Accessibility links

Төмән губернаторы кәгазь комбинаты төзүгә каршы Әремцән халкы белән очрашты


Төмән губернаторы Владимир Якушев Әремцән авылы халкын комбинат төзүгә күндерергә тырышты дип белдерде активист.

12 сентябрь Төмән губернаторы Владимир Якушев үзенең ярдәмчеләре белән Вагай районы Әремцән авылына килде. Бу авыл халкы яздан бирле үзләрендә целлюлоз-кәгазь җитештерү корылмасы төзетмәс өчен көрәшә.

Якушев башта активистлар кергән эшче төркем белән очрашып, комбинатның кирәклеген, аның зыяны юклыгын аңлатырга тырышты, дип белдерде Азатлыкка чарада катнашкан активист. Ул исемен белдермәүне үтенде.

Авыл халкы белән очрашуда Якушев башта өлкәнең икътисади үсеше турында сүз тоткан. Инвестицияләр кертүне уңай күренеш дип бәяләгән һәм шундый читтән акча керә торган проект буларак комбинатның да кирәклеген белдергән.

Авыл халкы комбинатка каршы чыккан. Авыл проблемнарын - юлсызлыкны, су һәм газ үткәрелмәүне әйтеп биргәндә, комбинатка да каршы булуларын белдергәннәр. "Мин сезнең проблемнарны чишүне үземнең ярдәмчеләремә кушармын, әмма сездә бюджетка акча кертә торган җитештерү урыны юк", дигән түрә.

Әлеге активист сүзләренчә, комбинат төзү мәсьәләсенә нокта куелмаган. Губернатор әремцәннәрне Төмәнгә килеп эшләп торган фанера җитештерү комбинатын карарга чакырып кайтып киткән.

"Түрәләр авыл кырыендагы нефть куучы станциядә эшләүчеләр белән дә очрашкан. Анда өлкә думасы депутаты Русиядә президент сайлавы узгач Әремцәндә комбинатны төзи башлыйбыз дип белдергән", диде активист.

****

10 май. Әремцәннәр Төмән өлкәсе хакимиятенең кәгазь комбинаты төзүне хуплавын мәгълүмат чараларыннан белде.

11 май. Авыл халкы комбинат төзелешенә имза җыю эше башлады.

9 июнь. Авыл җыенында халык төзелешкә карыш бертавыштан тавыш бирде.

20 июнь. Төмән губернаторы Якушевка комбинатка каршы булуларын белдереп хат җибәрделәр.

30 июн. Әремцәннәр Тубыл шәһәрендә 15 июль көнне митинг үткәрәчәкләрен район хакимиятенә белдерде.

7 июль. Тубыл хакимияте башка чара булачак дип, әремцәннәргә митингка рөхсәт бирмәде.

7 июль. Авылга Төмән өлкәсе милләтләр эшләре комитеты рәисе Евгений Воробьев килеп укытучылар белән аерым, башкалар белән аерым-аерым очрашып төзелешкә ризалашсыннар өчен басым ясарга теләде.

12 июль. Әремцәннәр өлкә түрәләренең халык фикерен санламыйча башбаштаклануын Русия президенты Владимир Путинга шикаять итте.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG