Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәүзия Бәйрәмованың "Күчем хан" романы төрекчә дөнья күрде


"Күчем ханны" төрекчәгә Төркиядә яшәүче хокук белгече Фәнис Зыялы тәрҗемә итте.

Төркиядә язучы Фәүзия Бәйрәмованың "Күчем хан" тарихи романы төрек телендә басылып чыкты. Бу хакта автор үзе Фейсбукта хәбәр итте. Әсәрне төрек теленә Төркиядә яшәүче хокук белгече, татар Фәнис Зыялы тәрҗемә итте, Китапны Конья шәһәрендәге Komen Yayinlari нәшрияты бастырып чыгарды.

"Күчем хан" 2007 һәм 2011 елларда татар телендә башта Казан шәһәрендә дөнья күрде һәм бик тиз арада таралып бетте. Фәүзия Бәйрәмованың бу романы себер татаралары тарихына караган беренче әдәби әсәр, шул ук вакытта ул документаль җирлектә язылган. Анда XVI гасырның икенче яртысында Русиянең Себер ханлыгына каршы алып барган яулап алу сугышлары, җирле халыкларның татар дәүләте өчен батырларча көрәше һәм аянычлы язмышы тасвирлана. “Күчем хан” - Төркиядә басылган Себер тарихына багышланган беренче зур, әдәби-документаль хезмәт.

Чаллы язучылар берлеге Фәүзия Бәйрәмованы "Күчем хан" романы өчен 2016 елның Тукай бүләгенә тәкъдим иткән иде. Бүләк бирү комиссиясе шамаилче-рәссам Нәҗип Нәккашны, шагыйрь Газинур Моратны һәм "Болгар цивилизациясе. Мең елга сузылган юл" дип аталган сәнгати экспозицияне әзерләүчеләр төркемен лаеклар дип сайлап алды. Татар җәмәгатьчелегендә бүләк дөрес бирелмәде дип фикер белдерүчеләр дә булды. Вконтактеда Азатлык үткәргән сораштыруда тугыз язучы арасыннан Бәйрәмова икенче урынны алган иде.

XS
SM
MD
LG