Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмән өлкәсендә себертатарлар фанер җитештерү ширкәте төзүгә каршы


Әремцән авылы халкы фанер җитештерү ширкәте төзүгә каршы имза җыя
Әремцән авылы халкы фанер җитештерү ширкәте төзүгә каршы имза җыя

Тубыл районы Әремцән авылы халкы җыен вакытында хакимият вәкилләре "сезнең авыл янында бернинди ширкәт тә төземибез" дип алдап киттеләр дип белдерә. Халык фанер җитештерү ширкәте төзүгә каршы имзалар җыя.

10 май Тобольскинформ сайтында басылган хәбәр Әремцән (Нижние Аремзяны) халкын зур аптырашта калдырган. Сайтта Тубыл районы башлыгы Юрий Баттның сүзләре китерелә. Ул анда "Тубыл урман сәнәгате ширкәте"н ("Тобольский лесопромышленный комплекс") төзү өчен җир кишәрлеген арендага алу килешүе имзалану алдында дип белдерә. Башта фанер, аннан соң сыек целлюлоза җитешетереләчәк диелә. "Сафка кертелгәч, анда ике мең кеше эшләячәк. Тубылга кадәр 40 чакрым киртә түгел", дигән Батт, һәм ул экология ягыннан да куркыныч булмаячак дип ышандыра. Әлегә кадәр Тобол хакимияте ширкәтне кем төзергә җыенганын да, ширкәткә кем хуҗа булачагын да яшерә.

Әремцән авылы халкы фанер җитештерү ширкәте төзүгә каршы имза җыя
Әремцән авылы халкы фанер җитештерү ширкәте төзүгә каршы имза җыя

Баксаң, Әремцән халкы сүзләренчә, әлеге ширкәт төзелешенә карата апрель аенда авыл җыены үткән һәм анда район түрәләре сезнең монда торфлы җирләр, әнә шул сәбәпле комплекс булмаячак дип ышандырып киткән булган. "Безне күзгә карап алдыйлар", ди авыл халкы. Белешә торгач, алар әлеге агач ширкәтен авыл янында ук көтүлек җирендә төзергә җыенганнарын ачыклаганнар.

11 май Әремцәндә бу төзелешкә каршы имзалар җыю башланды. Төзелешкә каршы булуларын Русия президенты Владимир Путинга, Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушевка, Төмән думасы рәисе Сергей Корепановка, өлкәнең татар оешмалары җитәкчеләренә, өлкә Җәмәгать пулатындагы татар милләтеннән булганнарга да җибәрергә җыеналар.

Әремцән авылы күренеше
Әремцән авылы күренеше

Әремцән урманчысы авыл халкына агач кисү өчен кишәрлекләр бирмәскә дигән фәрман төшкәнлеген дә белдергән.

Бу ширкәтне төзи башласалар, мал-терлекләребез йөргән болынсыз калабыз, ширкәт суларыннан Иртеш елгасы пычраначак, агач кисеп урманнарыбызны бетерәчәкләр дип нык борчыла. Алар бу хәлне хакимиятләрнең себертатарларны тамырларыннан корытырга теләүләре дип тә бәяли.

"Безнең авылда экологик яктан куркыныч янап торган бер ширкәт эшли бит инде. Ул Ханты-Манси автоном бүлгесендә табылган нефтьне көнбатышка таба кудыру станциясе. Ул да җитеп тора", дип белдерде исемен күрсәтергә теләмәгән бер әремцәнле.

Авыл яныннан гына аккан Иртеш елгасы
Авыл яныннан гына аккан Иртеш елгасы

Авыл халкының күпчелеге Иртеш елгасыннан балык тота, җәен-көзен урманнан табигать нигъмәтләрен җыя. Кемдер Тубыл шәһәрендә эшли. Нигә авыл җирендә авыл хуҗалыгын үстермәскә, терлек үрчетү фермасы ачмаска дигән сорау да куя алар.

Авыл халкы арасында күршедәге Иштаман татар авылында терекөмеш җитештерү ширкәте төзергә җыеналар дигән сүз дә таралаган. (Азатлык Иштаман хәлләрен дә тикшерергә җыена – ред) Якын тирәдәге урыс авылларына су да, газ да кергән, бездә боларның берсе дә юк ди, әлегә булганына да шөкер иткән себертатарлар.

Алар нигә безнең авылда артезиан коесыннан суыртылган су юк дигән сорау да куя. Халык суны Иртештән эчә.

Авыл уртасында Давыт шәех астанасы
Авыл уртасында Давыт шәех астанасы

700 еллап тарихы булган Әремцән авылында бүген 150ләр йорт бар. Себерне Ермак яулап алганнан соң, аның янына ук русларны күчереп утырта башлыйлар. Себергә ислам алып килгән шәехләрнең берсе –Давыт шәех астанасы да шушы рус авылы биләмәләре эчендә кала. Cебертатарлар шәехнең астанасын үзләре янына күчерәләр. Буыннан-буынга тапшырылган кыйссаларга күрә, астананы 40 олауга төяп ташыйлар, кеше җәсәде кисәкләре дә табыла.

Узган гасырның 40нчы елларында авылда барлык фәннәр дә татарча укытылган башлангыч мәктәп ачыла. Әремцәннәр Иштаманга җиде еллык мәктәпкә йөреп укый башлый. 80нче елларда Әремцәннең рус авылы өлешендә урта мәктәп ачыла, әмма анда татар теле һәм әдәбияты укытылмый.

Авыл мәчете
Авыл мәчете

XS
SM
MD
LG