Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әремцәндә кәгазь комбинаты төзүгә каршыларның авызын япмакчылар


Әмир Үтәшев комбинат төзелешенә каршы чыгыш ясый
Әмир Үтәшев комбинат төзелешенә каршы чыгыш ясый

Төмән түрәләре Әремцән авылына килеп целлюлоз-кәгазь җитештерү корылмасын тәкъдим итте. Чарага әремцәннәр тавыш куптарып кына керә алды.

27 сентябрь Тубыл районы Әремцән авылына Төмән өлкәсеннән бер төркем түрәләр килеп төште. Башта мәдәният йортына кешеләрне алдан әзерләнгән исемлек белән генә керттеләр, дип сөйләде Азатлыкка кәгазь комбинаты төзүгә каршы активист. Ул исемен күрсәтмәүне үтенде. Мәдәният йорты ишеге төбенә комбинатка каршылар да җыела. Тавыш куптаргач кына аларны да эчкә үткәрәләр.

"Залда утырганнарның күпчелеге бөтенләй Әремцән авылына кагылышы булмаган кешеләр иде. 20 кешелек исемлектә комбинатны хуплаган депутатлар, Тубыл хакимияте башлыгы Юрий Батт, мәгариф идарәсеннән дә вәкилләр бар иде", ди активист.

Алда тәкдим итү чарасына исемлек белән китерелгәннәр утыра
Алда тәкдим итү чарасына исемлек белән китерелгәннәр утыра

Тәкъдим итү чарасын Төмән өлкәсенең урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Владимир Артановский алып бара. "Төмән урман сәнәгате комплексы" җитәкчесе урынбасары Григорий Рыбаков корылма проекты белән таныштыра. Бу комплекс чит ил инвесторлары һәм Төмән өлкәсе хакимияте арасында корылма төзелешендә арадашчы булып тора дип белдерелә.

"Түрәләр тәкъдим итү чарасында безне җиңгән, барсы да хәл ителгән кебек тотты. Урман күп, кешеләр эшләргә тиеш дип белдерделәр. Без урман юк бит дип каршы төшкәч, агачларны китерәчәкбез дип әйттеләр. Бу корылмада ике мең кеше эшләячәге дә телгә алынды. Без комбинат төзелеше өчен нәкъ бу урынны – сезнең авылны сайлап алдык дип белдерделәр", ди активист.

Григорий Рыбаков чыгыш ясый
Григорий Рыбаков чыгыш ясый

Активист сүзләренчә, әлеге тәкъдим итү чарасына кадәр авылдан өлкән яшьтәге апа-абыйларны җыеп Төмән шәһәрендәге фанер җитештерү корылмасына алып барганнар. Өлкәннәргә комбинаттагы чисталык, тәртип бик ошаган.

"Өлкәннәр күп нәрсәне белеп бетермәскә дә мөмкин. Әгәр бу корылма безнең авылда төзелә кала икән, ул вакытта бер елга 2,5 тонна фармальдегид һавага чыгачак. Бу рөхсәт ителгәне генә. Ә калган агулы матдәләр күпме булачак?! Ә ул сәламәтлеккә бик зарарлы. Иң куркынычы – 2 мең кешелек комбинат ачыла калса, читтән килгәнннәр сәбәпле себертатарларның үзенчәлекләрен, гореф-гадәтләрен саклаган үзгә бер урын булган авылыбыз юкка чыгачак", ди активист.

700 еллап тарихы булган Әремцән авылында бүген 150ләп йорт бар. Әремцәннәр Себергә ислам дине алып килгән шәех күмелгән астананы да кадерләп һәм саклап торалар.

Әремцәндә кәгазь комбинаты төзүгә каршы митинг үткәрү гаризасы
Әремцәндә кәгазь комбинаты төзүгә каршы митинг үткәрү гаризасы

"Хәзер корылма төзелешенә каршыларның авызларын ябу, сүз әйттермәү, шөрепләрне кысу, төрле яклап алдау бара. Без көрәшне дәвам итәчәкбез. 8 сентябрьдә Әремцәндә митинг үткәрергә теләп авыл хакимиятенә тәкъдим кәгазе тапшырган идек, кире кактылар. Хәзер без теләгебезне үтәргә теләмәгән хакимиятләрне прокуратурага шикаять итәргә җыенабыз", ди активист.

Рөстәм Рябиков комбинат төзелешенә каршы чыгыш ясый
Рөстәм Рябиков комбинат төзелешенә каршы чыгыш ясый

5 август Русия президенты Владимир Путин Киров шәһәрендә җирле үзидарәне үстерүгә багышланган киңәшмәдә губернаторларны җирле халык өчен әһәмияткә ия карарлар кабул ителгәндә алар белән килештерергә һәм аннан соң гына ниндидер корылмалар төзү өчен сөйләшүләр башларга чакырган иде. Әремцәндә комбинат төзелеше эшләре бу авыл халкы ризалыгыннан башка бара.

* * * ​*
10 май. Әремцәннәр Төмән өлкәсе хакимиятенең кәгазь комбинаты төзүне хуплавын мәгълүмат чараларыннан белде.
11 май. Авыл халкы комбинат төзелешенә имза җыю эше башлады.
9 июнь. Авыл җыенында халык төзелешкә карыш бертавыштан тавыш бирде.​
20 июнь. Төмән губернаторы Якушевка комбинатка каршы булуларын белдереп хат җибәрделәр.​
30 июн. Әремцәннәр Тубыл шәһәрендә 15 июль көнне митинг үткәрәчәкләрен район хакимиятенә белдерде.

7 июль. Тубыл хакимияте башка чара булачак дип, әремцәннәргә митингка рөхсәт бирмәде.​ Авылга Төмән өлкәсе милләтләр эшләре комитеты рәисе Евгений Воробьев килеп укытучылар белән аерым, башкалар белән аерым-аерым очрашып төзелешкә ризалашсыннар өчен басым ясарга теләде.
12 июль. Әремцәннәр өлкә түрәләренең халык фикерен санламыйча башбаштаклануын Русия президенты Владимир Путинга шикаять итте.
21 июль. Төмән өлкәсе губернаторы урынбасары Вадим Шумков Әремцәнгә килеп комбинатны төзү әлегә хәл ителмәгән әле дип кайтып китте. Авылдагы проблемнарны барлау һәм губернатор килгәндә тәкъдим итү өчен эшче төркем төзелде. ​
12 сентябрь. Төмән губернаторы Владимир Якушев үзенең ярдәмчеләре белән Әремцән авылына килеп халыкны комбинат төзүгә ризалатырга тырышты.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG