Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:41

13 ноябрь Татарстан Югары мәхкәмәсе Рәфис Кашаповны өч елга ирегеннән мәхрүм итү карарын үз көчендә калдырды. Җәмәгать яклаучылары бу хәлне "Татарстанга 1937 ел килде" дип бәяләде.

13 ноябрь Татарстан Югары мәхкәмәсендә Рәфис Кашапов эше каралды. Чаллы мәхкәмәсе билгеләгән өч ел төрмә вакыты киметелмәде, бары тик Кашаповның иреккә чыккач ике ел интернет кулланмау турындагы җәзасы алынды.

Казанда, Татарстан Югары мәхкәмәсендә гаделлек өстен чыгар дигән өмет белән утырышка килгән җәмәгать яклаучысы, БТИҮ президиумы әгъзасы Ринат Нургали, утырыш тәмамлангач Азатлыкка, "илебездә "мәхкәмә", "хокук" дигән сүзләрнең мәгънәсе бетте", диде.

"Яклаучылар һәм адвокат Камалова шул кадәр көчле дәлилләр китерде. Ни өчен бу мәхкәмә эше бетерелергә тиеш һәм Рәфис Кашапов акланырга тиеш дип детальләп әйтте. Гаепләүче тараф - прокурор бер сүз дә әйтә алмады. "Мин моны укыдым, шулай күрәм, мин моны җинаять итеп күрәм", дигәннән башка сүз әйтә алмады. "Ул хөкүмәткә каршы, ул дәүләткә каршы, димәк, ул илебезне җимерә". Менә чагыштырып карагыз позицияләрне. Нәтиҗәне җәмәгатьчелек үзе ясый", диде Нургали.

Шулай ук җәмәгать яклаучысы булган БТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев моны "1937 елның кире кайтуы" дип бәяләде.

"Бабайны 1937 елда алып киткәннәр, мулла булган. Минзәләдә ябып тотканнар. Ни өчен ябып тотканнар аны? Мәхкәмә дә булмаган, тикшерү дә булмаган. Кашаповның да гаепле икәненә бернинди дәлилләр дә юк, әмма ул утыра. Кемгәдер аның сәяси карашлары ошамый, шуның өчен утыра ул. 1937 ел Татарстанга килеп җитте", диде Зәкиев.


Милли хәрәкәт вәкилләренең Югары мәхкәмә Кашаповка хөкем карарын йомшартыр дигән өмете бар иде.

"Бу мәхкәмәдә Рәфис Кашаповка карата дөрес, хаклы фикерләр әйтелер, Чаллыда булган ялгышлар төзәтелеп, дөрес мәхкәмә карары чыгарылуга да өметебез бар", дигән иде Азатлыкка Гамил Камалетдинов.

Милли хәрәкәт ни хәлдә?

Рәфис Кашаповның кулга алынуына декабрь аенда бер ел була. Ул кулга алынгач та, мәхкәмә карары белән төрмәгә утыртылгач та бик күпләр бу күренешләрне татар милли хәрәкәтенә каршы гамәлләр, аерым алганда Рәфис Кашапов эшчәнлегенә киртә кую, ул җитәкләгән Чаллы ТИҮен тәмам юкка чыгаруга омтылышлар дип бәяләгәннәр иде. Менә кулга алудан соң бер еллап, мәхкәмә карары белән төрмәгә утыртудан соң ике ай чамасы вакыт узды. Чаллы һәм Татарстандагы милли хәрәкәттәге вазгыять ни хәлдә соң?

Чаллы ТИҮе җыеннары элек һәр дүшәмбе үткәрелсә, хәзер инде ике атнага бер тапкыр уза. Элекке елларда 30 август, Хәтер көне җыеннары Казанда чагыштырмача җанлырак, күбрәк кеше катнашында уза иде. Рәфис Кашапов төрле юллар белән Чаллы каласыннан, тирә-яктан Казанга баруларны оештыра алды.

Бүгенге милли хәрәкәт җитәкчеләренә һәм вәкилләренә гаепләү сүзе әйтергә җыенмыйбыз, шулай да Чулман буе шәһәрләреннән Казанга милли хәрәкәт чараларына халыкның барырга теләгән өлешенә бик зурдан кубып киртә куелды. Хәтер көненә Чаллыдан һәм Алабугадан берничә кеше генә, алары да ниндидер әйләнгеч юллар аша гына барып җитә алды. Калганнарның тентүләр, туктатулар белән юлларын кистеләр. Шушы башбаштаклыкларга карата мөнәсәбәт белдерү өчен Алабуга каласына җыелган милли хәрәкәт вәкилләрен, җитәкчеләрен җирдә аунатып, өстерәп полиция идарәсенә алып китәләр. Арытаба Албуга ТИҮе бүлмәсен дә тартып алалар. Шушыннан соң БТИҮ активисты, президиум әгъзасы Ринат Нургалигә, Алабуга ТИҮе активисты, журналист Фирдәвес Хуҗинга карата тикшерү комитеты тарафыннан ниндидер эшләр ачыла, аларны сорау алуларга чакырта башлыйлар. Өстәвенә, сорау алуларның эчтәлеген таратмау турында таләпләр куеп, имзалар да куйдыралар.

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлимгә карата да сентябрь аеннан ук басым, тентүләр, сорау алулар бара. Соңгы вакытта аңа, аның татар милләтенең аянычлы язмышына кагылышлы язмаларына, әсәрләренә, мөрәҗәгать-хатларына аеруча зур игътибар бирә башладылар. Янәсе, анда урыс милләтен кимсеткән фикерләр язылган. Милли хәрәкәт сафында булып эзәрлекләнүчеләр саны шушы шәхесләр белән генә чикләнми.

Кашаповка багышланган иҗат

Алдарак Чаллы ТИҮнең җыеннары атна саен узмаса да, ике атнага бер узуын искәртеп киткән идек. Шушы җыеннарны Рәфис Кашапов урынбасары Гамил Камалетдинов алып бара. Биредә Рәфис Кашапов турында да сүзләр, фикерләр күтәрелә. Октябрь аенда узган җыеннарның берсендә үзешчән шагыйрә Сима Сафинаның Рәфис Кашапов төрмәгә утыртылгач иҗат ителгән шигырен дә укыдылар. Анда мондый юллар язылган:

Демократия диләр илдә...
Демократия диләр илдә
Фикер хөрлеге диләр,
Кеше хокуклары диләр,
Халыклар дуслыгы диләр.
Ләкин миллиард талаганнар
Кануннар чыгарып утыра.
Туры фикер белдергәннәр
Рәшәткә артында утыра.
Утыра Рәфис Минзәләдә
Бер-бер җинаять эшләгән?
Юк, җинаять кылмаган,
Милләт фикерен белдергән.
Халык өчен янган җанны
Дивар сыйдыра алырмы?
Үз фикереңне җиткерү
Җинаять була алырмы?
Озакламый бер ел була
Рәфис кулга алынганга.
Сәбәбе-исәпләре халыкларны
Кысан иярдә тотарга.
Хәерчелек арта бара,
Кеше кадере тиен тормый.
Хәерче һәм надан белән
Идарә итү берни тормый.
РәфисҖан кулга алынгач,
Куркак җаннар өреккәндер,
Хөсет җаннар сөенгәндер,
Милләтпәрвәр көенгәндер.
Сәяси тоткын юк диләр.
Ләкин Рәфис бит төрмәдә!
Чиктән ашкан гаделсезлек
Бездә нәфрәт уята.
Син безнең белән Рәфис,,
Син милләтем аләме!
Иблис туе мәңге бармас,
Гаделлек бер җиңәр әле.
Гомер зая уза димә,
Халык өчен янылгандыр.
Халык өчен янган гомер
Йолдыз булып кабынгандыр.

Рәфис Кашаповка багышлап үз фикерләрен шигъри юлларга салучы Сима Сафина гына түгел. “Безнең гәҗит”тнең 28 октябрь санында Казан шәһәреннән Н.Габделбәревның “Кулларыгызны алыгыз!” дигән шигыре дә басылды. Шулай ук Рәфкат Ибраһимовның “Рәфис Кашапов өчен йөрәгем әрни” дигән язма да укучыларга беркадәр мәгълүматлар биргәндер.

Киләчәк җыеннарның берсендә Чаллы ТИҮе Рәфис Кашаповны "Милләт каһарманы" дип иглан итеп, шушы юнәлештә аңа кагылышлы язмаларга, мәкаләләргә, фотосурәтләргә бәйге башланачагын да хәбәр итәчәк. Бәйге шартларының нинди булуы шушы җыен утырышында бәян ителәчәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG