Accessibility links

Кайнар хәбәр

Паралич суккан Таһир Хәсәновның төрмә мөддәте дүрт айга кыскартылды


Таһир Хәсәнов (у)
Таһир Хәсәнов (у)

Русия Югары мәхкәмәсе террорчылыкка ярдәм итүдә гаепләнгән, төрмәдә паралич суккан 70 яшьлек Таһир Хәсәновка карата җәзаны бераз йомшартты. Аның төрмәдә уздырырга тиешле вакыты дүрт айга кыскартылды.

"Азатлык"ка Таһир Хәсәновның адвокаты Марат Ашимов хәбәр иткәнчә, гаепләүне бераз үзгәрткәннәр. Сугыш кирәк-яраклары сатып алу өлешен төшереп калдырганнар. Террорчылыкка күндерү турындагы гаепләү үз көчендә калган. Нәтиҗәдә, хөкем карары 5 ел да 1 айга калдырылган. Элек мәхкәмә Хәсәновны 5 ел ярымга ирегеннән мәхрүм итәргә карар чыгарган иде.

Адвокат бу карар белән риза булмауларын, карарны үзгәртүләрен таләп итеп, шикаять язачакларын әйтә. "Без алга таба да дөреслекне эзләячәкбез, шикаять язачакбыз. Әле өмет бар. Хөкем карарын Югары мәхкәмәнең күзәтү инстанциясенә һәм Европа кеше хокуклары шурасына биреп, тикшертәчәкбез”, дип белдерде ул.

Ашимов әйтүенчә, хәзер Хәсәнов Түбән Новгородта тикшерү изоляторында тотыла, бәлки аны дәвалау колониясенә күчерерләр.

Элегрәк "Азатлык" Таһир Хәсәновның хәле бик авыр булуын хәбәр иткән иде. Аны паралич суккан. Мәхкәмә утырышында үзе була алмаган, читтән күзәтеп кенә торган. Марат Ашимов әйтүенчә, хәзер Хәсәновның билдән түбән өлеше хәрәкәтләнми, умырткасы зыян күргән, яман шеш булу шиге дә бар.

27 июль Мәскәү хәрби бүлеге мәхкәмәсенең күчмә коллегиясе Түбән Новгородтан 70 яшьлек Таһир Хәсәновны "террорчылык эшчәнлегенә булышу", "канунсыз корал сатып алу, йөртү, саклау" маддәләре нигезендә җинаять кылуда гаепләп, биш ярым елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. Мәхкәмәдә Хәсәнов гаепләүләрне кире какты. Адвокат Ашимов бу гаепләү канунсыз һәм ул шикаять ителәчәк дип белдерде. Аның сүзләренчә, тикшерү материаллары каршылыклы һәм шаһитларга ФСБ хезмәткәрләре тарафыннан да басым булган. Шаһитларның берсе мәхкәмә залында үзен куркытулары турында белдерде, дип яза koza.press.

Хаҗда да булып кайткан, Түбән Новгородта яшәүче Таһир Хәсәнов 11 март көнне сак астына алынган иде. Май башында ул йөрәк өянәге кичерде. Ашимов сәламәтлеге начарлангач "мәхкәмә гадел карар чыгарыр, сак астында калдыруны озайтмас, бәлки", дип белдергән иде.

Соңрак Хәсәновның кызы Гөлнара Гатина әтисенә бернинди табиб ярдәме күрсәтелмәвен, үзе алып килгән даруларны да әтисенә тапшырмауларын сөйләгән иде. Әмма Азатлыкта һәм башка матбугат чараларында шау-шу күтәрелгәннән соң, Хәсәновны дәвалый башладылар. Ул төрмә хастаханәсенә күчерелде.

XS
SM
MD
LG