Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олы Күл тирәсендә яшәүче татарлар тыюлык булдыруга каршы


Балыкчылар Олы Күлгә ятьмә сала
Балыкчылар Олы Күлгә ятьмә сала

Төмән өлкәсе Вагай районы сазлыклар арасында урнашкан Усак, Карт авыл, Биек авыл, Агытбаш халкы, борынгыдан килгән кәсепләр тыелыр дип борчылып, Олы Күлне һәм аның әйләнә-тирәсен тыюлык итүгә каршы.

Төмән өлкәсе Вагай районы сазлыклар арасына урнашкан Усак, Карт авыл, Биек авыл, Агытбаш халкы тормышларында төп терәк булган Олы Күлне (русча Большой Уват) һәм әйләнә-тирәсен тыюлык (заказник) итүгә каршы. Әлеге авылларда барлыгы 1340 кеше яши.

14 март түрәләр әлеге авылларда яшәүчеләр белән тагын бер җыен үткәрмәкче. Авылларда район башлыгы Рамай Сөнгатуллин да киләчәк дигән хәбәр таралган. Ике атна чамасы элек Төмән өлкәсенең җир байлыклары департаментыннан вәкилләр бу якларда булып киткән инде. Алар Олы Күлне һәм аның тирәсе тыюлык итеп рәсмиләштерелсә, сирәк очрый торган үсемлекләр сакланып калачак, күлегездә балык үрчиячәк, балык тотуга киртәләр булмаячак, бюджеттан акчалар да бирелер һәм су әйләнешен яхшырта торган шлюзлар, дамбалар төзелер дип аңлаткан.

Усак авылында яшәүче Сания Абназырова сүзләренчә, җыен вакытында халыкның барсы да тыюлыкка каршы булуын белдергән. Халык өйдән-өйгә йөреп имзалар да җыйган. "Халык бик тә каршы. Тыюлык сылтавы белән күлебезне кемдер кулга төшерергә омтыла, балык тота алмабыз, мүк җиләге дә җыя алмабыз, өйләр дә сала алмабыз дип тә куркуга калганнар", ди ул. Сания ханым хәзер пенсиядә. Элек әлеге авыллар караган Вершински хакимияте башлыгы булып эшләгән ул.

Харитада Олы Күл кызыл тамга белән билгеләнгән
Харитада Олы Күл кызыл тамга белән билгеләнгән

Олы Күленең мәйданы 179 квадрат чакрым, озынлыгы 25, иң киң җире 10,5 чакрым, иң тирән урыны биш метр. Бу кул тирәсендә яшәүчеләр өчен ул төп терәк булып тора.

Балыкны азык-төлеккә, кием-салымга алыштыралар

Совет заманында ук оешкан һәм хәзер җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять итеп теркәлгән "Таң" (ООО "Заря") артеле балыкчылары күл өсте боз белән капланып язга кадәр монда һәркөн диярлек боз астыннан балык тотарга, себертатарларча әйтсәк "елым тартырга" чыга. Кайбер көннәрдә тонна ярым, кайвакыт 3-4 тонна тотып кайта алар.

Артельдә эшләүчеләргә хезмәт хакы түләнми. Алар тотылган балыкны бүлешә. Аннан халык шул балыкны тормыш өчен кирәк булган бөтен нәрсәгә – азык-төлеккә, кием-салымга, көнкүреш әйберләренә алмаштыра. Бартер системасы бу якларга Совет Берлеге таркалгач, 90нчы еллар уртасында ук кереп калган. Бүген алар ваграк табан, карп балыгының килосын 10 сумга, эресен 15 сумга үзләренә кирәк әйбергә алыштыра. Көнбагыш мае, шикәре, оны, тозы дигәндәй, барсы да әнә шул балыкка алыштырылып өйгә кайта.

Балыкчылар тотылган балыкның бер өлешен бүлешми. Аның акчасына сазлыкларда йөри торган машинага (болотоход), моторлы көймәләргә бензин, алмаш кисәк (запчасть), балык тоту өчен кирәк әйберләрне алалар. "Таң" хөкүмәткә тиешле салымнарны түләп тора. Аннан да кала бу якларда тагын дүрт кеше хосусый балыкчылык ширкәте (ИП) оештырган. Күл өсте боздан арынганчыга кадәр алар яз, җәй, көз айларында да тормыш итәрлек булсын дип балыкны күбрәк тотып калырга тырыша.

Тотылган балыкны капчыкларга тутыралар һәм үзара бүлешәләр
Тотылган балыкны капчыкларга тутыралар һәм үзара бүлешәләр

Мүк җиләге (клюква), шулай ук, бу якта көн күрүчеләрнең табыш китерә торган төп табигать нигъмәте. Көзен җыйган мүк җиләген сатып тормыш бөтәйтәләр. Узган көз мүк җиләге уңмау кешеләрнең кесәсенә суккан.

Өй салу өчен җир мәсьәләсе хәл ителмәгән

Бу якларда балык тотудан кала бүтән эш юк. Әнә шул сәбәпле ирләр төньяк шәһәрләргә вахта ысулы белән нефть табарга йөри, Түбән Варта каласындагы ширкәтләргә барып эшләүчеләр дә бар. Авыл халкы, кайда гына акча казанмасын, төп тормышларын күл ярындагы, зур булмаган коры җирдә күрә. Яшьләр өйләнә, үзебез тормыш итәбез дип башка чыгарга тели, әмма өй салырга җир юк. Авылга ук терәлеп торган урманда өй салырга рөхсәт итмиләр, чөнки ул җирләр урман хуҗалыгына карый. Авыл халкы дистә елдан артык беркадәр кишәрлекне урман хуҗалыгы биләмәләреннән чыгару өчен тырыша. Бу хакта өлкә думасына да мөрәҗәгать итеп караганнар, мәсьәлә чишелмәгән.

Әлеге проблемнарга иш өстенә куш булып күлләре һәм аның янындагы сазлыклар да тыюлыкка әйләнсә, алар хәлләребез тагын да начарланачак дип борчыла.

Вагай районы башлыгы Рамай Сөнгатуллин
Вагай районы башлыгы Рамай Сөнгатуллин

Вагай районы башлыгы Рамай Сөнгатуллин Азатлыкка Олы Күлне тыюлык итүнең халыкка зыяны булмаячак, бары тик язын ау гына тыелачак дип белдерде.

"Халыкка балык тотуны тыймаячаклар. Тыюлык күлне саклап калачак. Беркем дә аны аны арендага ала һәм хосусыйлаштыра алмаячак. Әгәр нефтьчеләр анда нефть табарга теләсәләр, аларга авыл халкының ризалыгын алу кирәк булачак", ди Сөнгатуллин.

Башлык сүзләренчә, бу күл дәүләтнеке. "Әгәр аны төбәк дәрәҗәсендәге аеруча саклана торган урын, ягъни тыюлык итсәләр, өлкә хакимияте һәм күл тирәсендә яшәүчеләр рөхсәтеннән башка беркемгә дә бирә алмаячаклар", ди Рамай әфәнде.

Халык тыюлыкка каршылыгын дәвам итсә, ризалашмаса, ул вакытта ни булачак?

"Мин берни дә әйтә алмыйм. Булмаса булмый инде. Мин бөтен нечкәлекләрен дә белеп тә бетермим. Әгәр Мәскәүдәге берәү мин бу күлне арендага алам дисә һәм аңа бирсәләр, ул вакытта халык бөтенләй күлсез калырга мөмкин", ди Сөнгатуллин.

Тубыл районы Ләчек авылы халкы боз астыннан балык тота
Тубыл районы Ләчек авылы халкы боз астыннан балык тота

Төмән өлкәсенең сазлыклар арасында урнашкан авылларда тыюлык проблемасы килеп туу Олы Күл мисалы беренче очрак түгел. Быел гыйнвар аенда Тубыл районынының Күкрәнде һәм Ләчек авыллары тирәсендә "Үрдәкле" тыюлыгы төзергә җыенулары билгеле булды. Хакимиятләр бу тыюлык сирәк очрый торган үсемлекләрне, кошларны саклап калачак, балык тоту, табигать нигъмәтләрен җыю тыелмаячак дип белдерсә дә, халык кискен каршы чыкты. "Үрдәкле" тыюлыгы мәсьәләсенә әле дә нокта куелмаган. Күкрәнде һәм Ләчек халкы тыюлык сылтавы белән бу якларда нефть таба башларга мөмкиннәр дип тә шикләнә.

XS
SM
MD
LG