Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәфис Кашаповка Коми төрмәсеннән татарча хат язуны тыймакчылар


Рәфис Кашапов Чаллы мәхкәмәсендә (архив фотосы)
Рәфис Кашапов Чаллы мәхкәмәсендә (архив фотосы)

Коми республикасының 31нче санлы колониясендә утыручы Рәфис Кашапов БТИҮгә, җәмәгать эшлеклеләренә, хокук яклаучыларга, адвокатларга мөрәҗәгать юллады. Анда әлеге колониядә татар теленең кысылуы, татарча белүче тәрҗемәче кирәклеге әйтелә.

“Мин төрмә хезмәткәреннән кисәтү алдым. Бу кисәтү телдән әйтелде. Мин Татарстанга татар телендә хатлар язарга тиеш түгелмен икән. Төрмә хезмәткәре моны төрмәдә тәрҗемәче тотарга акча юклыгы белән аңлатты. Моны мин түбәнсетү буларак кабул иттем. Татарлар Русиядә сан ягыннан икенче урында. Күпмиллионлы татар үз хезмәте белән миллиардлаган сумнар белән Русия казнасын баета. Русиянең төп халкы булган татар инде бернинди ихтирамга да лаек түгелме?

Русиядә Путин президент булган чорда гына да 2200ләп татар мәктәбе, гимназияләре, күпсанлы милли матбугат ябылды. Моның өстенә төрмәләрдә дә татар хокуклары кысыла икән. Без - татарлар, кол түгел. Кайда гына булсак та, ана телебездә сөйләшергә, язарга хокукыбыз бар!” диелә Рәфис Кашаповның төрле тарафларга җибәрелгән мөрәҗәгатьтә.

Шулай ук Кашапов Русиянең җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) башлыгы Геннадий Корниенкога, Коми республикасы җитәкчеләренә тиз арада тәрҗемәче мәсьәләсен хәл итүне дә сорый. “Русия - БМО әгъзасы. Шуңа барлык төп халыкларның милли мәнфәгатьләрен, хокукларын якларга тиеш”, диелә мөрәҗәгатьтә.

Рәфис Кашапов мөрәҗәгате (беренче өлеш)
Рәфис Кашапов мөрәҗәгате (беренче өлеш)
Рәфис Кашапов мөрәҗәгате (икенче өлеш)
Рәфис Кашапов мөрәҗәгате (икенче өлеш)

Әлбәттә, әлеге мөрәҗәгать урыс телендә язылган. Ул берничә данәдә. Аны язучы Рәфис Кашапов берсе барып җитмәсә, икенчесе барып җитәр дип фикер йөрткәндер. Татарча язган булса, гомумән, барып җитмәсен дә яхшы чамалагандыр. Коми якларындагы төрмәдән менә шундый хат-мөрәҗәгать килде.

Коминың Ухта шәһәре янында Рәфис Кашапов тотылган ИК-19 төрмәсе
Коминың Ухта шәһәре янында Рәфис Кашапов тотылган ИК-19 төрмәсе

Без Рәфис Кашаповның адвокаты Руслан Гарифуллинның Коми төрмәләрендә булуы, андагы шартлар, кеше хокуклары бозылу хакындагы сөйләгәнен җиткергән идек. Шушы көннәрдә Руслан әфәнде Коми прокуратурасына Рәфис Кашапов мәнфәгатьләрен, хокукларын яклап шикаять юллады. Анда Рәфис Кашапов кулга алынып тикшерү изоляторына ябылганнан соң, хокук яклаучылар шушы вазгыятькә анализ ясап, аны намус тоткыны итеп белдерүләрен әйтелә. Шул ук вакытта Руслан Гарифуллин белдерүенчә, Коми республикасы УФСИН оператив бүлекләре Рәфис Кашаповның татар халкы мәнфәгатьләрен яклаучы, Татарстанның мөстәкыйль булып мәдәни-икътисади үсеше өчен көрәшүен дә белә. Шикаятьтә Рәфис Кашаповны Комига озату “социаль һәм гаилә элемтәләрен өзү өчен эшләнә” дип әйтелә. “Ухтада, 19нчы колониядә, ай ярым эчендә дүрт тапкыр штраф изоляторга ябыла. Төрмә администрациясе Кашаповка карата ниндидер шелтәләр, кисәтүләр белдерүе хакында әйтә. Шуның нәтиҗәсендә штраф изоляторга озатканнар икән. Ә чынбарлыкта әлеге шелтә-кисәтүләр төрмә администрациясе инстукцияләренә, боерык-карарларына, күрсәтмәләренә бәйледер. Ә Конституция буенча “ирекне һәм хокукны чикләү” бары федераль канун басылып чыкканнан соң гына гамәлгә керә (55нче маддә) диелә адвокат шикаятендә.

Руслан Гарифуллин
Руслан Гарифуллин

Руслан Гарифуллин Ухта төрмәсендә чагында Рәфис Кашаповка “Ты - террорист”, “Вы - татары виновны в аварии на Чернобыльской АЭС”, дигән белдерүләрне дә игътибарсыз калдырмый. Мондый белдерүләргә прокурор тикшерүләрен таләп итә. Шулай ук адвокат Рәфис Кашаповны торган җиреннән еракка - Коми республикасына җибәрүнең канунлымы-юкмы икәненә дә ачыклык кертергә сорый. “Тикшерүләр барышында тоткынлыкта булган Рәфис Кашаповның үзеннән дә аңлатмалар алуыгызны сорыйбыз”, ди Руслан Гарифуллин.

Русия җинаять-җәза кодексының 91нче маддәсенең икенче өлешендә болай диелгән: Хөкем ителгәннәрнең хатлары төрмә администрациясе цензурасы аша үтә. Цензура өч эш көненнән артык дәвам итмәскә тиеш. Хатлар чит телдә язылса, җиде эш көненнән артмаска тиеш". "Агора" адвокатлар берләшмәсе җитәкчесе Павел Чиков сүзләренә караганда, төрмә җитәкчелегенең Кашаповка татарча хат язуны тыюы шушы канунны бозу була.

XS
SM
MD
LG