Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:39

Адвокат: Төрмәдә паралич суккан Таһир Хәсәновка медицина ярдәме күрсәтелми


Таһир Хәсәнов мәхкәмәдә

Таһир Хәсәнов мәхкәмәдә

Түбән Новгородтан 70 яшьлек Таһир Хәсәновны төрмәдә паралич суккан. Адвокат медицина ярдәме күрсәтелмәүне хәбәр итә, ә төрмә вәкиле "адвокат ялганлый" дип белдергән.

"Террор эшчәнлеккә булышу", "канунсыз корал сатып алу, йөртү, саклау" маддәләре нигезендә җинаять кылуда гаепләнеп, биш ярым елга ирегеннән мәхрүм ителгән Түбән Новгородтан 70 яшьлек Таһир Хәсәновны төрмәдә паралич суккан. Бу хакта Хәсәновның атвокаты Марат Ашимов Фейсбуктагы битендә хәбәр итте.

16 октябрьдә Хәсәновның аяклары йөрми башлаган. Икенче көнне адвокат белән очрашуга аны күтәреп алып килгәннәр. Шимбә көнне исә Хәсәновны тулысынча паралич суккан. "Ул үзлегеннән ашый һәм хаҗәтен канәгатьләндерә алмый", дип яза Ашимов.

Хәсәновның кызы төрмә табибыннан ни өчен медицина ярдәме күрсәтелми дип сорагач, аңа әтисенең сәламәт булуын, ә адвокат ялганлый дип белдергәннәр. "Төрмә җитәкчелеге уз вазифасын җәза белән үти дип әйтмичә булмый", ди Ашимов. Әлеге хәлне югары оешмаларга шикаять итүен дә белдерә.

Узган ел кулга алынганда Хәсәнов III группа инвалид була. Йөрәге авырта, шикәр авыруыннан азаплана һәм бөерләре чирли. Май аенда Хәсәнов инфаркт кичерә. Күптән түгел генә анда туберкулез авыруы ачыкланган.

Хаҗда булып кайткан Хәсәнов 11 март көнне сак астына алынган иде. 27 июль Мәскәү хәрби бүлге мәхкәмәсенең күчмә коллегиясе Хәсәновны биш ярым елга төрмәгә ябу карары чыгарды. Хокук яклаучылар һәм адвокат Хәсәновны хөкем итүне "махсус оештырылган" гамәл дип бәяли.

Сәламәтлеге начар булу сәбәпле Хәсәнов мәхкәмә карарына кадәр төрмә җәзасы бирелмәс дип өметләнгән иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG