Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлык укучылары Тукай бүләге ияләрен сайлады


Азатлык радиосының Вконтакте челтәрендә быелгы Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе намзәтләре өчен тавыш бирү тәмамланды. 1300дән артык кеше катнашкан сораштыруда Җәүдәт Сөләйман җиңеп чыкты.

Азатлык радиосы үзенең Вконтактедагы сәхифәсендә Тукай бүләге намзәтләре өчен тавыш бирү оештырган иде. Март аеннан бирле барган бу тавыш бирүдә бер мең өч йөздән артык кеше катнашкан. Азатлык укучыларына "Ә сез быелгы Тукай премиясенә кем лаек дип уйлыйсыз?" дигән сорау тәкъдим итте. Исемлектә бары тик әдәбият өлкәсендәге намзәтләр генә күрсәтелгән.

Иң күп тавышка Җәүдәт Сөләйман ия булган. Аның өчен барлык катнашучыларның яртысыннан күбрәге – 50.5%-ы тавыш биргән (660тан артык кеше). Икенче урында – Фәүзия Бәйрәмова. Аның "Күчем хан" тарихи романы өчен 250дән артык кеше тавыш биргән (19.5%). Өченче урында йөздән артык тавыш белән Айдар Хәлим тора (8.1%).

Калган намзәтләр өчен йөздән әзрәк тавыш җыелган. Тавыш бирүчеләрнең ​9.1%-ы җавап бирергә кыенсынган. Сораштыру нәтиҗәләре белән биредә танышып була.

Error rendering VK.

22 апрель көнне Габдулла Тукай бүләге комиссиясе утырышында 2016 елда дәүләт бүләгенә лаек булганнар сайланды. Аларны игълан итү һәм бүләкләү шагыйрьнең туган көне – 26 апрельгә билгеләнгән.

XS
SM
MD
LG