Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмән түрәсе Әремцәндә кәгазь комбинаты төзү хәл ителмәгән дип белдерә


Әремцән авылы халкы Төмән өлкәсе милләтләр эшләре комитеты рәисе Евгений Воробьев килгәнне көтә. 7 июль 2017
Әремцән авылы халкы Төмән өлкәсе милләтләр эшләре комитеты рәисе Евгений Воробьев килгәнне көтә. 7 июль 2017

Төмән өлкәсе губернаторы урынбасары Вадим Шумков Әремцән авылына килеп, биредә кәгазь комбинаты төзү хәл ителмәгән дип белдерде.

21 июль Төмән өлкәсе губернаторы урынбасары Вадим Шумков, милләтләр эшләре комитеты рәисе Евгений Воробьев һәм Тубыл районы башлыгы Юрий Батт Әремцәнгә килеп авылда кәгазь комбинаты төзүгә каршы активистлар белән очрашты. Очрашуда әремцәннәр ягыннан 12 кеше катнашты.

"Без целлюлоз-кәгазь җитештерү корылмасы, шулай ук авылда фанера комбинаты төзүгә юл куймаячакбыз", дип белдерде активистлар.

Шумков түрәләр тарафыннан моңа кадәр булган белдерүләр өчен халыктан гафу үтенгән. "Миңа буйсынганнар сезгә мәгълүматны дөрес җиткермәгән. Әлегә кадәр комбинатның кайда төзелүе хәл ителмәгән, аның өчен өч урын карала, бу төзелешкә акча да бүленмәгән, җирне арендалау документлары да имзаланмаган дип әйтте ул", диде Азатлыкка Әремцәндә яшәүче активист.

Очрашуда халык алдында торган проблемнар - юлсызлык, эчәр су булмау һәм башкалар турында да сүз күтәрелгән. Хакимиятләр ягыннан һәм әремцәннәрдән активистлар кергән эшче төркем төзелгән. Бу төркем 10 сентябрьдә авылга Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев килгәнгә кадәр бөтен проблемнарны барлап, хәл итү юлларын күрсәтергә тиеш дип килешкәннәр.

Әремцәннәр 24 июль авылда кәгазь комбинаты төзүгә каршылык белдереп 300ләп кеше катнашында митинг үткәрергә җыенган иде.

Шумков халыкны губернатор килгәнгә кадәр бернинди дә шау-шу күтәрмәскә, митингны үткәрми торырга чакырган. Активистлар: "Без барыбер бу чараны үткәрәчәкбез, авыл халкына сезнең килүне һәм ниләр сөйләвегезне дә аңлатасыбыз бар", дип аның тәкъдимен кире каккан.

Нәтиҗәдә бу чара авыл җыены буларак 24 июль кичке 6да мәдәният йортында узачак. Әремцән хакимияте митингны урамда үткәрүгә башта ризалык биргән иде аннан баш тартты.

****

10 май. Әремцәннәр Төмән өлкәсе хакимиятенең кәгазь комбинаты төзүне хуплавын мәгълүмат чараларыннан белде.

11 май. Авыл халкы комбинат төзелешенә имза җыю эше башлады.

9 июнь. Авыл җыенында халык төзелешкә карыш бертавыштан тавыш бирде.

20 июнь. Төмән губернаторы Якушевка комбинатка каршы булуларын белдереп хат җибәрделәр.

30 июн. Әремцәннәр Тубыл шәһәрендә 15 июль көнне митинг үткәрәчәкләрен район хакимиятенә белдерде.

7 июль. Тубыл хакимияте башка чара булачак дип, әремцәннәргә митингка рөхсәт бирмәде.

7 июль. Авылга Төмән өлкәсе милләтләр эшләре комитеты рәисе Евгений Воробьев килеп укытучылар белән аерым, башкалар белән аерым-аерым очрашып төзелешкә ризалашсыннар өчен басым ясарга теләде.

12 июль. Әремцәннәр өлкә түрәләренең халык фикерен санламыйча башбаштаклануын Русия президенты Владимир Путинга шикаять итте.

XS
SM
MD
LG