Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмән өлкәсенең Күкрәнде, Ләчек халкы "Үрдәкле" тыюлыгына каршы


Ләчек авылы халкы боз астыннан балык тота
Ләчек авылы халкы боз астыннан балык тота

Төмән хакимиятләре сирәк очрый торган кошларның үрчүен арттырабыз дип, Күкрәнде, Ләчек татар авыллары тирәсен "Үрдәкле" тыюлыгы итәргә җыена. Авыл халкы, борынгыдан килгән кәсепләребез тыелачак дип, тыюлыкка каршы. Тыюлык сылтавы белән, бу якларда нефть таба башларга мөмкиннәр дип тә шикләнә алар.

Төмән өлкәсе Тубыл районы Күкрәнде һәм Ләчек авылы кешеләре бу көннәрдә балык тоткан күлләрен, мүк җиләге (клюква) һәм башка табигать нигъмәтләре җыйган сазлыкларын тыюлык (заказник) итүгә каршылык белдереп имза җыя.

"500 имза җыябыз һәм аны өлкә түрәләренә тапшырачаклар", дип белдерде Азатлыкка Күкрәнде авылыннан Тубыл районы шурасы депутаты Ильяс Бугаев. Аның фикеренчә, сулыкларны, сазлыкларны, урманнарны тыюлык итү әлеге татар авылларын – Күкрәндене дә, Ләчекне дә бетерүгә китерәчәк.

Себертатарлар мүк җиләген җыйгач, кышка кадәр сазлыкларда калдыра
Себертатарлар мүк җиләген җыйгач, кышка кадәр сазлыкларда калдыра

"Әгәр бу "Үрдәкле" ("Утиный") дип аталган тыюлыкны ясасалар авылдан 500 метр читкәрәк чыгып булмаячак. Безнең авыл халкы сазлыкларда мүк җиләге (себертатарча "ция") җыеп, күлләрдән балык тотып көн күрә. Авылда бүтән эш юк. Мәктәп укытучылары, мәдәният йорты хезмәткәре, медицина хезмәткәре генә эшле. Тыюлык ясалса, кешегә яшәргә бөтенләй көн бетә һәм авылда яшәүнең дә мәгънәсе дә калмый. Башка җиргә күчәргә мәҗбүр булачаклар", ди Бугаев.

Бүген Күкрәнде авылында 90лап, ә Ләчектә 75ләп гаилә яши. Әлеге авыллар бу көннәрдә боз астыннан "елым тарта" (себертатарча), ягъни ятьмә белән балык тота. Элекке елларда җыйнаулашып елым тартканда 9 тонналап чыга иде, хәзер бер тонна тирәсе дә, аннан кимрәк тә чыгарга мөмкин ди Ильяс әфәнде. Күкрәнде халкы балык тоту ширкәте төзеп, аны рәсмиләштереп тормаган. Ата-бабадан калган гореф-гадәтләр нигезендә бөтен авыл җыелышып күлгә төшә дә, балык тота һәм аны үзара бүлә. Балык сатып көн итүчеләр дә бар.

Ләчек халкы боз астыннан елым тарта
Ләчек халкы боз астыннан елым тарта

Күкрәнде тирәсендәге сулыкларда узган ел мүк җиләге уңмаган. Шулай да, авыл халкы ераккарак китеп, булдыра алганча, җыеп калырга тырышкан. "Уртача алганда, көзләрен һәр гаилә 100әр мең сум акча эшли. Ул мүк җиләген сатып, юлсыз вакытка җитәрлек, ә ул бездә сигез ай, азык-төлеген – шикәр, он, тоз, токмач, үсемлек мае һәм башкасын ел буена җитәрлек итеп алып куя", ди Бугаев.

Күкрәнделәр язын-көзен үрдәккә ауга да йөри. "Язын ана кошлар ояга утыргач, авыл халкы ата үрдәкләрне генә ата. Көзен, ау рөхсәт ителгәч кенә, үрдәккә чыгабыз. Бу язылмаган кануннар ата-бабаларыбыздан калган. Әгәр без кошларны атып бетерсәк, авылыбыз да бетәчәк", ди Бугаев.

Ильяс Бугаев
Ильяс Бугаев

Ильяс әфәнде сүзләренчә, өлкәнең җир байлыкларын куллану һәм экология департаменты вәкилләре узган ел декабрь ахырында Тубыл шәһәрендә әлеге тыюлыкка багышланган тыңлаулар вакытында "сездә меңнәрчә яр карлыгачлары һәм башка сирәк төр кошлар яши" дип белдергән. Янәсе, экологлар 2007 елдан бирле әлеге татар авылларына килеп тикшереп йөргән. "Бездә мондый кошлар юк, алар хәзер ялганы-чыны белән тыюлык ясарга омтылалар", ди Бугаев.

25 гыйнвар Күкрәнде авылында халык җыены узачак. Анда өлкәнең җир байлыклары департаментыннан да вәкилләр булачак. Бу чарага әлеге департаментның экология идарәсе башлыгы Ольга Петрова да җыена. Азатлыкка ул тыюлык кирәклегенә авыл халкын күндерергә тырышачакбыз дип белдерде.

Ольга Петрова
Ольга Петрова

"Анда Төмән өлкәсенең "Кызыл китабы"на кертелгән бик сирәк очрый торган кошлар көн күрә. Таймырга һәм Ямалга очкан кошлар да ял итәргә туктый. Төмән өлкәсендә бүтән андый үзгә урын юк. Белгечләр тикшерү үткәрде һәм алар тәкъдим белән чыкты. Тыюлык булдырыла калса, язгы ау, күлләрне киптерү, пычрак су агызу, җитештерү корылмалары төзү тыелачак", ди Петрова.

Аның сүзләренчә, авыл кешеләре табигать нигъмәтләрен моңа кадәр ничек җыйган, алга таба да шулай ук җыя, балык та тота һәм утын да әзерли алачак. Яшәешләре өчен кирәк кәсепләренә бернинди дә тыюлар булмаячак ди Петрова.

Әгәр авыл халкы 25 гыйнварда үтәчәк җыенда кистереп "без тыюлыкка каршы" дип әйтсә, бу очракта аларның теләге үтәлерме? Әлеге сорауны Азатлык Петровага юллады.

"Бу очракта, канунга күрә, мин кануннарны бик әйбәт үк белмим ансы, халыкның тавыш бирү нәтиҗәсе исәпкә генә алыначак, "Үрдәкле" тыюлыгын булдыру-булдырмауда хәл иткеч рольне уйнамаячак", ди Петрова.

Узган ел декабрь ахырында Тубылда җәмәгатьчелек тыңлаулары узган инде. Анда кеше аз катнашкан. Бу тыңлаулардан соң Күкрәнде җирләрен тыюлыкка кертмәскә булганнар. "Ләчек авылы һәм аның тирәсендәге бер чакрым җирләр генә тыюлыкка керми", ди Петрова. Әле тыюлыкның чикләре тәгаенләнмәгән. Кемгә караячагы – Төмән өлкәсе тыюлыгымы, әллә Русиянеке булачакмы, бу ягы да билгеле түгел.

Петрова сүзләренчә, бу тыюлыкның нигезләмәсе әзерләнәчәк, анда рөхсәт ителгән һәм тыелган гамәлләр күрсәтеләчәк. "Барсы да канун нигезендә Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев тарафыннан расланачак. Әгәр бу җирләр саклана торган дәрәҗә алса, ул табигый-тыюлык фондына керә һәм ул җирләрне беркайчан да хосусыйлаштырып булмаячак", ди Петрова.

2014-2015 елларда Күкрәнде һәм Ләчек тирәләрендә нефть ятмалары булу-булмауны тикшергәннәр. Күкрәнде халкы арасында таралган сүзләргә күрә, күп нефтьле ятмалар табылган. Әлегә сулык-сазлыкларны, урманнарны арендага алып балык тотучы, агач җитештерүче ширкәтләр бар. Әлеге арендаторларны бу җирләрдән чыгару өчен тыюлык ясыйлар, алар чыгып китеп, берничә ел узгач, тыюлыкны бетереп, нефть таба башларга мөмкиннәр дип шикләнә авыл халкы. Нефть табу артында бер бик бай кеше тора икән дип тә бер-берсенә сөйли алар.

2014 елның 30 декбарендә Төмән өлкәсе губернаторы Якушев чыгарган карар нигезендә, Тубыл һәм Вагай районнарында төбәк әһәмиятендәге аеруча сакланачак 116 мең гектарга якын җирләрне барлау өчен эш башлана.

XS
SM
MD
LG