Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 09:59

Чаллыда мәктәп ачу тантанасында татар теленә сан булмады. Казанның иң зур мәктәбенә 360 бала, ә Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенә өч бала беренче сыйныфка килде.

Чаллыда яңа мәктәп ачылу тантанасында шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев бер генә татарча сүз дә ычкындырмады. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та чара вакытында үрнәк була алмады. Аның чыгышында бары тик "Исәнмесез! Бәйрәм белән! Исәнлек-саулык барчагызга!" дигән сүзләр генә яңгырады.

Мәктәп ишегалдына меңләгән бала, ата-ана иде. Аларның күбесе татарча сөйләшә. Миңнеханов сүзен кыска тота. "Мы знаем, что город Набережные Челны по уровню качества образования занимает ведущее место в нашей республике. И эту традицию нужно сохранять. С праздником. Исәнлек-саулык барчагызга", дип чыгышын тәмамлады ул.

"Татарча чыгыш, татар мәгарифе, татар теле турында фикер әйтү дә, биредәге татар балаларында ана теле өчен горурлык хисләре уятыр һәм башка милләт балаларында да бу илдә әле татар теле барлыгын да, аны хөрмәт итәргә кирәклеген дә искәртер иде", дип пышылдашучы укытучылар да булды.

Яңа мәктәпнең директоры Алинә Кәримова тарафыннан да бер генә татарча теләк һәм котлау сүзе дә чыкмады. Укучылар президент алдында биеде, шигырьләр сөйләде. Шигырьләр кабаттан да урыс телендә яңгырады. Шулай да кыска гына бер шигырьдә "...якты, матур мәктәп өчен рәхмәт Рөстәм абыйга!" дигән юллар да булды.

Рөстәм Миңнеханов (с) һәм Әлфия Когогина

Рөстәм Миңнеханов (с) һәм Әлфия Когогина

Президент әлеге шигьри юлларны ишетә алмады кебек. Чөнки әлеге чыгышлар барышында Русия Думасына намзәт Әлфия Когогина президентны ниндидер сораулар белән гел читкә җәлеп итеп торды.

Тантанага президент килгәнче сәгатьләр буе кадетлар һәм аларның укытучылары хәрби маршлар уйнап торды. Хәрби киемле үсмерләр булачак мәктәпнең юнәлешен дә билгеләде кебек. Мәктәп чараларында хәрби оркестр уйнау, барабаннар кагу соңгы вакытта гадәти күренешкә әйләнеп бара.

Мәктәп ачу тантанасында хәрби киемдәге оркестр

Мәктәп ачу тантанасында хәрби киемдәге оркестр

Чаллыда соңгы егерме елдан артык чорда бер генә мәктәп тә төзелмәде. Узган ел шәһәр хакимияте Казан белән килештереп, 37нче мәхәлләдә яңа мәктәп салу турында карар кабул иткән иде.

Әлеге 30нчы санлы мәктәп шактый үзенчәлекле. Биредә быел башлангыч сыйныфларга зур игътибар бирелгән. Беренче сыйныфлар - унике, икенче сыйныфлар - тугыз. Икенчедә бер генә дә татар сыйныфы юк.

Беренче сыйныфларның икесендә татарча укытылачак, дип ышандырды Чаллы мәгариф идарәсе башлыгы Винер Хәмитов. Шушы ук сүзләрне мәктәп директоры Алинә Кәримова да әйтте. Ләкин "Азатлык" татар яшьләре берлеге вәкилләре Тәлгать Әхмәдишин һәм Дамир Шәйхетдин белдерүенчә, моннан ун көн элек кенә бу мәктәптә татар сыйныфлары булмаячагын әйткәннәр. Алар ашыгыч рәвештә Татарстан мәгариф министрлыгына, Чаллы мәгариф идарәсенә татар сыйныфлары булдыруны таләп итеп мөрәҗәгатьләр юллаган. Алар нинди дә булса җавап алмаганнар, ләкин ун көн эчендә бу мәктәптә ике татар сыйныфы оештырылуына ышанып та бетмиләр.

Чаллыдагы яңа мәктәп

Чаллыдагы яңа мәктәп

Азатлык мәктәп ачуда катнашкан Татарстан мәгариф министры Энгел Фәттаховка, Чаллы башкарма комитеты рәисе урынбасары Рамил Хәлимовка татар мәктәпләре, андагы уку әсбаплары хакында сорау бирергә җыенган иде. "Соңрак, соңрак", диде Энгел әфәнде. Чара тәмамлангач та, Фәттахов әңгәмә "булыр-булыр" дип китеп барды.

Чаллыдагы 2нче татар гимназиясенең икенче сыйныфында укучы Илхан Әхмәдишин яңа мәктәптән чыгып килүче Татарстан мәгариф министры янына ук килеп: "Министр абый, нигә мине 2нче татар гимназиясендә татарча укытмыйлар?" дигән сорау бирергә өлгергән. Илхан сүзләренчә, шулай ук аның соравы җавапсыз калган.

Яңа мәктәптән ерак түгел генә тагын бер мәктәп бинасы төзеләчәк икән. "Менә анысында милли мәгарифкә өстенлек бирелергә мөмкин", диде Азатлыкка мәгариф түрәләренең берсе.

Урта Кирмән мәктәбенә өч бала укырга керде

Урта Кирмән мәктәбенең беренче сыйныф укучылары

Урта Кирмән мәктәбенең беренче сыйныф укучылары

Узган ел Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенә беренче сыйныфка дүрт бала килгән булса, быел өчәү генә иде. Бу мәктәпкә укучылар алты авылдан җыелган булуга карамастан быел 39 гына бала белем алачак.

"Киләсе елга балалар күбрәк булачак. Чөнки Кече Кирмәндә бары тик башлангыч мәктәп кенә калачак. Өлкән сыйныфлар безнең авылга киләчәкләр. Урта Кирмән мәктәбе төп мәктәп булачак", диде Азатлыкка мәктәп директоры Ренат Садриев.

Мәктәп директоры Ренат Садриев

Мәктәп директоры Ренат Садриев

Урта Кирмән мәктәбендә рус һәм инглиз телләрен санамаганда барлык дәресләр дә бары тик татар телендә генә укытыла. Шул исәптән математика, тарих һәм башка фәннәр дә.

Директор сүзләренчә, фәннәрне татарча укысалар да, БДИны укучылар яхшы бирә.

Арташ, Кече Кирмән, Уразбахта, Норма, Нурмински авылларыннан балаларны Урта Кирмәнгә махсус автобус җыеп алып килә, укудан соң аларны өйләренә дә алып кайта. Авыллар арасы биш чакрымнан 15 чакрымга кадәр ераклыкта урнашкан.

1 сентябрь көнне яңа уку елы белән котлап мәктәпкә җирле хуҗалык җитәкчеләре дә, район хакимиятеннән рәсми кунак та, авылның имамы да килгән иде. Алар барысы да укучыларны яңа уку елы белән котлап, беренче сыйныфларга үзләренең бүләкләрен дә тапшырдылар.

Мәктәпкә килгән түрәләр укучыларны яңа уку елы белән котлый

Мәктәпкә килгән түрәләр укучыларны яңа уку елы белән котлый

​Соңыннан мәктәпкә килгән кунаклар "Ни өчен авылда балалар аз, ни өчен мәктәпләр ябыла?" дигән сорауларга җавап эзләде.

"Болар барысы да 1990нчы елларда булган сәясәткә барып тоташа инде", диде Урта Кирмән авыл шурасы җитәкчесе Булат Хәсәнов.

"Ул вакытта бит шәһәрләрдә зур заводлар да ябылып бетте, балалар бакчаларын да юк иттеләр. Ә авылда да шул ук хәл. Хезмәт хакына акча түләмәделәр, бартер заманасы иде бит ул. Колхозлар таралды, малларны хезмәт хакы өчен бирделәр. Чөнки хуҗалыклар үзләрен үзләре туйдыра алмады. Гомумән, халыкны җирдән аердылар. Малларны алып китеп башка совхозларга кушу очраклары да булды.

Эшсез калган халык, бигрәк тә яшьләр гаиләләре белән эш эзләп авыллардан китте. Яшьләр булмагач, балалар да юк. Әгәр дә алар барысы да эш белән тәэмин ителеп авылларда калган булсалар, авыл гөрләп яшәр иде. Хәзер инде юллар да бар, мөмкинлекләр дә ачылган кебек. Ләкин авылга кайтып эш башлаучылар юк дәрәҗәсендә. Чөнки эш башлаган кешеләр өчен дә гел уңайлыклар гына тудырылып тормый шул", дип дәвам итте сүзен Хәсәнов.

Урта Кирмән мәктәбе укучылары

Урта Кирмән мәктәбе укучылары

​Урта Кирмән белән Арташ авылында 190 хуҗалык бар. Ул хуҗалыкларда барлыгы 520 кеше яши. Шуңа карамастан, бу ике авылдан беренче сыйныфка бары тик 2 бала килгән. Кече Кирмән мәктәбендә тагын да азрак, анда бөтен мәктәбенә барлыгы 20 бала гына 1 сентябрьдә укырга килгән. Ике катлы зур мәктәпне тоту финанс яктан үзен-үзе акламый, киләсе елга анда да мәктәп бары тик башлангыч мәктәп кына булып калачак, диделәр.

Әгәр дә туган телдә белем алучы мәктәпләр бер-бер артлы ябыла башласа, туган телнең хәле бик мөшкел булып калачак дип фикерләште бәйрәм тантанасыннан соң укучыларны котларга килгәннәр.

Казанда иң зур мәктәпкә 360 бала беренче сыйныфка килде

Казанның иң зур 179нчы урта мәктәбенә быел 360 бала беренче сыйныфка укырга керде. Аларны ун сыйныфка бүлделәр. Һәр сыйныфта 36 бала белем алачак. Биредә барлыгы 1125ләп укучы белем ала. Бәйрәм русча гына үтсә дә, әти-әниләр арасында, мәктәп эчендә татарча сөйләшүләр шактый ишетелеп торды. Мәктәптә күпчелек элмә такталар да ике телдә язылган.

Кәпәй-Кобау мәктәбенең кайчан төзекләндереләсе билгесез

Башкортстанның Бүздәк районындагы данлыклы татар авылы Кәпәй-Кобауда быел җәй башында урта мәктәп бинасының бер өлеше җимерелеп төшкән иде. Хәзер әлеге зур авылның балалары күршедәге кечерәк мәктәпләргә йөреп укырга мәҗбүр. Ә җимерелгән мәктәпнең кайчан төзәтеләсе мәгълүм түгел. Кәпәй-Кобау мәктәбе бик иске дә түгел иде, 35 ел элек кирпечтән төзелгән.

Республикада татар мәктәпләре һәм гимназияләренең аз булуын татар җәмәгатьчелеге вәкилләре әледән-әле белдереп килә. Уфадагы 65нче һәм 84нче татар гимназияләрендә башка милләт балалары да белем ала.

"Ләйсән" вокаль ансамбле чыгышы

"Ләйсән" вокаль ансамбле чыгышы

65нче гимназия укытучылары милли мәгарифкә кагылган тискәре күренешләргә карамыйча, башкаларга үрнәк булырга тырыша. Укучылар төрле олимпиадаларда һәм иҗади бәйгеләрдә һәрдаим җиңүләр яулый.

Быелгы уку елында беренче сыйныфка 56 бала кабул ителгән. Алар ике сыйныфка бүленә. Ә 11 сыйныфны быел 24 укучы тәмамлаячак. 65нче гимназиядә барлык сыйныфларда да тәүге дәрестә "Минем киләчәк һөнәрем" темасына сөйләштеләр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG