Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 13:01

Кашапов штрафизоляторда, гаиләсе белән очрашуга рөхсәт бирмиләр


Коминың Ухта шәһәре янында Рәфис Кашапов ябып тотылган ИК-19 төрмәсе

Коминың Ухта шәһәре янында Рәфис Кашапов ябып тотылган ИК-19 төрмәсе

Рәфис Кашапов даими рәвештә Комидагы Ухта төрмәсенең "штарфной изолятор"ында тотыла, канун 15 көннән артык тотуны рөхсәт итмәсә дә. Азатлык хәбәрчесе Кашаповның гаиләсе белән әлеге төрмәгә барып кайтты.

Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов 9 февральдән бирле Ухта шәһәре янындагы төрмәдә утыра. Шушы көннәрдә генә аның гаиләсе “Азатлык” хәбәрчесе озатуында тоткын белән очрашу өчен әлеге төрмәгә барып кайтты. Ләкин төрмә башлыгы очрашуга төрле каршылыклар тудырып, хәбәрчегә генә түгел, хәтта шул хәтле ерактан килгән гаиләсенә дә Кашапов белән очрашуга рөхсәт бирмәде.

Рәфис Кашапов 2014 елның 28 декабрендә ФСБ тарафыннан кулга алынган иде. 2015 елның сентябрендә Чаллы мәхкәмәсе Кашаповны Русия җинаять кодексының 280нче һәм 282нче маддәләре нигезендә "илне җимерергә чакыру", “халыклар арасында дошманлык һәм нәфрәт тудыру” гаепләве белән 3 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды.

Рәфис Кашапов 2015 елның 15 сентябрендә 3 елга иректән мәхрүм итү карарыннан соң

Рәфис Кашапов 2015 елның 15 сентябрендә 3 елга иректән мәхрүм итү карарыннан соң

13 ноябрьдә Татарстан Югары мәхкәмәсе Кашаповның аппеляция мөрәҗәгатен карап әлеге карарны гамәлдә калдырды.

Инде Кашаповны кай тарафлардагы төрмәгә җибәрерләр дигән сорау туганнарын да, милли хәрәкәт кешеләрен дә шактый борчыды. Кашаповның нинди, кайдагы төрмәгә эләгүе хакында гаиләсенә бернинди дә мәгълүмат бирелмәде. Бу иң аңлашылмаганы – канун нигезендә, хөкем ителүченең кай яктагы төрмәгә озатылуын, адресын күрсәтү каралган, әмма хакимият Кашапов очрагында моны кире кага.

Аптырагач, аның гаиләсе адвокатларга мөрәҗәгать итә, ир һәм әти кешенең кайдагы төрмәгә эләгүен шулар аша юллый башлый. Адвокатлар Кашаповның 9 февральдә Коми республикасы Ухта шәһәре, Бельгоп касабасындагы ИК-19 исеме белән йөргән төрмәгә китерелүен ачыклый.

Ухтаның үзәк урамы

Ухтаның үзәк урамы

Шунда Кашаповның төрмәгә китерелүгә үк штраф изоляторына ябылуын да җиткерәләр. Изоляторга беренче тапкыр япканнан соң аны лагерьга яки отрядка чыгарып тормыйлар, кабаттан да шунда 10 тәүлеккә калдыралар. Шушы икенче 10 тәүлек изолятор вакыты узганнан соң да Кашаповны төрмә башлыгы өченче тапкыр 10 тәүлеккә изоляторда калдыра.

2001 елда Чаллы татар иҗтимагый үзәгенә билгесез кешеләр кереп чүкечләр белән кыйнап 16 җиреннән сөяген сындырганнан һәм башын ярганнан соң гомерлек авыру булып калган, махсус даруларга мохтаж, 58 яшьлек Кашаповның шундый кырыс шартларда тотылуы адвокатлар аша билгеле була.

Шушы күренешләргә, штраф изоляторыннан чыгарылмауга зур борчылу белдереп, Рәфис Кашаповның хатыны Нурзия Кашапова белән 25 яшьлек улы төрмәгә, Ухта каласына юл ала.

Нурзия Кашапова

Нурзия Кашапова

Чаллы-Ухта арасы 1200 чакрымнан артык. Ләкин Киров өлкәсе һәм Коми республикасындагы юлларның начарлыгы, чокыр эчендә чокыр булуы бу араны бермә-бер озынайта. Мондый сикәлтәләрдә барганда иң кызганычы булып, ни гаҗәп, кеше түгел, машина тора кебек.

Менә шундый юллар аша бертуктаусыз 14 сәгать барып, Коми башкаласы Сыктывкарга килеп керәбез. Җае чыккач, шушы каладагы мәчетне, андагы мөселманнарны күрү теләге белән “Мәхәлләнур” мәчетенә шалтыратып: “Без Татарстаннан, мәчеттә тукталып алырга теләгән идек”, дип белдерәбез. Шактый буталып эзләп йөргәч ниһаять табабыз бу мәчетне. Нәтиҗәдә мәчет дигәне ниндидер бер кантур сыманрак бүлмә булып чыга.

Әмма анысы мөһим түгел, аралашу мөһим. Без килгәнне имамга да җиткерделәр, 15-20 минуттан ул да килеп җитте. Наил хәзрәт үзе Башкортстаннан булып чыкты. “Уфада чакта бераз Кашапов турында ишеткәнем бар иде. Телевизорлардан күрсәттеләр бит. Хизб ут-Тәхрирчеләр дөрес юлда түгел. Кашаповны да тәхрирчеләр белән бергә кулга алдылар шикелле. Безнең мөфти Тәлгать Таҗетдин да хизбутчыларны өнәми бит”, дип белдерде Наил хәзрәт күрешүгә.

Гаилә әгъзалары җайлап кына аңа Рәфис Кашаповның хизб ут-тәхрирче булмавын, сәяси тоткын булуын, төрмәгә сәяси эшчәнлек маддәләре нигезендә ябылуын җиткерде.

Кабат юлга чыгабыз, алда Сыктывкар-Ухта арасы, якынча 350 чакрым чыга.

Сыктывкар-Ухта арасындагы Вычегда елгасы аша салынган күпер

Сыктывкар-Ухта арасындагы Вычегда елгасы аша салынган күпер

Юллар таныш түгел. Кичке алтыларга инде Ухтасына да килеп җитәбез. Шундук шәһәрнең үзеннән тагын 7-8 чакрым ераклыкта яткан Бельгоп бистәсендәге ИК-19га юл алабыз. Рәфис Кашапов утырган җир шунда. Пычракка баткан машина белән төрмә идарәсе каршына туктыйбыз. Соң булса да, бинада әле утлар яна, ишек-тәрәзләрдән эчтә берничә кешенең тегендә-монда кискен генә хәрәкәт итүләре күренә. Ишек ачып керүгә төрмә башлыгы Юрий Амосов һәм аның урынбасарының эштән соң да калып безне көтеп торулары аңлашыла.

Рәфис Кашаповның туганнары очрашу турында сүз кузгата. Төрмә башлыгы беренче итеп үз ягыннан бернинди каршылык булмавын, өч көнлек очрашуга рөхсәт бирәсен, иртәгә иртән үк килү кирәклеген белдерә. Әлеге сөйләшү 22 март, кичке җиденче яртылар тирәсендә булды.

Рәфис Кашапов утырган төрмә кибете

Рәфис Кашапов утырган төрмә кибете

23 март иртәсендә төрмә башлыгы әйткән вакытка килеп җитәбез. Безне Юрий Амосов үзе каршы ала. Рәфис Кашаповның хатыны Нурзия янә ире белән очрашу турында сүз кузгата. Амосов әфәнде “бер минутка” дип үз бүлмәсенә кереп китә. Аннан кемгәдер шалтыратуы ишетелә.

Шушы шалтыратудан соң колония башлыгы Юрий Амосов Кашапов гаиләсе әгъзалары янына чыкмый, урынбасарын җибәрә. Урынбасар исә “Очрашуга рөхсәт юк”, дигән һич тә көтелмәгән сүзләрне җиткерә.

Бераздан ИК-19 төрмәсе башлыгы белән кабат сөйләшү мөмкинлеге була. “Бүген Рәфис Кашапов “штрафизолятор”да утыра. Шуңа, канун нигезендә очрашу мөмкинлеге була алмый”, дип белдерә. “Изолятор вакыты иртәгә бетә. Шуннан соң очраша алабызмы?” дигән сорау куела. “Штрафизолятор вакыты беткәч тә, иртәгә дә, аннан соң да сез әтиегез, ирегез белән очраша алмаячаксыз. Моңа рөхсәт булмаячак”, дип белдерә төрмә башлыгы Юрий Амосов.

Рәфис белән очрашуга рөхсәт бирелмәве билгеле булуга, мәхкәмә вакытында аның җәмәгать яклаучысы булган Ринат Нургали (Казан) Нурзия ханымга ашыгыч рәвештә Сыктывкардагы кеше хокукларын яклаучы оешмалар белән элемтәгә чыгарга тәкъдим итә.

Кире Сыктывкарга юл алабыз. 4-5 сәгатлек юл барышында гаилә әгъзалары Комидагы кеше хокукларын яклау омбудсманы Надежда Быковская, Коми республикасындагы төрмәләрдә кеше хокукларын яклаучы җәмәгать күзәтүе комиссиясе рәисе Николай Збражский белән элемтәгә керә.

Збражскиий әфәнде безне кичке сәгать тугызларда Сыктывкарда, Ленин урамында урнашкан офислары янында каршы ала. Барлык дәгъваларны игътибар белән тыңлый. “Азатлык” радиосына Коми республикасында булган төрмәләрдә кеше хокукларының нык бозылуы турында мәгълүмат бирә.

Николай Збражский

Николай Збражский

“Менә Рәфис Кашаповны Ухтадагы Бельгоп төрмәсенә китергәннән бирле "штрафизолятор"дан чыгармыйлар. Бу очраклымы яки инде башка тоткыннар да шушыңа дучар ителәме?” дигән сорауны да бирдек аңа. “Сәяси тоткыннарга карата даими изоляторлар, аларны шундагы контингенттан аеру бик еш күзәтелә. Без мондый очракларны күп тапкырлар мәхкәмәгә дә бирдек. Ләкин мәхкәмәләр төрмә башлыкларының штрафизоляторларга җибәрү караларын яклап чыга. Күпме тырышсак та, штрафизоляторга җибәрелгәннәрне мәхкәмә аша аклау мөмкин эш түгел диярлек. Аклау очраклары бик аз”, диде Николай Збражский.

Икенче көнне Збражский Коми республикасында җәзаларны үтәү идарәсе (УФСИН) җитәкчелеге белән очрашу юлын да күрсәтте. Төшке уникенче яртыларда Кашапов туганнарын УФСИН идарәсе башлыгы урынбасары Иван Воргатюк кабул итте. Алар аңа Рәфис Кашапов белән очрашу мөмкинлеге бирелмәве хакында шикаять белдерде.

Төрмә янындагы зур тимер чананың элекке заманнардан калган өлеше

Төрмә янындагы зур тимер чананың элекке заманнардан калган өлеше

Шулай ук Кашаповның Ухта төрмәсенә китерелгәч туганнарына бернинди хәбәр (уведомление) җибәрелмәве, бернинди телефон сөйләшүләре, хәл белешүләргә рөхсәт булмавы әйтелде. Воргатюк “мондый хәлләрнең булуы мөмкин түгел”, дип белдерде Һәм кайберләрен безнең каршыда ук ачыкларга да кереште. Ухта төрмәсеннән аңа “Кашапов ИК-19 га 9 февральдә китерелде. 12 февральдә китерелү турында туганнарына хәбәр җибәрелде”, диелде. Ләкин туганнары Кашаповның кайсы төрмәгә җибәрелүе хакында бернинди дә хәбәр алмауларын тагын бер кат кабатлады.

Кашапов ШИЗОдан чыгарылмый, төрмә җитәкчелеге бу хакта мәгълүмат бирүдән баш тарта. Тагын бер шомлы нәрсә ачыклана - Чаллы мәхкәмәсе билгеле татар активистын "гадәти режим”лы төрмәгә хөкем итcә дә, Ухтада Кашаповны "каты режим"лы төрмәгә япканнар икән.

Безнең шушы хактагы сорауга Иван Воргатюк: “Безнең төрмәләрдә гадәти (обычные), җиңеләйтелгән (облегченные), катгый (строгие) режимнар бар. Рәфис Кашапов катгый режимда тотыла”, дип белдерде.

УФСИН вәкиленнән “282нче маддә нигезендә хөкем ителүчеләргә сездә аеруча башка мөнәсәбәттә торалармы әллә?” дип сорыйбыз. “Юк, бездә барлык утыручыларга да караш бертөрле”, дигән коры гына җавап кайтара төрмә түрәсе.

Хокук яклаучы Николай Збражский белән әңгәмә барышында ул "мин Коми төрмәләрендә кеше хокукларын яклау белән күптән шөгыльләнәм. Ләкин 282нче маддә нигезендә хөкем ителүчеләр белән моңарчы эш йөртергә миңа туры килмәде”, ди.

Димәк, төрмәләр белән шыплап тутырылган Коми якларында Рәфис Кашаповның беренче сәяси тоткын булып чыгуы да бик ихтимал. Әлбәттә, Сталин чоры репрессияләрен санамаганда.

Кашапов утырган Ухта шәһәрендә бер музей бар. Аның бер өлеше урамда ук урнашкан. Шунда “Сталин чаңы” дигән шомлы авазны ишетеп була. Безгә аны музейны оештыручы Игорь Моор тыңлатты. Әйтергә кирәк, чаң какканда кемнеңдер коты ботына ук төшәргә мөмкин. Аны тыңлау җиңелләрдән түгел.

“Сталин чаңы”

“Сталин чаңы”

Төрмәләр белән уратылган Ухта шәһәрендә Сталин репрессияләрен хәтерләтеп торучы шушындый музей булуы, 21 гасырда да Русиянең шушы шәһәрендәге ИК-19 төрмәсенә татар милли хәрәкәте җитәкчеләренең берсе булган Рәфис Кашаповны ябулары игътибарга лаек. Аның белән журналистларга гына түгел, иң якын туганнарына да очрашу өчен киртәләр салынуы да хакимиятләрнең куркуыннан киләдер.

Вагондагы музей

Вагондагы музей

Шулай да Казан, Сыктывкар, Ухта шәһәрләре хокук яклаучылары, җәмәгатчелеге катнашында, Рәфис Кашапов гаиләсенең үҗәт тырышлыгы нәтиҗәсендә төрмәдәге очрашуга рөхсәт алына.

Кызганычы да, аянычы да, көлкесе дә шул ки, Чаллы-Ухта, Ухта-Сыктывкар, Сыктывкар-Ухта юлларын зур борчулар, йокыларсыз узган Нурзия Кашапова хата җибәрә. Ул төрмәгә ире белән очрашуга кергәндә көнкүреш әйберләре, шул исәптән мобил телефоны да булган биштәрен кунакханәдә калдырмый, үзе белән ала. Тентү вакытында сумкада мобил телефонны күрүгә каравыл хезмәте моны төрмә режимын бозу дип бәяли.

Мондый очракларда башкалар өчен төрмәдәгеләр белән очрашу кичектерелә. Икенче көнне яңа гариза языла, яңа тентүләрдән соң тегесе-монысы табылмаса, очрашу рөхсәт ителә. Ләкин башкаларга рөхсәт ителгән әйбер Кашаповларга ярамый. Ахыргы чиктә аларга очрашу бу юлы да рөхсәт ителми.

Рәфис Кашаповның адвокаты Рушана Камалова төрмә башлыгы Юрий Амосов исеменә мөрәҗәгать юллады. Ул анда Рәфис Кашаповның нинди режимда тотылуы, аның ни өчен һәм ничә тапкыр изоляторга ябылуы белән кызыксына һәм түрәдән шушы сорауларга тиз арада җавап бирүне таләп итә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG