Accessibility links

Комиссия Тукай бүләгенә лаек булган намзәтләрне сайлады


Казанда узган Тукай бүләге комиссиясе утырышында быелгы намзәтләр сайланды. Исемнәр 26 апрель игълан ителәчәк. Аларның кем булуы турында фаразлар бар.

Бүген Казанда җыелган Габдулла Тукай бүләге комиссиясе утырышында 2016 елда дәүләт бүләгенә лаек булганнар сайланды. Аларны игълан итү һәм бүләкләү шагыйрьнең туган көне 26 апрельгә билгеләнгән.

Фаразларга караганда, быел бүләк ике кеше һәм бер иҗат төркеменә биреләчәк, дип яза Интертат:

Нәҗип Нәккаш (Исмәгыйлев). Шамаилләр циклы, "Ярдәм" һәм Түбән Кама районының Шәңгәлче мәчетләрен бизәгән өчен.

Газинур Морат "Кош хокукы: шигырьләр һәм поэмалар" китабы өчен.

"Болгар цивилизациясе. Мең елга сузылган юл" дип аталган сәнгати экспозицияне әзерләүчеләр төркеме.

2016 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә дәгъва итүчеләр исемлегендә 13 шәхес һәм бер иҗади төркем бар иде. Нигезләмәгә күрә, премия өч кешегә бирелергә тиеш, лаеклар юк дип табылса, кимрәк тә булырга мөмкин. Әгәр Тукай бүләген бирү комиссиясе мәдәният, сәнгатькә өлеш кертүчеләр – премиягә лаеклар күбрәк дип тапса, исемлек артырга да мөмкин. Күләме - 500 мең сум.

2015 елда бүләкне сигез кеше һәм иҗади төркем дәгъвалаган иде. Бүләк Клара Булатовага "Келәү", "Сәяхәтнамәләр", "Кояшка йөз белән" китаплары, Ирина Колмогорцевага "Казан һәм Габдулла Тукай" сериясеннән рәсемнәре, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры иҗат төркеменә "Алтын Урда" балеты өчен бирелде.

XS
SM
MD
LG