Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар Instagram-ында #тизәйткеч дулкыны җәелә


"Тизәйткеч чарасы артында бары энтузиаст яшьләр генә тора"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:37 0:00

Социаль челтәрләрдә #тизәйткеч хештегы белән барган марафонны яшьләрне татар телен өйрәнергә этәргән 4-5 татар активисты башлап җибәргән. Алар әйткәнчә, бу гамәл тулысынча үз акчаларына һәм бары энтузиастлык белән генә алып барыла. Көннән көн әлеге кампаниягә иярүчеләр арта бара.

Башта Инстаграм челтәрендә #minemyaratkantatartelem дигән кулланучы игътибарны җәлеп итте. Анда 21 февраль, халыкара Ана теле көнендә 11 сәгать 11 минутта флешмоб башлау турында игълан ителеп кенә калмыйча, аның барышында 1111 татарның нәрсә эшлиячәген белергә, фараз кылырга тәкъдим ителде. Аккаунтны алып баручы кеше дөрес җавап бирүче һәм якын килгән 3 кешене селфи таяклары белән бүләкләде.

Инде билгеләнгән сәгать һәм минут килеп җиткәч, #тизәйткеч чарасы башланып китте һәм беренче булып танылган артист Марат Бәшәров видеосы чыкты. Аннан соң, "Голос.Дети" тамашасында танылган Сәидә Мөхәммәтҗанова, халык җырчысы Хәмдүнә Тимергалиева, Татарстан мәгариф министры Энгел Фәттахов һәм башка танылган татарларның видео язмалары пәйдә булды.

Шулай ук гади татар яшьләре һәм олылар да тизәйткечләр өйрәнеп Инстаграмга һәм башка челтәрләргә күпләп җибәрде. Берничә көндә әлеге чарага 20дән артык кеше кушылды һәм анда катнашучылар көннән-көн арта бара.

Инстаграмда #тизәйткеч эстафетасы
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:50 0:00

Шундый үзенчәлекле һәм оешкан төстә барган проект артында берәр иҗтимагый оешма, вакыф, акчалы спонсор, берәр министрлык тора дип уйларга мөмкин иде, әмма бу алай булып чыкмады.

Азатлык хәбәрчесе әлеге аккаунтны алып баручы шәхес белән элемтәгә керде һәм күпләрне борчыган сорауларны юллады.

#Тизәйткеч кампаниясен башлап җибәргән #minemyaratkantatartelem аккаунтын алып баручы кеше күп кенә милли чараларда катнашкан активист Әлфия Бәдретдинова булып чыкты. Аңа үзе кебек журналистика факультетын тәмамлаган активист Динара Зиннәтова ярдәм итә, яшь дизайнер Алия Сабитова чараның постерын ясаган, шулай ук исемнәрен әйтергә теләмәгән, яшь татар зыялыларыннан берничә егет ярдәм итә.

Әлфия Бәдретдинова әйткәнчә, алар артында беркем тормый һәм алар бары тик үзләренең теләге булганга, үз көчләре белән әлеге марафонны башлаган.

Инстаграмда әллә нинди "кызыл әйберне күрсәң, төшереп ал" сыман бик ук интеллектуаль булмаган чаралар булганда, мәгънәле һәм татар телен үстерергә ярдәм итүче кампания эшлисебез килде, дип сөйли Әлфия Бәдретдинова.

"Анда катнашкан кеше тизәйткеч нәрсә ул һәм ниндиләре бар дип беренче интернетка кереп карый, һичьюгы шунда берничә татар сүзен өйрәнеп кала. Киләчәктә без әйтемнәр, сынамышларга багышланган флешмоблар да үткәрергә уйлыйбыз" диде активист кыз.

Аның әйтүенчә, яшьләр әлеге флешмобны 1111 татар җыелганчы алып бармакчы. Әлеге чара Инстаграм чикләреннән чыгып Фейсбук һәм Твиттерга да үтеп керде. Катнашырга теләүчеләр булса, #тизәйткеч хештегы белән видео яздырып үзләренең социаль челтәрдәге аккаунтларына куярга тиеш була.

Instagram-да #минемяраткантатартелем эстафетасы дәвам итә
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:41 0:00

XS
SM
MD
LG