Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интернетта яраткан җырларга багышланган марафон бара


Интернетта #ЯратканЖырым марафоны бара
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:13 0:00

Интернетта #ЯратканЖырым марафоны бара

Татар яшләре интернетта игълан иткән #яратканжырым марафонында яшьләр дә, олылар да, Казандагы һәм читтәге татарлар һәм башка милләт кешеләре дә катнаша. Инстаграмда җырлар яздырган видеолар саны 600дән артып китте һәм алар меңнәрчә тапкыр каралды. Азатлык иң кызыклы видеоларны туплады.

Бу яңа марафонны милли һәм заманча чаралар белән танылган "Минем яраткан татар телем" аккаунты башлап җибәрде. Бу юлы ул аны tatar_malay һәм kizik_mizik исемле меңнәрчә кешелек инстаграм аккаунтлары белән бергә алып бара.

Кулланучылар җырларны тизәйткечләргә һәм Тукай шигырьләренә караганда күбрәк ярата ахрысы, #яратканжырым марафоны элеккеләрдән куәтлерәк бара. Моны оештыручылар да таный. Якынча бер айда инстаграмга инде 600дән артык видео кертелгән һәм алар көн саен өстәлеп тора.

Марафонга авылдагы һәм шәһәрдәге татарлар да, әбиләр дә, бәбиләр дә кушылды. Татарстан һәм Башкорстаннар да, Петербур, Мәскәү, АКШ һәм Бельгиядәге милләттәшләр дә катнашты, корея милләтеннән бер егет татарча көйләп видео яздырды. Татар җырчылары һәм кечкенә балалар катнашкан видеолар аеруча попуяр. Кайбер видеолар 2-5 мең тапкыр каралган.

Инстаграмда "Минем яраткан татар телем" аккаунтын алып баручы Әлфия Бәдретдинова Азатлыкка: "Мондый чаралар оештырып без бөтен дөньядагы татарларны берләштереп, татар мәдәниятен дөньякүләм популярлаштырга телибез" диде.

#яратканжырым марафоны кызган мәлдә яшьләр тагын бер чараны игълан итте. Бу юлы алар дөнья татарларын татарча бию көенә биетмәкче. Чараның хэштегы -#татарларбии дип атала.

XS
SM
MD
LG