4 меңләп исәпләнә. Барысын да диярлек беләм. Шамилне моңа кадәр Сабан туенда да, мәчеттә дә күргәнем булмады. Полициягә эшкә алмаулары хакында килеп сөйләде ул. Мин дә, Тверь мәчетенең имамы Рөстәм хәзрәт Мусин да бу эшне ничек тә булса җайларбыз дип әйттек. Мәчет имамыбыз – Тверь өлкәсенең кеше хокукларын яклау шурасының әгъзасы да. Һәрбер утырышта аның белән янәшә өлкәнең полиция башлыгы да утыра. Аның белән дә сөйләшеп, бу күңелсез очракны җайлап булыр иде. Шамил үзен рәнҗетүчеләрне акылга утыртасым килә диде. Тыныч кына хәл итәсе урынга әнә ниләр килеп чыкты.

Шамил Казаков безне көтмәде. Полиция хезмәткәрләрен Һитлер белән чагыштырып әллә нинди фильмнар эшләгән. Безнең өлкәдә дә оппозиция бар бит. Шулар аны кулланганмы, әллә ул аларга ияргәнме – һич белмәссең.

Аңа хәзер ничек ярдәм итеп булуын да күз алдыма китерә алмыйм. Казаковка ачылган җинаять эшендә дә биш зур җыентык барлыкка килгән”, дип сөйләде Фәрит әфәнде Батыргәрәев.

"Казаков ялгыш кына полициядәге бер шовинистка эләккәндер"

Батыргәрәев сүзләренә караганда, Тверьдә татарларга карата мөнәсәбәт яхшы булмаса да, начар түгел. Әмма көндәлек тормышта шовинизм бар, диде.

“Татарларга карата Тверьдә моңа кадәр начар мөнәсәбәт сизелмәде. Сабантуй уздырганда да шәһәр үзәгендә бәйрәм итүгә каршы төшмиләр. Шул ук полициядә татар кешеләренең тулы гаилә белән эшләүчеләре дә бар. Тверьдәге полиция башлыгының тәртип саклау өчен җаваплы урынбасары – татар кешесе Ринат Бурнашев. Аның белән яхшы танышмын. Русия Эчке эшләр министрлыгы мәктәбендә кавказлар да, татарлар да укый. Өлкәнең ЮХИДИ башлыгы урынбасары да таҗик кешесе булды. Хакимияттән бернинди кимсетү, кешеләрне кысу юк.

Шамилнең амбицияләре зур. Үчлерәк тә булып чыкты. Ул эшкә урнашканда полиция хезмәткәрләре белән ничегрәк сөйләшкәнен дә белмим. Көндәлек тормышта шовинизм бар инде ул. Менә аның гаризасын да кире кагучыны алыйк... Шамил бары тик начар холыклы полиция хезмәткәренә эләккәндер дип уйлыйм. Ник мине эшкә алмадыгыз дип төпченгәндә аның да сөйләшәсе килмәгәндер, кызып китеп әйткәндер... Татарларны алмыйбыз дип ычкындырган анысы да. Нигә кирәк иде аңа судлашырга? Бер кирәкмәгән эш. Шамил вакытында туктаса, бу кадәр тавыш чыкмас иде”, дип сөйләде Фәрит Батыргәрәев Азатлыкка.

Татарны якларга тиеш булган оешмалар Казаков хакында әлегә ләм-мим

Казаковның татар булу аркасында полициягә эшкә урнаша алмавы федераль медиа кырында да зур шау-шу тудырды. Хокук яклаучылар моны Русия Конституциясен, кеше хокукларын бозу дип атады. Бу очракны милли, дини дискриминация дип бәяләде. Моңа кадәр татарларга бәйле милли дискриминация очракларының Русиядә бу кадәр зур шау-шу кубарганы юк иде.

Данис Шакиров
Данис Шакиров

Азатлык бу очрак нигезендә ниләр башкарылачак дип Бөтендөнья татар конгрессына башкарма комитетына шалтыратты. Конгресс рәисе урынбасары Данис Шакиров 19 июльдә Тверьдәге татар конгрессы вәкилләренә Казаков эшен җентекләп өйрәнүне сорап хат юлланганын әйтте. "Алар йә Шамилнең үзе белән, йә туганнары белән очрашырга тиеш. Барысын да ачыклагач, алар безгә эшнең нечкәлекләрен язып хат юлларга тиеш. Аның нигезендә без Тверь өлкәсе хакимиятенә рәсми мөрәҗәгать ясый алачакбыз", диде ул.

Русиянең татар милли-мәдәни мохтарияты рәисе ярдәмчесе Миләүшә Сафиуллина исә Азатлыкның ачыклык кертү турында соравына җавап итеп сабыр итәргә киңәш итте. Алар да Тверьнең татар милли-мәдәни мохтариятенә хат юллауларын, алардан җавап көтүләрен әйтте.

Тверьдәге татар активисты Фәрит Батыргәрәев әйтүенчә, аларның оешмалары конгрессның да, милли-мәдәни мохтариятнең дә вәкиле булып тора. Фәрит әфәнде Бөтендөнья татар конгрессының төбәкләр белән хезмәттәшлек итү бүлеге мөдире Марс Тукайның Казаков эше белән кызыксынганын әйтте. Әмма Конгресстан да, Илдар Гыйлметдинов җитәкләгән Русия татар милли-мәдәни мохтариятыннан да Шамил Казаков язмышы белән кызыксынган рәсми хат килүен яки шалтырату булганын расламады ул.

Шамил Казаковны полициягә эшкә алмау сәбәбе итеп татарлыгы хакында аңлаткан Тверь өлкәсе полиция хезмәткәре Евгений Смородов эшеннән алынган.

XS
SM
MD
LG