Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:33

Әле генә Төркиядән кайткан Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов 28 декабрьдә Казан тикшерү комитетына озатылды.

Якшәмбе иртәсендә ФСБ һәм полиция хезмәткәрләре Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашаповның фатирында һәм эш урынында тентү уздыра. Гаепләү карары белән таныштырып торуны кирәк санамыйлар. Шушылар хакында без Рәфис Кашаповның тормыш иптәше Нурзия ханымга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Нурзия ханым, Рәфис әфәнде быелның ноябрь ае башларында Төркиягә киткән иде. Сүз башында шунда барып кайтуның максатларын әйтеп китә алмассызмы?

– Ул Төркиягә бераз дәвалану өчен киткән иде. Чөнки 2000нче еллар башында булган һөҗүмнән соң ул даими башы авыртуга зарланды. Төркиядәге тау, диңгез һаваларының шифасы тимәсме дигән иде.

Менә Төркиядән кайтуга диярлек аны кулга алып Русия тикшерү комитетының Татарстандагы бүлегенә Казанга озаттылар.

​Әйе, менә бүген иртәнге 6 сәгать 40 минутта бер төркем ФСБ һәм полиция кешеләре өйгә килеп тентү уздырдылар, аны кулга алып Казандагы ФСБ тикшерү комитетына алып киттеләр. Алар килгәч тә ниндидер җинаять эше ачылу турында безгә ниндидер карар (постановление) күрсәттеләр. Ул карар белән танышырга теләсәк тә, аны кулыбызга бирмәделәр. Үзләре тотып торып кына безгә укыттылар. Анда нинди маддә буенча гаепләү белдерелүен дә күрмәдек, нигә гаепләнүе хакында да әйтелмәгән иде. Бары 83859нчы санлы җинаять эше ачылу турында гына сүзләр бар иде.

– Сез кулга алырга килүчеләрдән сорадыгызмы ни өчен кулга аласыз дип?

– Сорадым. Әле кулга алу, җинаять эше кузгату турындагы карарның бер нөсхәсен миңа калдыруны да таләп иттем. Чөнки ул адвокат яклау эшен башлап җибәргәндә дә нәрсәгәдер таянып эшли башлау өчен зарур иде. “Юк, мондый карар сезгә “не положено”, гаепләү карарын Казанга баргач Рәфиснең үзенә бирәчәкләр”, диделәр. Кануннарга каршы килерлек нинди гамәлләр башкаруы турындагы сорауларым да җавапсыз калды. Ә миңа тентү уздыру турындагы беркетмәне генә калдырдылар. Шунда Рәфис тә әйтте, “Мин сезнең беркетмәләрдә, карарларыгызда җинаять эше ачылу сәбәпләрен күрмим”, диде. Аңа да “Анда сезгә аңлатырлар, гаепләү карарын бирерләр” дигән җавапны бирделәр. Мин дә, каушауданмы, гаепләү белдерү маддәсен күрмәдем. Бары “27 декабрьдә 83859нчы санлы җинаять эше ачылды” дигән юлларны гына укый алдым.

– Тентү барышында нәрсәләр алынды?

– Рәфиснең Русия һәм чит илләргә чыга торган паспортларын, компьютерын, вай-фай җайланмасын, телефонын, эш кәгазьләрен алдылар. Шуның белән өйдәге бар элемтәләр дә өзелде.

– Кулга алу сәбәпләрен үзегез ничек фаразлыйсыз?

– Бөтен татар, мөселман, төрки дөньяны, Украинаны, кырымлыларны яклап чыккан иде ул. Рәфис миңа да әйтте, “Менә шушы юнәлештәге чыгышлар, мөрәҗәгатьләр өчен мине кулга алалар”, диде.

Әлеге күренеш уңаеннан БТИҮ рәисе урынбасары Галишан Нуриәхмәтов фикерен дә белештек.

“Рәфиснең Төркиядә икәнен белә идем. Ә менә кайтуы хакында ишетмәгән идем. Аңа органнар кулга алганчы, тентү уздырганчы гаебен күрсәтергә тиешләр иде. Ә монда кулга алу сәбәбен күрсәтмиләр. Демократия булмаган илдә моңа гаҗәпләнәсе дә юктыр.

Русиядә хәзер җинаятьләр кодексына төзәтмәләр, яңа маддәләр кабул ителеп ята. Хәзер шушы яңа маддәләр буенча, терроризм, экстремизм дип теләсә кемгә барып бәйләнү юллары ачыла. Авызыңны үлчәп ачмасаң, теләсә кайчан ябып куюлары бик ихтимал. Илендә бит кануннар өстенлек итми”, диде Галишан әфәнде. Без аннан Рәфис Кашаповка яклаучы булдыру мәсьәләсе хакында да кызыксындык. “Без бу эш өстендә уйланабыз, фикерләшәбез. Һичшиксез, яклаучылар булыр” дигән сүзләрне җиткерде Галишан Нуриәхмәтов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG