Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрмәдәге Таһир Хәсәновның кызы: "Үзем илткән даруларны да әтиемә бирмәгәннәр..."


Таһир Хәсәнов
Таһир Хәсәнов

Түбән Новгородтан 70 яшьлек Таһир Хәсәновны төрмәдә паралич суккан. Адвокат медицина ярдәме күрсәтелмәүне хәбәр итә, ә төрмә вәкиле "адвокат ялганлый" дип белдергән.

Узган шимбәдә Азатлык Түбән Новгородтан Таһир Хәсәновны төрмәдә паралич сукканлыгы, аңа бернинди дә медицина ярдәме күрсәтелмәве турында хәбәр иткән иде. Хәсәновның адвокаты Марат Ашимов әйтүенчә, вазгыять бүген дә үзгәрмәгән. Авыруны табиблар карамый, дарулар бирелми. Ә төрмә вәкиле бу турыда "адвокат ялганлый" дип белдерә.

"Террор эшчәнлегенә булышу", "канунсыз корал сатып алу, йөртү, саклау" маддәләре нигезендә җинаять кылуда гаепләнеп, биш ярым елга ирегеннән мәхрүм ителгән 70 яшьлек Таһир Хәсәновны төрмәдә паралич сугуы турында Азатлыкка Хәсәновның адвокаты Марат Ашимов хәбәр итте.

16 октябрьдә Хәсәновның аяклары йөрми башлаган. Икенче көнне адвокат белән очрашуга аны күтәреп алып килгәннәр. Шимбә көнне исә Хәсәновны тулысынча паралич суккан. "Ул үзлегеннән ашый да, хаҗәтен канәгатьләндерә дә алмый", ди Ашимов.

Хәсәновның кызы төрмә табибыннан ни өчен медицина ярдәме күрсәтелми дип сорагач, аңа әтисенең сәламәт булуын әйткәннәр, ә адвокат ялганлый дип белдергәннәр.

Аңа камерадашлары ярдәм итә, ярый әле ташламыйлар, карыйлар

“Әтиебез СИЗОда, туберкулез белән авыручылар тотыла торган бүлектә ята. Гел ята, хәрәкәтләнә дә, аягына баса да алмый. Үз-үзен карый да алмый – бәдрәфкә чыгарга да, хәтта үзенә су салып эчәргә дә хәле юк. Аңа камерадашлары ярдәм итә, ярый әле ташламыйлар, карыйлар. СИЗОга ябылганчы туберкулез белән авырмый иде, хәзер ул туберкулез да йоктырган”, дип сөйләде Азатлык радиосына Хәсәновның кызы Гөлнара Гатина.

Аның әйтүенчә, әтисе янына табиблар керми. Узган атна башында бердәнбер карап чыгу вакытында табиб “невралгиядә урын юк” дип белдергән.​

“Дарулар бирмиләр, пәнҗешәмбе көнне даруларны үзем тапшырган идем, тик аларны да әтиемә бирмәгәннәр, кайчан тиеш дип санасак, шунда тапшырырбыз, диделәр. Камерада бергә утыручылар урын өстендә килеш йомышын үтәр өчен савыт та сораган булганнар, анысын да бирмәгәннәр”, ди Гатина.

Пәнҗешәмбе көнне ул әтисе турында табиб белән сөйләшә алган. “Табиб үзен терапия бүлеге мөдире дип таныштырды, тик исемен әйтмәде. Бик тәкәббер сөйләште, хәтта тупас дияргә була. Шаярды, көлде. “Журналда теркәлмәгән булгач, ул хастаханәдә түгел, димәк. Ә хастаханәдә булмагач, димәк, авырмый. Авырганнарны без хастаханәгә алабыз да дәвалыйбыз”, дип көлеп сөйләде.

Журналда теркәлмәгән булгач, ул хастаханәдә түгел, димәк. Ә хастаханәдә булмагач, димәк, авырмый

Ә мин аңа: “Ничек инде, дүшәмбе адвокат килде, аны көтеп торырга мәҗбүр булды, чөнки әти үзе йөри алмый... Ике кеше кулларына күтәреп кенә китерә алдылар”, дим. Ул юлы әти адвокат белән сөйләшә алган иде әле, хәле ул кадәр үк начар түгел иде. Аннары тагын да начарайды”, дип борчуын белдерә тоткынның кызы.

“Табиблар әтинең нинди авыр хәлдә икәнен белми дә. Табиб миңа әйтте: “Адвокатлар барысы да алдыйлар, аларга ышанмагыз, әтиегез яхшы хәлдә”. Шулай да белешергә вәгъдә бирде. Тик әти әйтүенчә, аның янына беркем дә килмәгән, белешүче дә, сорашучы да булмаган. Ул көчкә сөйләшә, бик хәлсез, бөтен җирем дә авырта ди, бер җирен дә кузгата алмый... Ул моңарчы да биле авыртып интегә иде, ә төрмәдә өзлегү бөерләренә, сидек-җенес органнарына күчте – ул йомышын да көч-хәл белән үти.

Анда ятак та, берни дә юк, ике-өч көн салкын бетон идәндә кунарга мәҗбүр булдылар

Камерада нидер булган иде – торба шартладымы, башкасымы – тоткыннарны бүтән бүлмәгә күчерделәр. Анда ятак та, берни дә юк, ике-өч көн салкын бетон идәндә кунарга мәҗбүр булдылар. Ул бүлмә җылытылмый, ә нәкъ шул көннәрдә салкыннар булды, мин аңа җылы әйберләр дә китергән идем...

Аннары кире камерага күчерделәр. Әтием шул көннән соң тагын да начарайды. Моңарчы аңа ниндидер уколлар кадыйлар иде, хәле бераз яхшырган иде, шул салкын идәндә йоклап, тагын өзлекте. Менә шуннан соң хәле начарайганнан начарая бара. Авыртуны баса торган дарулар инде ярдәм итми, ә башкача аны дәваламыйлар”, ди Гөлнара Гатина.

"Төрмә җитәкчелеге уз вазифасын җәза белән үти дип әйтмичә булмый", ди Ашимов. Әлеге хәлне югары оешмаларга шикаять итүен дә белдерә. СИЗО башлыгына, прокуратурага, күзәтүче органнарга, газаплауларга каршы комитетка шикаятьләр язылган. Әлегә бернинди җавап та юк, шикаятьләр барып җиткәнче берничә көн үтәчәк. Ул арада өлкән яшьтәге Таһир Хәсәновның хәле тагын да начараерга мөмкин.

Исегезгә төшерик, хаҗда да булып кайткан, Түбән Новгородта яшәүче 70 яшьлек татар бабае террорчылыкка ярдәм күрсәтүдә гаепләнеп хөкем ителде. Сак астына алынган бабайга туганнары белән очрашырга рөхсәт итмиләр.

Хаҗда да булып кайткан Түбән Новгородта яшәүче Таһир Хәсәнов 11 март көнне сак астына алынган. Аның кызы Гөлнара Гатина әтисе белән күрешергә рөхсәт итмәүләрен, шуңа бөтен мәгълүматны бары адвокат аркылы гына белә алуын әйтә. Кулга алынганда Хәсәнов III группа инвалид була. Йөрәге авырта, шикәр авыруыннан азаплана һәм бөерләре авырта. Май аенда Хәсәнов йөрәк өянәге кичерә. Күптән түгел генә анда туберкулез авыруы тапканнар.

27 июль Мәскәү хәрби бүлгесе мәхкәмәсенең күчмә коллегиясе Хәсәновны биш ярым елга төрмәгә ябу карары чыгарды. Хокук яклаучылар һәм адвокат Хәсәновны хөкем итүне "махсус оештырылган" гамәл дип бәяли. Аппеляция мәхкәмәсе утырышы 10 ноябрьгә билгеләнгән. Сәламәтлеге начар булу сәбәпле Хәсәнов мәхкәмә карарына кадәр төрмә җәзасы кулланылмас дип өметләнгән иде.

XS
SM
MD
LG