Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алабугада татар активистлары тоткарланды


Алабугада полиция Татар иҗтимагый үзәге утырышында катнашкан активистларны көч кулланып урамга алып чыкты, җиргә егып салды һәм машиналарга төяп полиция бүлегенә алып китте.

Бу хакта шушы утырыш турында хәбәр әзерләргә җыенган Азатлык хәбәрчесе белдерде. Төштән соң язучы, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим, Татарстанның аксакаллар шурасы рәисе Раиф Галиев, Алабуга Татар иҗтимагый үзәге активисты Фирдәүс Хуҗин, бүлекчә җитәкчесе Рәфыйк Мәхмүтовны тоткарлап полициягә китерәләр. Алар белән бергә Азатлык хәбәрчесе Гафиулла Гәзиз дә тоткарланды. Тикшерү комитеты вәкилләре аның видеокамерасын тартып алган, җыелыш барган урыннан урамга типкәләп, көч кулланып чыгарган вакытта фотоаппаратын да төшереп ватканнар.

Тоткарланганнарны кичке җиделәр тирәсендә генә чыгарганнар.

21 октябрьдә Алабуга Татар иҗтимагый үзәге үзенең чираттагы утырышына җыелган иде. Чарага Түбән Кама, Чаллыдан да татар активистлары килгән. Җыелышта 30лап кеше булган.

​Җыелыш башланып 10 минут та үтәргә өлгермәгән, залга унлап полиция һәм тикшерү комитеты хезмәткәрләре кереп, паспортларыгыз бармы дип тикшерә башлаган. Активистлар тикшерү үткәрергә сезнең кулда нинди рөхсәт язуы бар дигән таләп куйган. Полиция, янәсе, җыелыш булган йортта яшәүче бер ханым полициягә шалтыратты һәм тынычлыгымны бозалар дип әйтте, безнең һәр шалтыратуны тикшерергә хакыбыз бар, дип белдергән.

Шуннан соң җыелыш шәһәр хакимиятенә барып, бу хәлне тикшерергә кирәк дип тавыш биргән. Полиция дә ТИҮнең бу карарын хуплаган кебек кыланган, ә урамга чыккач активистларга ябырылган.

Кайберәүләр Татар иҗтимагый үзәге чарасына паспорт алып килүне кирәк санамаган булган.

​Айдар Хәлимне, Татарстанның аксакаллар шурасы рәисе Раиф Галиевне һәм башкаларны көч кулланып җиргә егып салганнар. Аннан соң кулларын борып, өстерәп автобуска кертеп тутырганнар.

Раиф Галиев
Раиф Галиев

Раиф әфәнде полициянең бу көч куллануы турында Татарстанның кеше хокуклары вәкиле Сәрия Сабурская һәм Татарстанда эчке эшләр идарәсе башлыгы Артем Хохоринның кабул итү бүлмәсенә дә шалтыратып әйткән.

"Типкәләп, аякларыбызны, кулларыбызны боруны мин кеше үтергән җинаятьчеләргә карата гына кулланалар дип уйлый идем. Русия Конституциясендә илнең күп милләтле булуы һәм төрле дин тотучылар яшәве турында әйтелгән. Полиция хезмәткәрләре без бу илнең ватандашлары буларак, безне сакларга тиеш, ә алар безне җирдә дуңгыз урнына аунаттылар.

Мин былтыр үлемнән калган кеше, Алабугада реанимациядә яткан идем. Бүген җирдә ауната башлагач, тагын йөрәгемнең хәле китте. Үләр хәлгә җитә башлагач, ашыгыч ярдәм чакырыгыз дип ялвардым. Яшыгыч ярдәм килеп хастаханәгә алып китте. Дарулар биреп әзрәк тынычлангач, хәзер менә монда полиция бүлегенә китерделәр", дип сөйләде Раиф Галиев.

Алабуга полициясенең канун бозып көч куллануын Айдар Хәлим татар милли хәрәкәтен бөтенләй юк итү өчен оештырылуын әйтә.

Айдар Хәлим
Айдар Хәлим

"Болар күрәсең һәркайда да шундый операцияләр үткәреп, провокацияләр оештырып Татар иҗтимагый үзәге - ТИҮ дигән төшенчәне 2016 ел башына кадәр юк итәргә омтылалар. Аларның татар милли хәрәкәтен бөтенләй тар-мар итәселәре килә. Мин Татарстан президенты дигән атаманы алып ташлауга әзерлекнең соңгы адымнары түгел микән дип тә уйлыйм", ди Айдар Хәлим.

ТИҮнең Алабуга бүлеге киләчәккә планнар кору, Хәтер көне алдыннан булган тоткарлауларны булдырмау өчен нинди чаралар күрергә кирәклеге турында сөйләшергә җыенган булган.

11 октябрьдә Хәтер көненә юл алган Кама төбәге активистларын полиция тоткарлап Казанга җибәрмәде, полиция бүлегенә алып киткән иде.

25 сентябрь иртәсендә Чаллыда яшәүче язучы, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлимнең өендә тентү уздырылып, аны сорау алу өчен Казанга полиция идарәсенә алып киткән иделәр. Бу хәлдән соң Айдар Хәлим: "Милли хәрәкәткә басымның иң нечкә төрләрен куллана башладылар", дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG