Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:17

Алабуга активистларын тоткарлауны коммунал түләүләргә бәйләмәкчеләр


28 октябрь узган Алабуга ТИҮнең атналык утырышына халык аз килгән иде. Анда 21 октябрь көнне хокук органнары милли хәрәкәт вәкилләренә каршы оештырган тар-мар итүләр турында сүз барды. Органнар бу гамәлләрен үзәкнең коммунал чыгымнарны түләмәвенә бәйләп калдырмакчы.

Утырышта хокук оешмалары тарафыннан оештырылган бәреп керүләрне, көч куллануларны, тоткарлауларны татар милли хәрәкәтен тагын да көчсезләндерү, бөтенләй юк итәргә омтылыш дип бәяләделәр. Шушы бәреп керүләрне, халыкны җиргә егып салып полиция идарәсенә алып китүләрне хакимият, хокук органнары хәзерге вакытта көнкүреш, су торбаларына, электр лампочкаларына бәйләп калдырмакчы. Янәсе, ТИҮ җылылык өчен түләми.

Бу хакта әлеге җыенда Алабуга ТИҮе рәисе Рәфыйк Мәхмүдов җиткерде. Аның әйтүенчә, “ТИҮ вәкилләрен бәргәләп атуның икенче көнендә шушы подвалдагы бүлмәгә төрле коммунал хезмәтләрнең вәкилләре килә. Алар мондагы лампаларны санап чыгалар, су һәм җылылык торбаларын адымлап үлчиләр, аларның диаметрларын билгелиләр. Шушы эшләр башкарылгач, Рәфыйк әфәндегә актка кул куйдыралар. Алга таба сезгә җылылык һәм ут өчен түләргә кирәк булачак дигән сүзләрне дә җиткерәләр алар. Моңа ТИҮ рәисе аптырашта калуын белдерде. Алабуганың элекке башлыклары Ишков, Гафуров чорларында бернинди дә түләүләр турында сүз булмавын да әйтеп китте ул шушы җыенда.

Азатлык хәбәрчесе Алабугада милли оешмаларга эш йөртү өчен биналар бирү-бирелмәве белән дә кызыксынды. “Бездә милли-мәдәни оешмаларга, мәсәлән, урыс, керәшеннәргә аерым бүлмәләр, урыннар бирелгән. Алар өчен бар түләүләрне, шул исәптән суын, җылысын, утын, тегендә-монда йөрү чыгымнарын Алабуга хакимияте үз өстенә ала тора. Ә идән астындагы татар оешмасыннан әллә ниләр таләп итмәкче булалар”, диде Рәфыйк әфәнде

Утырыш барышы

Утырыш барышы

Утырышта Татарстан Аксакаллар шурасы рәисе Раиф Галиев шундый күренеш уңаеннан фикерен белдерде. “Түбән Кама каласында дистәләгән милли оешма бер түбә астында эш йөртә. Бар түләүләрне шәһәр хакимияте үзе күтәрә. Ә алар дуслык, туганлык, татулык һәм бердәмлек турында җырлар җырлап, биюләр биеп йөриләр. Беркем дә аларның ничә лампа яндырганын, бүлмәдә нинди диаметрлы торбалар куелуын сорап, исәпләп интектерми. Еллар буе Татарстандагы әрмәннәре, азәрбайҗаннары, яһүдләре, керәшеннәре, Идел буе халыклары барысы да үзләре өчен билгеләнгән биналарда шау-гөр килеп җыелышлар, чаралар, тамашалар уздырып яталар. Ә биредә хуҗа булган, булырга тиешле татар үзенә сөйләшеп утыру, фикер алышу өчен урын таба алмый. Адәм көлкесе. Фикер алышу өчен җыела торган идән астын да тартып алырга маташалар. Әле нинди юллар белән, милли хәрәкәт аксакалларын җирдә аунату юлы белән“, диде ул.

Бу очракта Чаллыдагы Халыклар дуслыгы йорты турында да искә төшерү урынлы булыр. 2000 елларда Рәшит Хәмәдиев Чаллы хәкиме булганда, Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев катнашында Дуслык йортын ачу тантанасы булды. Биредә әрмән, азәрбайҗан, башкорт, чуаш, мари, мукшы, керәшен һәм башка халык вәкилләре Татарстан башлыгына зурдан-зур рәхмәтләрен ирештергәннәр иде. Сөенмәслек тә түгел, аларга “Чишмә” исемен йөрткән, Татарстанның атказанган артисты Азат Хөсәенов җитәкләгән иң күркәм мәдәният йортын бирделәр. “Сез бу йортка керегез, урнашыгыз, иҗат итегез, кичәләр уздырыгыз. Монда булган өчен акча түләү турында борчылмагыз. Коммунал түләүләр шәһәр өстендә булачак. Әле үзегезгә хезмәт хакы да түләнәчәк. Моның барысын да Татарстан күтәрәчәк”, дигән сүзләр, фикерләр яңгырады. Шушында каяндыр Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов килеп чыгып, тоткарларга тырышулар булуга, микрофонны бирмәүләр булуга карамастан, мондый белдерү ясаган иде:

“Менә шушы Халыклар дуслыгы йортын ачар алдыннан гына Чаллы ТИҮе бинасына ОМОНнар китертелеп, бар булган җиһазны, документларны алып чыгып киттеләр. Мондагы халыкны бәргәләп чыгардылар. Аннан соң Чаллы ТИҮе бинасы ишекләрен тимер белән ябыштырып куйдылар. Чаллыда бар халыкка, шул исәптән яһүдләр һәм керәшеннәр өчен дә биналар, бүлмәләр бирелә. Татар иҗтимагый үзәген тукмыйлар, бүлмәләрен тартып алалар. Без сезгә, милли җәмгыятьләргә көнләшеп карыйбыз. Иркенләп шушы хөкүмәт бүлмәләрендә эшләгез, иҗат итегез. Иртәме-соңмы, Татарстан җитәкчеләре дә аңнарына килер, үз татарлары өчен дә эш йөртү, иҗат итү өчен бүлмәләр, биналар бирер, бергәләп эшләрбез”, дигән фикерләрне әйткән иде Рәфис Кашапов.

Бу хактагы фикерләр шул заманда “Азатлык”тан да яңгыраган иде. Шул вакытлардан бирле ниләр үзгәрде? Чаллы ТИҮе бинасы тартып алынгач, Түбән Камада да шундый ук күренеш булды. Ләкин биредә халык күтәрелеше булу сәбәпле, "Техниклар" мәдәният йортыннан татар милли хәрәкәте вәкилләренә урын бирелде. Аннан инде БТИҮ бинасы тартып алынды. Менә чиратта Алабуга ТИҮе урнашкан баз.

Утырыш барышы

Утырыш барышы

Җыенда милли хәрәкәт активисты Фирдәвес Хуҗин хокук органнарының хокук бозулары хакында “Звезда Поволжье” газетына тәфсилләп язуын җиткерде. Икенче төркем инвалид Тәлгать Мөхәммәтшин үзен 21 октябрьдә полициягә алып китеп бармак эзләрен алу, фотога төшерүләрне канунсызлык, башбаштаклык дип атады. “Алабуга ТИҮенә коммунал түләүләр ясыйлар икән, моннан чыгармасыннар өчен мин кулдан килгәнчә, ай саен 200-300 сум бирергә ззер”, дип белдерде ул.

Узган җыенда шушы көч куллануларны, өстерәүләрне, кешеләрне полиция машинасы арбасына ташлауларны махсус хезмәтләр, ФСБ вәкилләре оештыруны ассызыклап әйттеләр. “ФСБ, тикшерү комитеты ниндидер подвал, ниндидер аренда, ниндидер җылылык, су һәм торбаларны юллап йөрми. Әлеге идән асты бинасы кемгәдер кирәк булган, бәлки шуңа арт ертып тырыша торганнардыр дигән уйлар туды. Анысы бер, әмма Татарстан күләмендә эш алып бара башлаган Алабуга ТИҮен тәмам таркату беренче урында торадыр,” дигән фикерләр еш әйтелде биредә.

21 октябрь җыенын таркатуда, кулга алуларда өлкән лейтенант Сергей Романов зур эшчәнлек күрсәтте. Аның күрсәтмәләрен, "гражданский" киемдәге бу кешенең боерыкларын полиция майорлары да берсүзсез үтәде.

Кем ул Сергей Романов? Татар радиосы журналисты буларак аңа бу көнне татарча да мөрәҗәгать иттек. Алабуга ТИҮе бинасында паспортлар таләп итә башлагач, тагын да, журналист буларак, без аның исем-фамилиясе, кайда эшләве белән кызыксындык. “Сергей Романов, следственное управление”, диде ул.

Шулай ук биредә тагын гражданский”дан булган Сергей Волков белән дә танышкан идек. Анысы да “шул хезмәтләрдән”дигән ишарә ясады.

Инде Алабуга эчке эшләр идарәсендә журналистның беренче карауга ук ватык, җимерелгән фотоаппаратын китереп биргән өлкән лейтенант Сергей Романовның тагын бер тапкыр кайда эшләве белән кызыксынабыз. Чөнки шушы полиция бинасында аның ФСБ хезмәткәре булуы турында берничә кешедән сүз чыкты. Кайда эшли? “Мин старший лейтенант уголовного розыска”, диде ул.

Соңгы берничә көн сөйләшүләр барышында телефон аша Сергей Романовның кем икәнен ачыкларга тырыштык. Алабуга тикшерү комитеты җитәкчесе Әмирҗанов әфәнде биредәге тикшерү комитетында Романовның да, Волковның да эшләмәүләрен, андый кешеләрнең булмавын белдерде. Алабуга прокуратурасы да бу кешеләр хакында әйтә алмады. Алабуга эчке эшләр идарәсе башлыгы Понамаревның эшләре тыгыз иде. Аның урынына сәркатип белән генә сөйләштек. Сәркатип ханым бөтенләй башка юнәлеш алды. “Романов һәм Волков бездә участок уполномоченныйлары булып эшлиләр”, диде. Без шунда лейтенант-уполномоченныйларның ничек итеп, кайчаннан башлап полиция майорларына боерыклар бирә башлавы белән кызыксынабыз. Элемтә өзелә.

Җыенда катнашучылар “Безнең гәҗит”тә басылган язмалар белән дә, хокук яклау органнарына бирәсе шикаятьләр белән дә таныштылар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG