Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:37

"Татар милли хәрәкәтен таркату иң өстән килә"


"Татар милли хәрәкәтен таркату иң өстән килә. Коммуналчылар дәгъвасы барысы да әкият һәм уйдырма". Алабуга ТИҮенең соңгы утырышы шактый моңсу һәм күп сораулар белән узды.

Хакимият каршындагы биш катлы йорт базында Алабуга татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) үз җыеннарын егерме елдан артык уздырып килде. Менә 2015 елның ахырына таба шәһәр иҗтимагый хәрәкәте вәкилләренә монда җыелып сөйләшүләрне, фикер алышуларны тыйдылар. Бу эштә 21 октябрьдә Алабуга тәртип саклау органнарын кулланып, башбаштаклыклар кылып халыкны куркыту омтылышлары да булды.

Әлеге көч кулланулар уңаеннан шушы җыенда Алабуга ТИҮе активисты, журналист Фирдәвес Хуҗин шушы фикерләрен җиткерде: “Көч структураларының шулай кылануларына, көч куллануларына килгәндә, 2014 елның 27 декабрендә Русия Дәүләт думасы 2016 елның 1 гыйнварыннан Татарстан президенты статусын бетерү турында карар кабул итте. Белүебезчә, президентны Татарстан халкы сайлады. Узган ел Путин да Селигерда студентлар, яшь галимнәр белән очрашу вакытында бу уңайдан бирелгән сорауга “Татарстан җитәкчесен ничек атау ул Татарстан халкының үз эше, алар ничек хәл итә, шулай булырга тиеш” диде. Монда инде уң кул нәрсә эшләгәнне сул кул белми, кебегрәк килеп чыгадыр. Чөнки, президент әйткән сүзләрне инкяр итеп Дәүләт думасы мондый карар чыгарырга тиеш булмагандыр. Сүздә бер төрле, гамәлдә икенче эшләр кылулары турында сөйлидер бу күренешләр. Менә Алабуга ТИҮенең киңәйтелгән утырышында булган бәргәләүләр президент статусын бетерү юлында булган эшләрнең берседер, дип саныйм. Аларга президент атамасын юк иткәндә каршы чыгучылар булмавын телиләрдер”, диде.

Шушы чыгыштан соң Алабуга ТИҮе рәисе Рәфыйк Мәхмүдов: “Республика статусы белән шөгыльләнергә бүген Русиянең гомумән вакыты юк. Сугыш бара. Русиядә тирән кризис күзәтелә. Хәзер барлык чит илләр Русиягә дошман булды. Шушы вазгыятьтә Татарстан, президент атамалары белән шөгыльләнүдән башка Путинның башка эшләре дә җитәрлектер. Якын арада гына Татарстан президенты атамасы проблемы күтәрелмәстер. Шуңа, без дә бу мәсьәләне калдырып торып, бүген безгә нәрсә эшләргә, дигән сорауны хәл итү мәслихәтрәк булырдыр. Чөнки, алдарак белдерүемчә, шушы идән астында Алабуга ТИҮенең бүген соңгы утырышы уза. “Жилкомфортсервис” коммунал идарәсе җитәкчеләре иртәгәдән башлап биредәге барлык җиһазларны, безнең кирәк-яракларны алып китүебезне таләп итә. Биредә безнең әллә ни кыйммәтләребез юк. Анысына борчылмыйбыз. Әмма ТИҮ утырышларын уздыру өчен урын булмаса, халык җыеннарга йөрүдән туктаячак. Бу инде Алабугадагы милли хәрәкәтнең, ТИҮнең бетүен аңлата. Алар шушы максатны күз алдында тотып эшлиләр дә. Шуңа, киләчәктә ни рәвешле, кайда җыелачагыбызны уйлыйсы, хәл итәсе иде” диде һәм Рәфыйк әфәнде бина мәсьәләсен хәл итү турында кала җитәкчеләренә, кайбер эшмәкәрләргә дә мөрәҗәгать итүен белдерде.

Алабуга татар иҗтимагый үзәге очрашулары узган баз ишекләре

Алабуга татар иҗтимагый үзәге очрашулары узган баз ишекләре

Ләкин әлегә шәһәр башлыгы ялда булып, бу эшне карауны үз өстенә алучы табылмаган. Шунлыктан, Алабуга ТИҮе киләчәктә берничә җыенын коммунистлар бүлмәсендә уздыруны да күз алдында тота. Бу хакта алар белән инде фикер алышулар да булган. Заманында ТИҮ шушы бүлмәдә коммунистларга да җыелышлар уздыруга мөмкинлек бирүләрен дә искәрттеләр. Коммунистлар белән якынаюга каршы фикерләр әйтүчеләр дә булды. Ләкин Алабуга ТИҮен, аның җыеннарын саклап калу өчен әлегә шушы юлны кулайрак дип санаучылар да бар иде.

Фәрит Фәттәхов, Алабуга ТИҮе активисты: “Бүген ниндидер иллюзияләр булмасын иде. Русия дәүләте гомергә сугыш белән бәйле булды. Ул татарын да, башкортын да миллионлап кырды. Хәзер украиннар булган сугышлар белән бәйле тарихны өйрәнәләр, аларны бастырып та чыгаралар. Хәзер дә милләтләрне зурдан кубып кысу бара. Иҗтимагый хәрәкәтне таркату эше иң өстән килә. Мондагы ниндидер торбалар, ут-сулар, аренда түләүләре турындагы сөйләүләр, дәгъва белдерүләре барысы да әкият, барысы да ерунда. Монда ярдәм итүчеләр дә булмаячак. Шушы системадагы кешеләр шушы системада калу өчен безнең өчен бернәрсә дә эшләмәячәкләр. Алар “кормушкалар”ыннан алмасыннар өчен безгә каршы барысын да эшләячәкләр. Без аларга ышанырга тиеш түгел” дигән фикерен җиткерде.

Сәгать ярымлап барган җыенда алдагы утырышларны уздыру өчен бер бүлмәле фатир сатып алу, шушы ук базны арендага алу, тагын кемнәргәдер “өйдәш” булып керү турында тәкъдимнәр әйтелде. Андыйларга хәзерге фатирлар, аренда бәяләрен әйтеп, моның булмастай эш икәнлеген аңлатырга тырыштылар.

Биредә журналист Фирдәвес Хуҗинның тикшерү комитеты тарафыннан сорау алуларга чакырылуы турында да әйттеләр. Фирдәвес әфәндедән органнарның ниләр белән кызыксынулары турында сораучылар да булды. Ләкин аңа “сорау алуларның эчтәлеген читкә чыгармау турында”гы документка кул куйдырганнар булып чыкты. Шунлыктан, ни өчен сорау алуларга чакырулар булуына аңлатма бирелмәде.

Шушы утырышта язучы, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим дә катнашырга теләк белдергән булган. Ләкин соңгы вакытта, сентябрь аенда аның фатирында тентүләр булды. Аннан соң Казанга алып китеп сорау алулар оештырдылар. 11 октябрьдә Фәүзия Бәйрәмова һәм Раиф Галиев белән Казанга Хәтер көненә барганда кабаттан да тоткарлауларга, тентүләргә дучар ителде.

21 октябрьдә Айдар Хәлим Алабуга ТИҮенең киңәйтелгән утырышында катнашучыларны үзенең яңа әсәрләре белзн дә таныштырмакчы булды. Әмма утырышның бу өлеше булмый калды, органнар бәреп кереп, инде җәмәгатьчелеккә билгеле булган тар-мар итүне оештыралар. 30 октябрьдә органнар язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлимнән тагын да сорау алуларны дәвам иттте. Нәтиҗәдә ул “невыездной”га әйләнде. Чаллыдан чыгып китмәү, чыгып йөрмәү турында органнар кәгазьләргә дә имза куйдырган.

Айдар Хәлим

Айдар Хәлим

Айдар Хәлимгә карата органнар тарафыннан кулланылган чаралар турында Мөхәммәт Миначев имзасы белән "Ватан" халык демократик фиркасе исеменнән белдерү дә таратылды. Белдерүдә Татарстан хокук органнарының гамәлләре кискен гаепләнә. Язучы Айдар Халимгә карата башланган эзәрлекләүләрне туктату таләп ителә.

Айдар Хәлим үзе әлеге эзәрлекләүләрне язган китапларының эчтәлекләре, татар милләтенең, мөселманнарның Русиядә кимсетелүләре турында Русиянең иң югары хакимият, дин вәкилләренә юллаган хат-мөрәҗәгатьләре белән бәйли.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG