Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:17

Рәфис Кашапов төрмәләрдәге хокук бозулар турында белдерә


Рәфис Кашапов хөкем ителгәндә. 2015 ел.

Рәфис Кашапов хөкем ителгәндә. 2015 ел.

Чаллы Татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашаповның кулга алынып тикшерү изоляторына, аннан төрмәгә ябылуына июль азагында 19 ай тулды. Хәзерге вакытта Кашапов Коми республикасының Микунь шәһәре төрмәсендә утыра.

Русиянең “Мемориал” оешмасы, халыкара кеше хокуклары яклаучылар Рәфис Кашапов кулга алынгач та, аның сәяси тоткын булуын, режимга каршы көрәшеп шушындый эзәрлекләүләргә дучар булуын белдергән иде. Ләкин булган белдерүләргә карамастан Русия мәхкәмәсе Рәфис Кашаповны өч елга хөкем итеп Коми республикасындагы төрмәгә озатты.

Рәфис Кашапов Минзәлә һәм Казан тикшерү изоляторларында утырган чагында ук төрмәләрдәге тәртипсезлек, кеше, тоткыннар хокуклары кысылу, бозылу турында мәгълүматлар җиткереп торды. Комидагы Бельгоп төрмәсенә китерелгәч тә аны өч тапкыр рәттән штраф изоляторына ябалар. Ул шушында да хокук яклаучыларга, журналистларга мөрәҗәгатьләр юллаудан туктамый. Русия хокук оешмаларына, эчке эшләр министрлыкларына һәм башка күп юнәлешләргә Бельгоп төрмәсендә хокук бозулар турында бәян итә.

Рәфис Кашаповның ризасызлык хаты

Рәфис Кашаповның ризасызлык хаты

Ике ай чамасы узгач, Рәфис Кашапов Микунь шәһәрендәге төрмәгә, ЕПКТ ( единое помещение камерного типа ) дип аталган кырыс шартлы урынга ябыла. Аңа биредә туганнарына хатны татар телендә язарга рөхсәт итмиләр. Моны тәрҗемәче тотарга акча булмау белән аңлаталар. Туган телдә хат язуны тыюны Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов Русия юстиция министрлыгына, хокук оешмаларына тәфсилләп язып җибәрә.

Июль аенда Русия төрмәләрендәге пычраклыклар турында бәян итеп кабаттан да хокук яклаучыларга, иҗтимагый-сәяси оешмаларга һәм матбугат чараларына мөрәҗәгатьләр юллый. Ул мөрәҗәгатьнең эчтәлеген татарчага тәрҗемә итеп тәкъдим итәбез.

Рәфис Кашаповның ризасызлык хаты

Рәфис Кашаповның ризасызлык хаты

“2014 елның 28 декабреннән Русиянең ирекне чикләү урыннарында гомер кичерәм. Шушы вакыт эчендә тикшерү астында булучыларга, хөкем ителгәннәргә карата көч хезмәтләре тарафыннан бик күп хокук бозуларны, башбаштаклыкны күрдем. Миңа җәмәгать эшлеклесе буларак, төрмәләрдәге тоткыннар да проблемнарны хәл итүне сорап мөрәҗәгать итәләр иде. Тоткыннар моннан 300 еллар чамасы элек төзелгән ярымҗимерек биналарда тотыла. Кыш көне анда киемнәрдән йоклаучылар да бар. Ә җәй көне шушы биналардагы камераларда түзә алмаслык тынчу, эссе була. Төрмәләрдә туберкулез, ВИЧ-инфекция һәм башка бик күп чирләр белән авырый башлаучыларны да күрергә туры килде. Камераларга даими су бирелмәгәч, күп урыннарда сасы ис тора. Европа берлеге стандартлары буенча Русия төрмәләрендәге һәр камерада җылы су булырга тиеш. Төрмәләрдә тоткынга юыну өчен 15-20 минут вакыт бирелә. Шушы вакыт эчендә чишенергә, юынырга, кырынырга, шәхси әйберләрне юарга тиешсең.

Төрмәләрдә бозылган азык бирү очраклары да күзәтелә”.

Шушыларны бәян иткәннән соң Рәфис Кашапов ТИҮ рәисе буларак мөрәҗәгатькә имза куя. Хокук яклаучыларның, журналистларның әлеге проблемнарга игътибар итеп, аны хәл итүләренә дә ышаныч белдереп кала.

Рәфис Кашаповка теләктәшлек хатлары

Рәфис Кашаповка теләктәшлек хатлары

Русия һәм дөнья җәмәгатьчелеге Коми республикасы төрмәсенә озатылган Рәфис Кашапов эшчәнлеге белән таныштыр, күрәсең. Төрмәгә көн саен диярлек аңа теләктәшлек белдерүчеләрнең, тизрәк чыгуын теләүчеләрнең хатларын, язмаларын китерәләр. Мондый хатлар Германия, Франция, Польша, Италия, Балтыйк буе илләреннән һәм башка бик күп җирләрдән килә. Җәмгысе аларның саны ике йөздән арткан.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG