Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай бүләген быел 13 шәхес һәм бер иҗади төркем дәгъвалый


Тукай бүләге комиссиясе 2016 елда әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә дәүләт бүләген дәгъвалаучылар исемлеген игълан итте.

2016 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләген 13 шәхес һәм бер иҗади төркем дәгъвалаячак. Бу хакта Татарстан мәдәният министрлыгы белдерә.

Равил Айдаров. "XIX – XX гасырларда Казанның агач йортлары" тарихи-архитектура монографиясе өчен.

Ренат Әюпов. Габдулла Тукай иҗатына һәм тормышына багышланган спектакльләр куйган өчен. ("Печән базары", "Зәйтүнәкәй", "Әйт әле, күбәләк").

Фәүзия Бәйрәмова. "Күчем хан" тарихи романы өчен.

Флера Гыйззәтуллина. "Яну дәверләрендә: поэма-трилогия", "Башкаемда – дөнья исәпләре" китаплары өчен.

Шәмсия Җиһангирова. "Илаһият: шигырьләр", "Бәхетең үз кулыңда: җырлар" китаплары өчен.

Нәҗип Нәккаш (Исмәгыйлев). Шамаилләр циклы, "Ярдәм" һәм Түбән Кама районының Шәңгәлче мәчетләрен бизәгән өчен.

Газинур Морат. "Кош хокукы: шигырьләр һәм поэмалар" китабы өчен.

Вакыйф Нуруллин. Ике томда "Сайланма әсәрләр"е өчен.

Гөлзадә Сафиуллина. Күп еллар дәвамында мәдәнияттәге хезмәтләре, Халыкара "Сөембикә варислары" бәйгесе, "Үлемсез ил җыры", "Илаһи моң" фестивальләре һәм "Әй, киң төрки даласы" концерт програмы өчен.

Җәүдәт Сөләйман. "Сүтелә йомгак" шигырьләр, поэмалар китабы өчен.

Айдар Хәлим. "Өч аяклы ат", "Кыйбла", "Казыктагы тальян" повестьлары, "Татар вакыты" романы өчен.

Альберт Хәсәнов. "Җәнбәт җәвере", "Данәгөл", "ТанДим", "Бүре баласы Чатан" китаплары өчен.

Зиннур Хөснияр. "Кичү" китабы өчен.

"Болгар цивилизациясе. Мең елга сузылган юл" дип аталган сәнгати экспозицияне әзерләүчеләр төркеме.

* * * *

2015 елдан Тукай бүләге шагыйрь туган көнне - 26 апрельдә тантаналы шартларда тапшырыла башлады. Аңа кадәр лаеклар Шигърият бәйрәмендә игълан ителеп, бүләк үзе 30 август – Татарстан бәйсезлеге көнендә бирелә иде.

Нигезләмәгә күрә, премия өч кешегә бирелергә тиеш, лаеклар юк дип табылса, кимрәк тә булырга мөмкин. Әгәр Тукай бүләген бирү комиссиясе мәдәният, сәнгатькә өлеш кертүчеләр – премиягә лаеклар күбрәк дип тапса, исемлек артырга да мөмкин. Күләме - 500 мең сум.

2015 елда бүләкне сигез кеше һәм иҗади төркем дәгъвалаган иде. Бүләк Клара Булатовага "Келәү", "Сәяхәтнамәләр", "Кояшка йөз белән" китаплары, Ирина Колмогорцевага "Казан һәм Габдулла Тукай" сериясеннән рәсемнәре, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры иҗат төркеменә "Алтын Урда" балеты өчен бирелде.

Тукай бүләген бирү комиссиясе әгъзалары

Рөстәм Миңнеханов, Татарстан президенты, комиссия рәисе
Айрат Сибагатуллин, Татарстан мәдәният министры, рәис урынбасары
Фәрит Бикчәнтәев, Татарстанның театр әһелләре берлеге рәисе
Разил Вәлиев, Дәүләт шурасының мәдәният, фән һәм мәгариф, милли мәсьәләләр комитеты рәисе
Зөфәр Гимаев, Татарстан рәссамнар берлеге рәисе
Виктор Аршинов, Русия рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге җитәкчесе
Рафис Корбанов, Татарстан язучылар берлеге рәисе
Рәшит Кәлимуллин, Татарстан композиторлар берлеге рәисе
Виталий Логинов, Татарстан архитекторлар берлеге рәисе
Мәгъзүм Сәлахов, Татарстан фәннәр академиясе президенты
Илдар Ягъфәров, Татарстан кинематографистлар берлеге рәисе (раслануы көтелә)
Гөлшат Нигъмәтуллина, Татарстан хөкүмәтендә мәдәният һәм телләрне үстерү идарәсе башлыгы
Римма Ратникова, Татарстан журналистлар берлеге җитәкчесе, парламент рәисе урынбасары
Александр Славутский, Казан дәүләт академия рус драма театры сәнгать җитәкчесе
Марсель Таишев, Татарстан мәдәният министрлыгы каршында җәмәгать шурасы рәисе
Александр Терентьев, Тататарстан президенты идарәсенең эчке сәясәт департаменты җитәкчесе

XS
SM
MD
LG