Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әремцәннәр: "Кәгазь комбинатын төзетмәү – зур җиңүебезнең башы"


Әремцәндә кәгазь комбинаты төзелешенә каршы митинг, 15 октябрь 2017
Әремцәндә кәгазь комбинаты төзелешенә каршы митинг, 15 октябрь 2017

Төмән өлкәсе Әремцән халкы авылларында кәгазь комбинаты төзелмәячәк дигән хәбәрне җиңүебез дип бәяли. Бу хакта кулларына рәсми кәгазь кергәнче шик кала дип тә белдерәләр.

Төмән өлкәсе Тубыл районы Әремцән авылы халкы алты ай дәвам иткән көрәштән соң авылда кәгазь комбинаты төзелми дигән хәбәрне беренче җиңү буларак кабул иткән.

Узган атна "Төмән урман сәнәгать комплексы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять һәм "Элоф Ханссон" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчесе Александр Чухлебовның Әремцәндә кәгазь комбинаты төзү "проектын туктату турында инвестор карар кабул итте" дигән хәбәре таралды. Әлеге хәбәрне Төмән өлкәсе рәсми газетларының берсе – "Тюменская область сегодня" да басты. Хәбәрдә комбинат төзү өчен "башка альтернатив мәйданчыклар да карала" диелә.

Әремцән халкы исә кулыбызга "Сезнең авылда комбинат төзелмәячәк дигән язу килеп кергәч кенә тулсынча тынычланачакбыз", дип әйтә. Бу хакта Азатлыкка тумышы белән Әремцәннән, хәзер Тубылда яшәүче галимә, Русия фәннәр академиясенең Себерне үзләштерү проблемнары институты хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Гөлзифа Бакиева белдерде. Гөлзифа ханым шулай ук комбинат төзелешенә каршы активистларның берсе.

Гөлзифа Бакиева
Гөлзифа Бакиева

"Әлегә без ахырына кадәр җиңдек дип өздереп әйтә алмыйбыз. Анда "проект туктатылды" дип әйтелә, әмма Әремцәндә төземәячәкбез дигән кәгазьне алгач кына, күңелебез тынычланачак", ди Гөлзифа ханым.

Аның сүзләренчә, Европа шурасының милли азчылыклар хокукларын яклау конвенциясе кысаларындагы киңәшләшү комитетына, Русия һәм Төмән өлкәсе җитәкчелегенә авыл халкының комбинатка каршы булуын белдереп җибәрелгән хатлары Александр Чухлебовка әлеге карарны белдерүгә этәргеч ясаган булырга мөмкин.

Көрәш ярты ел дәвам итә, әмма җәмәгать тыңлаулары үтмәде

"Ноябрь башында без район башлыгына авылда җәмәгать тыңлаулары үткәрү таләбе белән гариза тапшырдык. Кануни яктан бу шулай булырга тиеш. Анда экологик экспертиза да игълан ителергә тиеш. Көрәш ярты ел дәвам итә, әмма әлегә кадәр мондый җәмәгать тыңлаулары үтмәде. Алар җәмәгать тыңлаулары үткәрмәде. Шуңа көрчеккә барып төртелгәнгә, хәзер төземәү карарын игълан иткәннәр дип уйлыйм", ди Бакиева.

Гөлзифа ханым сүзләренчә, Росприроднадзорның күрсәтмәсе бар, анда авылда берәр сәнәгать корылмасы төзү планлашытырылганда җәмәгатьчелек тыңлаулары үткәрү кирәклеге әйтелгән. "Бу хакта әйләнә-тирә мохитне саклау канунында да, экологик экспертиза канунында да күрсәтелгән", ди Бакиева.

Өлкә хакимияте Әремцәндәге халыкның күпчелеге комбинатка каршы булуга карамастан, кануннар үтәми генә, төрле хәйләкәр алымнар кулланып әлеге корылманы төзү эшенә керешергә җыенган иде.

Җәмәгать тыңлаулары үтмәгән килеш, бу комбинатның презентациясе үтте, 35 кешене җыеп автобуска төяп Төмән фанер комбинатын күрсәтергә алып бардылар. "Төмәнгә баручылар бөтен авыл халкының ике процентын гына тәшкил итә, ә күпчелек барыбер комбинатка каршы", ди Гөлзифа ханым.

Гадәттә хакимиятләр теләгенә каршы барганнарга өстәгеләрдән тискәре караш көчәя. Бу җиңүдән соң хакимиятләрнең Әремцән халкына карашы ничек булыр? Азатлык әлеге сорауны Бакиевага юллады.

"Безгә карашлары үзгәрерме, юкмы, әмма моңа кадәр дә без хакимиятләр өчен үги бала кебек идек. Безнең авылда су чистартучы корылмалар юк, авыл халкы әле дә суны Иртештән эчә. Юллар төзелеп бетмәгән. Авыл урамнарындагы баганаларда ут юк. Моннан да начаррак хәлләр була алмый", ди Бакиева.

Гөлзифа ханым сүзләренчә, комбинатка каршы көрәш башланганнан бирле активистларга хакимиятләр тарафыннан да, алар эшләгән оешма җитәкчеләре ягыннан да басымнар башланган. Гөлзифа ханым үзе эшсез калган.

Без Конституциядә язылган хокукларыбыз нигезендә эш итәбез

"Безгә гел өчле басым булды. Без Тубыл шәһәрендә митинг үткәрергә теләгән идек. Оештыручылар "Магистраль нефтьүткәргечләр оешмасы" егетләре иде. Аларга әгәр берәр документта исемнәрегез күренсә, эштән куачакбыз дип әйткәннәр. Мине дә үзем эшләгән институттан кисәттеләр. Мин аларга: "Сез мине эштән җибәрә алмыйсыз, чөнки без Конституциядә язылган хокукларыбыз нигезендә эш итәбез дидем". 15 октябрь Әремцәндәге митингка өч көн кала "Магистраль нефтьүткәргечләр оешмасы"ннан түрәләр килеп, үзләренең хезмәткәрләренә митингка барсагыз басым артачак дип кисәткән. Әмма бу митингка кайберәүләр барыбер килде.

Мин эшләгән институт җитәкчесе барыбер эштән җибәрәм, ә син Тубылда торасың, институт Төмәндә урнашкан, эштә күренмисең - бу сәбәп булып торачак дип белдергән иде. 2 ноябрь көнне мине эштән алу турында фәрман чыгарылган. Әмма минем кулга бу фәрманны бирмәделәр. 10 ноябрь көннен генә эштән җибәрелүем турында хат алам. Алар бу фәрманны вакытын бозып, элеккерәк вакытны күрсәтеп әзерләгәннәр. Конверттагы штампка карасаң, алар бу хатны 7 ноябрь көнне салган", ди Бакиева.

Гөлзифа ханым 14 ноябрь үзе эшләгән институтка бара. Анда фәрман белән таныштыралар, ул "таныштым" дип имзалаудан баш тарта. "Мин дәүләт хезмәт инспекциясенә шикаять юлладым. Берсекөнгә бөтен документларны җыеп мәхкәмәгә тапшырачакмын. Анда эштән алуда да җитди канун бозулар бар һәм мине эштән җибәрү сәбәбе дә канунга каршы килә", ди Бакиева.

* * * *

10 май. Әремцәннәр Төмән өлкәсе хакимиятенең кәгазь комбинаты төзүне хуплавын мәгълүмат чараларыннан белде.
11 май. Авыл халкы комбинат төзелешенә имза җыю эше башлады.
9 июнь. Авыл җыенында халык төзелешкә карыш бертавыштан тавыш бирде.​
20 июнь. Төмән губернаторы Якушевка комбинатка каршы булуларын белдереп хатҗибәрделәр.​
30 июнь. Әремцәннәр Тубыл шәһәрендә 15 июль көнне митинг үткәрәчәкләрен район хакимиятенә белдерде.

7 июль. Тубыл хакимияте башка чара булачак дип, әремцәннәргә митингка рөхсәт бирмәде.​ Авылга Төмән өлкәсе милләтләр эшләре комитеты рәисе Евгений Воробьев килеп укытучылар белән аерым, башкалар белән аерым-аерым очрашып төзелешкә ризалашсыннар өчен басым ясарга теләде.
12 июль. Әремцәннәр өлкә түрәләренең халык фикерен санламыйча башбаштаклануын Русия президенты Владимир Путинга шикаять итте.
21 июль. Төмән өлкәсе губернаторы урынбасары Вадим Шумков Әремцәнгә килепкомбинатны төзү әлегә хәл ителмәгән әле дип кайтып китте. Авылдагы проблемнарны барлау һәм губернатор килгәндә тәкъдим итү өчен эшче төркем төзелде. ​
12 сентябрь. Төмән губернаторы Владимир Якушев үзенең ярдәмчеләре белән Әремцән авылына килеп халыкны комбинат төзүгә ризалатырга тырышты.
27 сентябрь. Төмән өлкәсеннән бер төркем түрәләр килеп кәгазь комбинатын тәкъдим итте. Әремцәннәр чарага үз теләкләре белән кереп комбинатка каршы чыкты.​

15 октябрь Әремцән авылында кәгазь җитештерү комбинаты төзелешенә каршы протест чарасы үтте.

16 октябрь Әремцән авылы халкы авыллары янында кәгазь җитештерү комбинаты төзелешенә юл куймауда ярдәм сорап Европа шурасының милли азчылыклар хокукларын яклау конвенциясе кысаларындагы киңәшләшү комитетына мөрәҗәгать тапшыр​ды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG