Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әремцәннәр целлюлоз-кәгазь корылмасына каршы Тубылда митинг үткәрергә җыена


Әремцән авылы халкы фанер җитештерү ширкәте төзүгә каршы имза җыя
Әремцән авылы халкы фанер җитештерү ширкәте төзүгә каршы имза җыя

Төмән өлкәсенең Тубыл районы Әремцән авылы халкы, целлюлоза-кәгазь җитештерү корылмасы төзүгә каршылык белдереп, Тубыл шәһәрендә митинг уздырырга җыена. Шәһәр хакимиятенә 15 июньдә ризасызлык чарасы уздыруны сорап, гариза кертелгән.

Гаризада 300гә кадәр кеше катнашачак дип белдерелгән. Әремцәннәрнең күпчелеге Тубылда яши, авылның үзеннән дә киләчәкләр, дип хәбәр итте Азатлыкка тумышы белән Әремцәннән булган тарих фәннәре кандидаты Гөлзифа Бакиева.

Май башында Әремцән авылы тирәсендә целлюлоза-кәгазь җитештерү корылмасы төзеләчәге турында билгеле булды. Авыл халкы моңа каршы.

11 май Әремцәндә бу төзелешкә каршы имзалар җыю башланды. Шулай ук халык Төмән губернаторы Владимир Якушевка хат та юллады​. Авыл халкы фикеренчә, әлеге комбинат якын ун елда экологиягә зыян китерәчәк һәм, гомумән, авылны юк итәчәк.

XS
SM
MD
LG