Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:39

Яңартылган Бишбалта үзе лашманчыга һәйкәл булырга тиеш


Бишбалта бистәсендә кораб төзү. Тарихи фото

Бишбалта бистәсендә кораб төзү. Тарихи фото

Казанның яңартылачак Бишбалта бистәсе (Адмиралтейство) Русия патшаларын данлаган урынга әйләнмәсме? Галим Илдус Заһидуллин Бишбалтада лашманчыга һәм кораб төзүче остага һәйкәл булырга тиеш ди.

Татарстан Милли музее Бишбалта бистәсен торгызу концепциясе өлгесен әзерләп бетереп мәдәният министрлыгына тапшырган. Бу хакта Азатлыкка музей мөдире Гөлчәчәк Нәҗипова белдерде. Аның сүзләренчә, министрлыкта тикшерелгәннән соң, расланганга кадәр әлеге концепциягә үзгәрешләр кертелергә мөмкин.

Нәҗипова торгызылган Бишбалта бистәсендәге бер бинада Русия патшалары Петр I, Екатерина II, Павел I-гә багышланган бүлекләр ачу да планлаштырыла, дип әйтә. Шулай ук Русия флоты өчен Казанда җитештерелгән 17 төрле корабның макетларыннан галерея эшләү дә каралган.

Бишбалта бистәсенең төзекләндерү өлеше

Бишбалта бистәсенең төзекләндерү өлеше

Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институтының Яңа тарих бүлеге җитәкчесе, тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллин яңартылган Бишбалта, иң беренче чиратта, үзе үк татар лашманчысына һәйкәл булып торырга һәм анда лашманчы – флотны төзү өчен төзелеш материаллары әзерләүче белән кораб төзүче оста һәйкәле дә булырга тиеш, дип белдерә.

Лашманчылар – Петр I заманында ясала башлаган сугыш көймәләре өчен агач кисүче крестьяннар. Лашман сүзе алманча Laschmann – "кисүче кеше" дигән сүздән алынган. 1721 елда махсус штаб ачыла һәм лашман хезмәтенә башта 170 мең, соңрак 120 мең кеше билгеләнә. Шул вакытлардан башлап, сугыш көймәләре ясау тукталганчы һәм лашман хезмәте беткәнче халыкның имән кискәне исбатланса, ул яман җәзага тартыла һәм аңа үлем куркынычы яный. Лашман хезмәтенә язылган кеше 15 яшьтән 60 яшькә кадәр хезмәт иткән. Һәрбер 9 кешедән кыш һәм көз көннәре өчен алты ай мөддәткә ике кеше алына, әгәр бөтен ел буена эшләргә тиеш булса, 15 кешедән 9 кеше алына торган була. Байлар яллап эшләткәннәр. Үз кул көчләре белән эшләмәгән өчен, байлар казнага 2 сум 30 тиен акча түләгәннәр. XVIII йөз дәвамында лашманнарга эш хакы түбәндәгечә түләнә: 1729 елда көнлек хезмәт хакы 4-6 тиен, 1757 елда 5-8 тиен, 1776 елда 10-16 тиен, 1782 елда 10-20 тиен, 1797 елда 20-40 тиен (җәяүлегә – 20 тиен, атлыга – 40 тиен) булган. Петр I заманында лашманчылар бер төрле дә салым түләмәгәннәр. Ул үлгәч, аларны, башка халыктан алган төсле, салым түләтеп, башка төрле эшләр эшләтеп, солдатка да ала башлаганнар. Хәтта хөкүмәт аларның иткән хезмәтләре тәкабеленә мунчадан алына торган бер сум салымны да алудан туктамаган. 1859 елда лашман хезмәтен, атлы һәм җәяүлесен дә бетерәләр.

Чыганак: Википедия

"Агачларның яфраклары коелгач, 1 октябрьдән ике ай дәвамында урманга барып, урманны кисеп, агачларны аударып, чистартып пристань буена ташып, өеп куючы татар крестьяннарын лашманчылар дип атаганнар. Бу хезмәт 1718 елдан 1859 елга кадәр дәвам иткән. Әгәр лашманчы һәм кораб төзүчегә һәйкәл куела икән, безнең халкыбызның флотны төзүгә керткән өлешен дә, аның батырлыгын да күрсәтеп торачак", ди Заһидуллин.

Аның сүзләренчә, 1701 елдан башлап инде Казанда, хөкүмәт кушуы белән, агачтан төрле диңгез көймәләре эшләнә башлый. Казанда барлыгы 400дән артык җилкәнле һәм ишкәкле диңгез кораблары төзелә. Казан төбәге Каспий флотилиясен булдыру һәм кирәкле вакытта аны кораблар белән тәэмин итү үзәге булган.

"Әгәр Бишбалтада музей оешса һәм аның янына ачык һавада Казанда төзелгән фрегатларның берничә тапкыр кечерәйтелгән модельләре куелса һәм ул экскурсия маршрутына кертелгән очракта туристларны җәлеп итүгә ярдәме булачак. Бу – Казанның, төбәктә яшәгән татарларның Русия флотын булдыруга керткән өлешен күрсәтеп, тарихи чынбарлыкка туры киләчәк", ди галим.

Петр I заманнарында һәм аннан соң да татар лашманчылар Казан губерниясендә генә түгел, ә Русиянең башка төбәкләренә дә иң авыр хезмәткә – кораблар өчен урман кисеп төзелеш материаллары әзерләү эшенә җәлеп ителә, дип сүзен дәвам итә Заһидуллин.

"Бу эшкә элекке йомышлы татарлар, морзалар җәлеп ителә. Аларны халык телендә "чабаталы морзалар" дип йөртә башлыйлар. Алар Казан губернасыннан тыш Пенза, Пермь, Нократ (Вятка), Тамбов, Түбән Новгород, Кострома, Оренбур губерналарына кадәр барып урман кисә. Алар 200-300 чакрым читкә китеп эшләгән, чөнки Казан губерниясендә имән һәм нарат урманнары киселеп бетә.

Куркыныч һәм авыр лашман һөнәре татар халык иҗатында бәетләр тууга да сәбәп булган. Алар "Лашман бәетләре" дип атала. 300 чакрымга йөрүнең уңай ягы да булган, чөнки башка кешеләр 30 чакрымнан ераграк җиргә бару өчен күп акча түләп вакытлы рөхсәт кәгазе алырга тиеш була. Ул заманнарда паспортлар системасы кертелгәч бер кем дә үзе яшәгән җирдән 30 чакрымнан читкә чыгып йөри алмаган. Моның максаты салым җыю өчен була. Ә лашманчылар читкә йөреп урыс телен өйрәнгән, төрле төбәкләр белән танышканнар һәм акрынлап вак сәүдә эшен үз итә башлаганнар", ди Заһидуллин.

Илдус Заһидуллин

Илдус Заһидуллин

Петр I – татар кнәзләрен, морзаларын юк итүче император, дип сүзен дәвам итә галим.

"Ул патшалык иткән чорда илдә катлаулар (сословие) барлыкка килә. Һәр катлам вәкиленең үзенең хокуклары һәм бурычлары була. Ул оештырган югары катламга – дворяннар катламына затлы нәселдән чыккан йомышлыларны да керткән. Аларны "служилый по отечеству" дип йөрткәннәр. Татар кнәзләре һәм морзалары шушы "служилый по отечеству"га кергәннәр.

Петр I аларның бабаларының хезмәтләрен, Русия өчен кан коюларын инкарь итеп, аяк астына салып таптап, барсын да иң түбән катлам – крестьян сословиесенә язган. Ул аны өч адым белән эшләгән. Башта икътисади көчләрен бетерү өчен 1713 елда ярты ел эчендә чукынмасалар җирләрен алабыз, дип белдергән. Ул вакытта бер өлеш кенә йомышлылар чукына. Рекрут хезмәте кертелгәннән соң ул аларны 1715 елдан башлап дүрт гаиләдән бер кешене өчәр айлык өч сменага йә ике сменага Петербур төзергә җибәрә башлаган. Шушы эшләр өчен йомышлылардан да өчәр сум акча җыя башлаганнар.

Йомышлылар 1718 елда Казанда ачылган Адмиралтействога беркетелгән. Алар Русия флоты өчен кирәк булган агач материалларын урманнан кисәргә һәм ташырга тиеш булган. 1724 елда император аларны крестьян итеп беркеткән. Шулай итеп татар җәмгыятендәге феодал элитасы катламы юк ителә, татар халкы тулысынча крестьянга әйләндерелә", ди Заһидуллин.

Галим Петр I заманнарын татарларны көчләп чукындыру сәясәте көчәйгән, чукындыруны тормышка ашыру өчен төрле ысуллар кулланылган чор буларак бәяли.

"Мәктәп яшендәге татар малайларын да армиягә ала башлаганнар"

"Петр I 1720 елда фәрман чыгара. Аның нигезендә һәр чукынган кеше өч елга һәртөр салымнардан, дәүләт каршындагы йөкләмәләрдән азат ителгән. 1722 елда татарларга да гомерлек гаскәрдә булу – рекрутлык хезмәте кертелә. Армиягә татарлар арасыннан башлангыч мәктәп яшендәге малайларны да ала башлаганнар. Аларны урыс офицерларына хезмәтчеләр (денщик) итеп һәм флотка җыйганнар. Бу балалар берничә елдан соң инде урыслашып диннәрен югалтып, гаиләләренә кире кайтмаган.

Петр I заманында шушы юнәлештә эшләнгән тагын ике эш бар. Ул да булса, Казанда баштарак 1707 елда губернатор җитәкчелгендә чукынган балаларны укытып чиркәү әһелләре әзерләү мәктәбе ачыла. Ул үлем-китем күп булу сәбәпле ике ел эшләгәч ябыла. Чиркәүне кушып синод оештыргач, 1923 елда Казанда тагын бер мәктәп ачыла. Аңа әрхәрәй җитәкче була. Әлегеләр дә шул чукындыру эшләрен тормышка ашыруга юнәлгән була", ди Заһидуллин.

Галим Петербур шәһәрен төзү өчен татарларның бик күпләп җәлеп ителүен һәм бу каланың башка милләтләр белән бергә татар сөякләре өстенә салынуын да әйтә.

"Петр I заманнарында Швеция белән сугыш бара. 1701-1704 елларда бу сугышка татарлардан һәм башкортлардан торган 500 кешелек иррегуляр полклар җибәргәннәр. Сугышка кереп кырылганнан соң, исән калганнарын туган җирләренә кайтармаганнар, Петербур янында калдыра башлаганнар.

1704 елда Петр I Петербурны төзү өчен фәрман имзалый. Һәр елны 18 төбәктән 40 мең крестьян, 10 кешегә бер өтерге, балта һәм башка кораллар белән башта өч тапкыр ике айга, аннары өч айга ике тапкыр апрельдән алып сентябрь азагына кадәр шәһәр төзергә килергә тиеш булган. Казан губернасыннан 6600 кеше килә торган була, аның эченнән ун кешенең икесе татар булган. Анда барырга теләүчеләр күп булмаган, качып та калганнар. Аларның урнына татарларны җыеп җибәрәләр. Петр I татарлардан бишәр мең кеше җыярга кушкан. Бу хакта 1709 елда фәрман чыга. Татарлар шәһәр төзелешенә барышлый юлда качып кала башлагач, 1710 елда төзелешкә баруны елына 10 тәңкә махсус салым белән алыштыралар. Татарларны Петербурдагы адмиралтейство төзелешендә дә бик актив кулланалар. 1715 елда әлеге татарларга өстәп шәһәр төзергә йомышлы татарларны да чакыра башлаганнар.

"Петербур харитасында иң зур зират мөселманнарныкы"

Петр I вакытындагы хариталарны алып карасаң, анда татар бистәсе – иң зурысы. Татарлардан кала анда калмыклар һәм әсир төрекләр дә яшәгән. Хариталарда да иң зур зират мөселманныкы. Халык җәй көне генә килә торган булгач күпләргә йортлар салмаганнар, алар җир казып шунда яшәгән. Татарларны кара эшләрдә күбрәк файдаланганнар: алар каналлар казыган, таш ташыган. Күрәсең, күпләр төрле авырулардан үлә торган булган. Өстәмә җибәрә торган биш мең татарны ни өчендер ел дәвамында чакырып торганнар. Алар шактый кырылган дип уйларга кирәк. Галимнәр, Петербур – ул халык сөякләре өстендә корылган башкала, дип язалар бит. Бу чыннан да шулай. Шул исәптән татар халкы вәкилләре сөякләре дә шунда ята", ди Заһидуллин.

Илдус әфәнде фикеренчә, Петр I – бүген Русиядә ак итеп күрсәтелгән һәм шул ук вакытта галимнәрдә күпләгән сораулар тудырган тарихи шәхес.

"Советлар Берлеге чорында Сталин кушуы белән ике ак патша барлыкка килде. Аның берсе – Явыз Иван, икенчесе – Петр I. Бу традиция дәреслекләрдә бүген дә дәвам итә. Һәр җитәкче идарәсендә уңай як та, тискәре як та була. Русия күләмендә караганда да Петр I-нең эшчәнлеге тарихчылар арасында зур сорау тудыра.

Петр I хакимиятне Европа кыйммәтләренә бора, әмма бу кыйммәтләрне үзләштерү өчен ул вакыттагы алдынгы һәм Европа алымнары кулланылмый, ә урта гасырдагы Русия алымнарын кулланып тормышка ашырган һәм бу кыйммәтләрне дворяннарның бер өлешенә генә кертә.

Петр I идарә иткән вакытта крепостное право нык көчәя, ул полиция дәүләте төзи. 1683 елдан 1724 елга кадәр салымнар өч тапкыр арткан. Ул вакытта Русиянең чит илгә чыгарырга тауары булмаган, шуңа күрә илнең бөтен эшчәнлеген халыктан җыелган салым тәшкил иткән. Ул вакытта Русия еш кына сугышлар алып барган, ә җыелган бюджетның 80-85%ы сугышка киткән. Бу яктан караганда да, Петр I кылганнарга карата уйланырлык әйберләр бар", ди Заһидуллин.

"Казан адмиралтействосы тарихы"китабы. (2014) Авторы - Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Илшат Фәйзрахманов

"Казан адмиралтействосы тарихы"китабы. (2014) Авторы - Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Илшат Фәйзрахманов

XS
SM
MD
LG