Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кәгазь комбинаты төзүгә каршы Әремцән авылына митинг уздырырга рөхсәт бирелде


Әремцәннәр корылмага каршы имза җыя
Әремцәннәр корылмага каршы имза җыя

Төмән өлкәсенең Тубыл районы Әремцән авылы халкы, целлюлоза-кәгазь җитештерү корылмасы төзүгә каршылык белдереп, 24 июльдә авылда митингка җыела. Бу чара өчен рөхсәт алынган.

Әремцән авылы халкы корылма төзүгә каршы көрәшен дәвам итә. 24 июльдә кичке алтыдан сигезгә кадәр Түбән Әремцән авылында митинг уздырыру өчен хакимият рөхсәт биргән.

Моннан тыш, change.org сайтында Әремцәндә целлюлоза-кәгазь комбинаты төзүгә каршы булуларын һәм җирле түрәләрнең авыл халкы хокукларын бозуын белдереп, Русия президенты Владимир Путинга язылган мөрәҗәгатькә имза җыю башланды. 17 июньнең көн уртасына 340 кеше имзасын калдырган иде. Путинга шикаятьне әремцәннәр 12 июльдә юллады.

Май башында Әремцән авылы янында целлюлоза-кәгазь җитештерү корылмасы төзеләчәге турында билгеле булды. Авыл халкы моңа каршы.

11 май Әремцәндә бу төзелешкә каршы имзалар җыю башланды. Шулай ук халык Төмән губернаторы Владимир Якушевка хат та юллады​. Авыл халкы фикеренчә, әлеге комбинат якын ун елда экологиягә зыян китерәчәк һәм, гомумән, авылны юк итәчәк.

XS
SM
MD
LG