Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Новгородта террорчылыкта шикләнелүче Таһир Хәсәновка йөрәк өянәге булган


Таһир Хәсәнов 11 марттан бирле сак астында, изоляторда тотыла.

Түбән Новгородта террорчылыкка ярдәм итүдә шикләнелүче 70 яшьлек Таһир Хәсәновка йөрәк өянәге (инфаркт) булган. Бу хакта Азатлыкка аның адвокаты Марат Ашимов хәбәр итте. Хәсәнов 11 марттан бирле сак астында, изоляторда тотыла. 5 май көнне мәхкәмә булырга тиеш иде. Тикшерүчеләр Хәсәновны сак астында тотуны тагын ике айга озайту таләбе белән чыкты.

Ашимов йөрәк өянәге булганга " мәхкәмә гадел карар чыгарыр, сак астында кладыруны озайтмас бәлки", дип белдерә.

Таһир Хәсәнов тоткарлангач кызы Азатлыкка "әтиебез 70 яшьлек пенсионер, II төркем инвалид, аңа ике тапкыр йөрәк өянәге булды, шикәр авыруы бар", дип белдергән иде.

Таһир Хәсәнов хаҗда
Таһир Хәсәнов хаҗда

Хәсәнов Русия җинаять кодексының 205.1 маддәсенең ("террорчыл эшчәнлеккә булышлык итү") 1нче өлеше нигезендә тоткарланган.

"2014 елны минем әтием белән Үзбәкстан ватандашы яшәгән һәм аның белән бергә Ингушетия ватандашы эшләгән. Әлеге ингуш кешесе безнең өйгә дә килеп йөри башлаган. Кайвакыт кунача да калгалаган. Ул намаз укырга тотынган, исемен үзгәрткән. Күпмедер вакыттан соң ул Ингушетиягә кайтып китә һәм анда чит ил паспорты ясата. Аннары Мәскәү аша Истанбулга очып, инде Сүриягә китә. Әлеге хәлләрдән соң ел ярым узгач, быел февральдә ул кеше шул Үзбәкстан кешесенә дип шалтырата. Телефон трубкасын әти ала һәм аңа башка өйгә шалтыратмаска куша. Үзбәкстан ватандашын да кисәтә. Шушы шалтыратудан соң әтине һәм Үзбәкстан ватандашын тоткарлыйлар. Алардан сорау алалар да җибәрәләр. Аннары бер-ике атналап вакыт узгач әтине өйдән алып киткәннәр", дип сөйләгән иде Азатлыкка Хәсәновның кызы Гөлнара Гатина.

XS
SM
MD
LG