Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җыенда себертатарлар Олы Күл тыюлыгына каршы тавыш бирде


Балыкчылар Олы Күлгә ятьмә сала
Балыкчылар Олы Күлгә ятьмә сала

14 март Усак авылында үткән җыенда себертатарлар Олы Күл тыюлыгына каршы тавыш бирде. Төмән өлкәсенең җир байлыклары һәм экология департаменты вәкиле "тыюлык мәсьәләсен бүтән күтәрми торачакбыз", дип белдергән.

14 март Төмән өлкәсе Вагай районы Усак авылында үткән җыен Олы Күлне һәм аның тирәсен тыюлык итү мәсьәләсен әлегә кичектерде. Җыенда себертатарлар күлне тыюлык итүгә кискен каршы булуларын белдерде, дип сөйләде Азатлыкка Усакта яшәүче, "Таң" ("Заря") балык тоту ширкәте башлыгы Абназыр Абназыров.

"Җыенга 115 кеше килгән иде. Шуларның 113е тыюлыкка каршы булды. Халык башта тыюлык итәрләр дә, аннан соң күлебезне берәр инвесторга бирерләр дип каршы төште", ди Абназыров.

Аның сүзләренчә, халыкны тыюлыкка күндерергә дип Төмән өлкәсенең җир байлыклары һәм экология департаментыннан вәкил дә килгән булган. Әлеге вәкил, халык каршы тавыш биргәч, "Олы Күлне тыюлык итү мәсьәләсен бүтән күтәрми торачакбыз", дип белдергән.

Себертатар активисты Әнәс Гаитов, "Искер җыен" фестивален үткәрүче "Мирас" оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмстединова әлеге җыенга килеп халыкка "тыюлыкка риза булсагыз, тормыш, көн-күрешегездәге төп терәк булган күлне кулыгыздан ычкындырасыз" дип аңлаткан.

Тавышка куяр алдыннан Вагай районы башлыгы Рамай Сөнгатуллин да чыгыш ясаган. "Ничек тавыш бирсәгез дә, миңа барыбер, диде ул", ди Абназыров.

Олы Күлне тыюлык итү мәсьәләсе 2016 елның февраль урталарында билгеле булды. Февраль азагында Вершински авыл җирлегенә караган халыкны туплап бер җыелыш үткәрделәр инде. Анда тыюлык итү-итмәү тавышка куелмаган иде.

Җир байлыклары һәм экология департаменты вәкилләре Олы Күл һәм аның тирәсе тыюлык итеп рәсмиләштерелсә, сирәк очрый торган үсемлекләр сакланып калачак, күлдә балык үрчиячәк, балык тотуга киртәләр булмаячак, бюджеттан акча да бирелер һәм су әйләнешен яхшырта торган шлюзлар, дамбалар төзелер дип аңлата килде. Халык исә тыюлык сылтавы белән күлебезне кемдер кулга төшерергә омтыла, балык тота алмабыз, мүк җиләге дә җыя алмабыз, өйләр дә сала алмабыз дип каршылык белдерде.

Вагай районында сазлыклар арасындагы, озынлыгы 25 чакрымга сузылган Олы Күл тирәсенә Усак, Карт авыл, Биек авыл, Агытбаш авыллары урнашкан, аларда барлыгы 1340 кеше яши.

Тубыл районының Күкрәнде һәм Ләчек авыллары тирәсендә "Үрдәкле" тыюлыгын булдыруга әле дә нокта куелмаган. Халык 26 гыйнвар булган җыелышта тыюлыкка каршы тавыш бирде. Күкрәнде һәм Ләчек халкы тыюлык сылтавы белән бу якларда нефть таба башларга мөмкиннәр дип тә шикләнә.

XS
SM
MD
LG