Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Казанда инвалидлар өчен лифтлар күз буяу өчен генә куелган"


"Казанда юл кичүләрендәге лифтлар күз буяу өчен генә куелган"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:32 0:00

Казаннар: "Юл кичүләрендәге лифт, җайланмалар күз буяу өчен генә куелган"

Татарстан башкаласында Универсиада алдыннан “Уңайлы мохит” програмы нигезендә инвалидлар өчен куелган җәяүле кичүләрендәге лифтларның күпчелеге ачылганнан бирле эшләми. Азатлык хәбәрчесе аларны күреп, юл кичүләрендә күтәрү җайланмалары эшләмәүгә зарланучы казаннарны тыңлап кайтты.

Татарстан Русиядә инвалидлар өчен иң уңайлы төбәкләрнең берсе дип табылды. Бу – "Русиянең ихтыярилар берлеге" ("Союз добровольцев России") ясаган нәтиҗә. Алар ике ел дәвамында шәһәр инфраструктурасы: пандуслар, тактиль ташлар, сукырлар һәм чукраклар өчен җәмәгать урыннарында кисәтүләр, инвалидлар өчен парковкаларда махсус урыннар бармы-юкмы икәнне тикшергән. Инвалидлар өчен иң уңайлы мохит Мәскәүдә, аннары Краснодар өлкәсендә. Татарстан – өченче. Татарстан үзенең уңышлары белән гел алдынгы булырга тели, әмма чынлыкта хәлләр ничек соң?

Инвалидлар һәм бала арбасы белән йөрүчеләрнең социаль челтәрләрдә зарлануларын укырга, ишетергә мөмкин. "Уңайлы мохит" програмын гамәлгә ашырабыз дип кайчак мәгънәсез очракларга тап буласың. Җәмәгать урыннарында арбалы инвалидлар да йөри алсын, кибетләргә керә алсын дигән шарт куела, әмма еш кына алар өчен баскычлар текә итеп урнаштырыла, кайчак баскычлар ишеккә түгел, диварга килеп төртелә. Күз буяу өчен генә эшләнә булып чыга.

​Казан метросында да инвалидлар өчен автомат күтәрмәләр эшләмәгән вакытлар булгалый. Ул вакытта инвалидларны күтәреп алып менәләр, алып төшәләр. Арбалы килеш автобус белән троллейбусларга да эләгәм димә, Казанда тукталышлардагы юллар җәмәгать транспортына керү урынары белән тәңгәл килмәскә мөмкин.

Тәти булып күренер өчен генә ясалган мохит

Карбышев һәм Комаров урамы тукталышларындагы юл кичүендәге бала арбасын эткән әниләр, велосипедта йөрүчеләр азапланып биек баскычтан менеп-төшеп йөрергә мәҗбүр. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр моннан гомумән менә алмый, аларга монда чит кеше ярдәме кирәк. Өлкәннәр өчен дә бу сират күпере булып тоела.

"Мин – үзем инвалид. Баскычтан менү авыр. Бернинди шартлар юк, лифтлар да беркая, хәтта "Төбәкара клиника диагностика үзәге"ндә дә (МКДЦ) эшләми. Сүзем юк", дип зарын белдерде Гөлсинә ханым.

Универсиада алдыннан “Уңайлы мохит” програмы нигезендә инвалидлар, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Универсиада, Әмирхан проспектларында, Горький шоссесы урамы тукталышларында урнаштырылган җәяүле кичүләрендәге җайланма-лифтларның да бөтенләй эшләмәгәне ачыкланды.

"Әлеге лифтларның төзелүе – күз буяу. Күпме акча җилгә очырылган булып чыга. Кагыйдә буларак, ул лифтлар беркайда да эшләми. Ник болай соң ул, һич аңламыйм? Ни өчен читтән килүчеләргә ялган күрсәтәбез? Ник тәти булып кыланабыз?" диде башкалада яшәүче Марат Николаев.

Казанның Танк училищесы тирәсендәге ике җир өсте кичүендә лифтларның сүтеләчәген белгәч, ул Казан мэриясе белән Татарстан җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткән булган. Башкала хакимияте моны бик гади аңлаткан: лифтларны кулланыла башлаганчы ук вәхшиләр җимергән. Дүрт лифтны төзәтү 13 миллион сумга төшәчәк дип санап чыгарганнар. Түрәләр төзәтүнең мәгънәсе юк, ди. Янәсе, алар төзәтелсә дә тагын җимерергә мөмкиннәр.

"Лифтны ватмасыннар өчен видеокамералар урнаштырылсын"

Казанда уңайлы мохит булмавының төп сәбәбе – шәһәр хакимиятенең алмашынмавы дип саный "Киртәләрсез шәһәр" инициатив төркеменең координаторы, җәмәгать эшлеклесе, галим Искәндәр Ясәвиев.

Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев

"Хакимият халык алдында хисап тотмый, алар үзләренчә эшли бирә. Ә шәһәр халкы әлегә аларга берничек тә йогынты ясарлык көч түгел. Димәк, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы мохит тудыра алмауны хуплыйлар. Лифтларны да үзләренең булдыксызлыкларын күрсәтмәс өчен сүтәргә мөмкиннәр. Теләсә кайсы лифтны төзәтергә һәм аның эшләвен тәэмин итәргә була. Димәк, алар барысын да Универсиадага алдыннан күз буяу өчен генә эшләгән”, ди Ясәвиев.

2014 елда “Киртәләрсез шәһәр” лифтларны гел-гел төзәтмәс өчен алар эченә видеокамералар урнаштырырга тәкъдим иткән. Ул чагында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, Казанның тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев: "Хәзерге вакытта Казанда инвалидлар өчен Глушко, Арбузов, Фәйзи урамнарында, Республика клиник хастаханәсе янындагы, Лаврентьев белән Тукай урамнарындагы кичүләрдә лифтлар эшли. Комаров белән Карбышев кичүләрендә вәхшилеккә каршы чаралар алып барыла", дип белдерә. Кызганычка, түрәләр вәгъдәләрендә тормаган, бу лифтлар әлегәчә эшләми булып чыкты.

Министрлык белә, әмма тәртип урнаштыра алмый

Азатлык бу турыда Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зариповадан сорашты.

Эльмира Зарипова: “Казандагы лифтлар безнең карамакта түгел"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:00 0:00

“Лифтларның гамәлдә булуы өчен Казанның тышкы төзекләндерү комитеты җаваплы. “Уңайлы мохит” програмы нигезендә төзелгән 29 лифтның вәхшилек очраклары аркасында, кызганыч, күбесе куллануга яраксыз. Анда яшьләр дә йөри, барлык төймәләренә басалар, без моны барыбыз да беләбез һәм әлеге эш уңаеннан иҗтимагый оешмалар белән берлектә күпсанлы чаралар да күрелә", диде Азатлыкка Зарипова.

Ул бу мәсьәләдә сүзен кыска тотарга тырышты. Эт – эткә, эт – койрыкка дигәндәй, җаваплылыкны һәркайсы үзеннән шудыра. Эш җайланмаганга күрә ахыр чиктә инвалидлар иза чигә.

Шулай да Казан шәһәренең башкарма комитеты әлеге лифтларны яңарту өчен 1,6 миллион сум акча бүлгән. Хакимият кичүләрдәге лифтларга хезмәт күрсәтү һәм аларны яңа җиһазлар белән тәэмин итүгә бәйге игълан иткән. Казан хакимияте куйган шартта хезмәт күрсәтүче оешма кичүләрнең нинди хәлдә булуын атна саен карап торырга бурычлы диелә. Җиңүчеләр техник хезмәт күрсәтү, санитар җыештыруны да тәэмин итәргә тиеш. Исемлектә 33 лифт белән 16 җир кичүе теркәлгән. Бәйге нигезендә бер кичүгә хезмәт күрсәтү 345,5 мең сум тәшкил итә.

XS
SM
MD
LG