Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:53

"Дәүләт Рәфис Кашапов кебекләрдән курка"


15 сентябрь Чаллы мәхкәмәсе милли хәрәкәт җитәкчесе Рәфис Кашаповны социаль челтәрдә Русия президенты Путин гамәлләренә каршы язмалар урнаштырган өчен өч ел төрмәгә хөкем итте. Путин сәясәтен тәнкыйтьләгән өчен татарның моңарчы мондый җәза алганы юк иде.

Рәфис Кашаповка карата ничә мәхкәмә утырышы булып, берсе генә дә билгеләнгән вакытта башланмады. Гел егерме-утыз минутка соңарып, сәбәбен аңлатмыйча, җыелган, алҗыган халыктан гафу үтенмичә, аларны әле баштан кертмичә урамда интектереп, хәлләрен бетереп тыгын залга тутыралар.

15 сентябрь хөкем карары чыгару мәхкәмәсе дә шулай башланды. Бирегә яклап килүчеләрнең күбесе өлкән яшьтәгеләр. Рәфиснең хатыны Нурзия ханымның да сәламәтлеге яхшыдан түгел. Менә шулар сәгатьләр буе хөкем залына кертүне көтеп урамда басып торырга мәҗбүр булды.

Кашапов мәхкәмәгә китерелә

Кашапов мәхкәмәгә китерелә

Мәхкәмәдә бу көнне казый Дан Шәкүров кына чыгыш ясады. Алдагы утырышларда гаепләүчеләр, адвокатлар, башка яклаучылар үз сүзләрен инде әйттеләр. Хөкемдар Рәфис Кашаповка карата хөкем карарын бер сәгатьтән артык укыды. Шунысы сизелде, хөкем карары ниндидер буталчык иде, хөкемдар белдергән төрмә вакытлары 6-7 елны да узып китә бит дигән фикерләр дә туды. Ә прокурор ханым дүрт “кенә” ел сорады дигән уйлар да чабышты.

Мәхкәмә карары чыннан да шушы карарны язучыларның үзләренә генә аңлашылырлык булгандыр. Нәрсәләрдер әвәли торгач, карар укуның 65нче минутларында “три года общего режима” дигән җөмләне әйтте казый әфәнде. Шушында гына Рәфиснең хатыны Нурзия, улы Рөстәм, җыелган халык аңа өч ел төрмә янавына төшенде.

Кашапов 280нче маддәнең икенче өлеше, 282нче маддәнең беренче өлешләре нигезендә илне җимерүгә чакыру, экстремизм һәм терроризмда гаепләнеп өч елга хөкем ителде. Моңарчы утырган тугыз ай чамасы вакыт шушы өч елга кертелә.

Карарны укыган хөкемдар шундук залдан чыгып китте. Халык биредә үк үз ризасызлыгын белдерә башлады. Нурзия Кашапованы улы Рөстәм залдан җитәкләп коридорга алып чыкты. Мәхкәмә коридорында орган вәкилләре кууына карамастан, кечкенә генә фикер алышу да башланды. Аннан ул урамга күчте. Әлеге чараларда язучы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова мондый фикерләрен дә җиткерде:

Рөстәм Кашапов, Нурзия Кашапова, Фәүзия Бәйрәмова

Рөстәм Кашапов, Нурзия Кашапова, Фәүзия Бәйрәмова

“Бу мәхкәмә карары болай гына калмаячак. Аны яклаучылар башта Татарстан Югары мәхкәмәсенә бирәчәк, аннан инде эш Европа мәхкәмәләренә барып ирешер дип өметләнәм. Европа мәхкәмәсенә керә икән эшләр, алар Рәфисны түгел, Русияне хөкем итәчәкләр. Моңарчы өлгермәдек, Рәфисне Нобель бүләгенә тәкъдим итү барлык халыкара оешмалар алдында, комиссияләрдә ятачак. Чөнки монда Рәфисне түгел, хаклыкны хөкем иттеләр. Чөнки Русиянең Кырымны басып алуы хак. Хәзер Донбассны басып алырга җыена. Агрессия бара. Рәфис шушы хакта әйтелгән язмаларны гына таратты. Ярты дөнья шулай уйлый. Шул ярты дөнья Рәфисне яклаячак. Болар моны тарихта калдырды, үзләренә-үзләре хөкем карары чыгарды. Болар Рәфиснең милли каһарман икәнен мәхкәмә карары белән раслады. Шуңа монда иң авыры - гаиләсенә. Нурзия сеңлем син дә, балалары да, күңелләрегезне төшермәгез. Хәзерге заманда 25 елга хөкем ителүчеләр дә бар. Күп әйбер уза. Үзе исән-сау булсын. Еллар узгач та, әлеге хөкем карары татарга йөз аклыгы булачак. “Карале, татарда да шундый кешеләр булган икән дип хөрмәт белән искә алачаклар.

Хөкем карары игълан ителгәннән соң Рәфис Кашаповны мәхкәмәдән алып китәләр

Хөкем карары игълан ителгәннән соң Рәфис Кашаповны мәхкәмәдән алып китәләр

Рөстәм Миңнеханов 99% белән сайланганның икенче көнендә Рәфисне өч елга хөкем итте. Нәрсә була иде аңа күңеле йомшарып, күңеле нечкәреп “Ярар, егетләр, тугыз аен утырган инде, чыгарып җибәрегез” дип әйтергә? Аның сүзе үтә бит, аны туксан тугыз [процент] белән сайладылар бит. Ул бу сүзне әйтмәде, шуңа да батырлыгы җитмәде. Ә менә Рәфиснең хаклыкны әйтергә батырлыгы җитте. Мондый хөкем мисалының моңарчы Мәскәүдә дә булганы юк иде. Бер генә демократны да, хокук яклаучыны да Русиянең бөтенлегенә яный, һөҗүм итә, Кырымны яклады дип бер генә урыс демократын да хөкем итмәделәр. Татарны хөкем иттеләр, исләренә тагын татар килеп төште.

БТИҮ имамы Батырша хәзрәт “Рәфис абый Мостафа Җәмилев юлының тарихын кабатлый. Ул безнең лидер бүгенге көндә”, диде.

Чаллы ТИҮенең элекке рәисе Дамир Шәйхразиев: "Бу мәхкәмә Рәфис Кашаповны түгел, безне татарларны һәм Русиядәге сүз иреклеген хөкем итү", дип белдерде.

Шушында ук без БТИҮ рәисе Фәрит Зәкиевка да мөрәҗәгать иттек:

– Фәрит әфәнде, менә бик актив эшләгән Чаллы татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашаповка карата билгеле язмаларны тараткан өчен өч ел төрмә бирелде. Менә бу очракны органнар тарафыннан милли хәрәкәтне куркытырга тырышу дипме, башкача бәялисезме?

Фәрит Зәкиев

Фәрит Зәкиев

– Бу күренеш илдәге вазгыять белән бәйләнгән. Илдә бит хәзер вакыйгалар бик катлаулы. Иҗтимагый активистларны, иҗтимагый эшлеклеләрне төрмәләргә ябуы дәүләтнең куркуын аңлата. Чөнки Рәфис кебекләр халыкны оештыра ала, каршылыклар күрсәтә алалар. Чөнки бүгенге дәүләт сәясәте халыкны хәерчелеккә, халыкны бетүгә алып бара, диде Фәрит әфәнде.

Мәхкәмә карары игълан ителүгә Рәфис Кашаповны яклап килгән халык шушы залда ук канәгатьсезлек сүзләрен белдерә башлады. Мәхкәмә барышында залда даими рәвештә җиде-сигез полиция хезмәткәре, аерым бүлмәләрдә ФСБ вәкилләре утыруын исәпкә алганда, Рәфис Кашаповны хөкем итү шактый зур саклык чаралары белән узды. Бу көнне иртәдән үк тугыз катлы мәхкәмә бинасы шушындый ук саклык астында иде. Биредә "гражданский" киемлеләрнең, формалардан йөрүчеләрнең аеруча күп булулары күзгә ташланды.

Мәхкәмәдән соң Рәфис Кашаповны махсус автобуста алып киттеләр. Халык шушы мизгелдә “Азатлык!” дип кычкырып күп тапкырлар мәхкәмә бинасы тирәсен яңгыратты, бүгенге хакимияткә, аны тотып торган органнарга тәнкыйть сүзләрен җиткерде, Фәүзия Бәйрәмова алып килгән Татарстан әләме тирәсенә елышты.

Рәфис Кашаповны якларга килүчеләр

Рәфис Кашаповны якларга килүчеләр

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG