Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:32

5 ноябрь Казанның депрессив өлешләренең берсе Киров районында 50-70 кеше тарихи Бишбалта бистәсенә экскурсиягә җыелды. Төркем бистәнең тарихи җирләрен, һәйкәлләрен карап чыкты, ә оештыручылар һәм белгечләр Бишбалтаның тарихы һәм бүгенге әһәмиятен аңлатты.

Бишбалта бистәсенә нигез салуга 300 ел тирәсе дип саналса, археологлар ул җирлектә урта гасырларда ук хуҗалыклар булган диләр. Хәзер биредә тарихи истәлекләр аз сакланган һәм алар бик начар хәлдә. Бистәгә игътибар җәлеп итәр өчен һәм булганын саклап калыр өчен Татар яшьләре форумы һәм Гамәли урбанистика үзәге активистлары 5 ноябрьдә чираттагы экскурсия уздырды.

"Бишбалта ул безнең татар бистәсе булган. Анда татар мохите булган, зур мәчет, мәдрәсә, мәхәллә булган. Кызганыч, 80нче елларда мәчетләр сүтелгән, ләкин аңа кадәр алар 100дән артык ел торган. Хәзерге вакытта биредә иске татар зираты сакланып калган" дип сөйли тарихчы, экскурсияне оештыручы Айрат Фәйзрахманов.

Тиздән бистәне төзекләндерү, торгызу проекты башлана. Аның нигезендә бакчалар, технопарклар, иҗтимагый үзәкләр булдыру каралган.

"Проект кысаларында Бишбалтадагы татар тарихына һәм мәдәниятенә кагылышлы урыннарны да игътибардан төшереп калдырмаска тырышачакбыз", диде Фәйзрахманов.

XS
SM
MD
LG