Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әремцәндә кәгазь җитештерү комбинаты төзелешенә каршы протест чарасы үтте


Әремцән авылында кәгазь җитештерү комбинаты төзелешенә каршы протест чарасы, 15 октябрь 2017
Әремцән авылында кәгазь җитештерү комбинаты төзелешенә каршы протест чарасы, 15 октябрь 2017

15 октябрь Төмән өлкәсе Тубыл районы Әремцән авылында кәгазь җитештерү комбинаты төзелешенә каршы протест чарасы үтте. Чарада катнашучылар Русия президенты Путин һәм җирле түрәләр исеменә резолюция кабул итте.

Әремцән авылында кәгазь җитештерү комбинаты төзелешенә каршы хәрәкәт активистларының берсе Гөлзифа Бакиева Азатлыкка​ cөйләвенчә, бүгенге җыенда җирле халык белән бергә читтә яшәүче авылдашлар, җәмәгать эшлеклеләре, күрше авыл кешеләре, барлыгы 150ләп кеше катнашкан. ​"Хакимиятнең басымы, эштән куу янаулары булмаса, күбрәк тә кеше килгән булыр иде. Шуңа карамастан, берничә ай барган көрәштән соң, без ниһаять беренче каршлык чарасын үткәрә алдык" диде ул.

Җыенда хакимият вәкилләре дә катнашкан, ләкин алар чыгыш ясамаган, тыңлап кына торганнар. Чыгыш ясучылар, нигездә җирле авыл халкы, бу төзелеш башланса тирә-якка зур зыян киләчәк, берничә мең кеше эшкә күчеп килеп себертатарларның үзенчәлекле авылы юкка чыгачак, комбинат зарарлы матдәләр таратып кеше сәламәтлегенә һәм табигатькә зыян салачак дип сөйләгән. Алар бу эшне кичекмәстән туктатырга, төзелеш өчен башка урын табарга талап иткән.

Әремцән авылында урам җыены, 15 октябрь 2017
Әремцән авылында урам җыены, 15 октябрь 2017

Митинг нәтиҗәсендә резолюция кабул ителгән. Русия президенты Владимир Путин, хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведев, Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев һәм җирле депутатлар исеменә язган документта митингта катнашучылар үз авыллары янында фанер, кәгазь җитештерү комбинатлары һәм агач эшкәртү заводыннан торачак зур комплекс төзүгә катгый каршы булуларын белдерә.

"Ата-бабалардан мирас булып калган җирләр өчен киләчәк буын алдында җаваплылыкны аңлап, бу төзелешне булдырмас өчен без һәр төрле чарага әзер, авылыбыз тирәсендәге уникаль табигатьне саклап калыр өчен төзелеш техникасы юлында тере калкан булып басачакбыз" диелә резолюциядә.

Әремцәннәр әлеге корылмалар төзелсә, авыллары юкка чыгар, зарарлы матдәләр тирә-якны пычратып, кешеләргә зыян салыр дип борчыла. Читтән китерелгән меңләгән эшче төбәктә социаль киеренкелек, экологик һәм этнодемографик казага сәбәп булачак ди алар. Менә инде берничә ай Әремцән халкы бу төзелешкә каршы көрәш алып бара.

* * * *

10 май. Әремцәннәр Төмән өлкәсе хакимиятенең кәгазь комбинаты төзүне хуплавын мәгълүмат чараларыннан белде.
11 май. Авыл халкы комбинат төзелешенә имза җыю эше башлады.
9 июнь. Авыл җыенында халык төзелешкә карыш бертавыштан тавыш бирде.​
20 июнь. Төмән губернаторы Якушевка комбинатка каршы булуларын белдереп хат җибәрделәр.​
30 июнь. Әремцәннәр Тубыл шәһәрендә 15 июль көнне митинг үткәрәчәкләрен район хакимиятенә белдерде.

7 июль. Тубыл хакимияте башка чара булачак дип, әремцәннәргә митингка рөхсәт бирмәде.​ Авылга Төмән өлкәсе милләтләр эшләре комитеты рәисе Евгений Воробьев килеп укытучылар белән аерым, башкалар белән аерым-аерым очрашып төзелешкә ризалашсыннар өчен басым ясарга теләде.
12 июль. Әремцәннәр өлкә түрәләренең халык фикерен санламыйча башбаштаклануын Русия президенты Владимир Путинга шикаять итте.
21 июль. Төмән өлкәсе губернаторы урынбасары Вадим Шумков Әремцәнгә килеп комбинатны төзү әлегә хәл ителмәгән әле дип кайтып китте. Авылдагы проблемнарны барлау һәм губернатор килгәндә тәкъдим итү өчен эшче төркем төзелде. ​
12 сентябрь. Төмән губернаторы Владимир Якушев үзенең ярдәмчеләре белән Әремцән авылына килеп халыкны комбинат төзүгә ризалатырга тырышты.
27 сентябрь. Төмән өлкәсеннән бер төркем түрәләр килеп кәгазь комбинатын тәкъдим итте. Әремцәннәр чарага үз теләкләре белән кереп комбинатка каршы чыкты.​

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG