Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортлар ана телен яклауда бердәмлек күрсәтте

Уфада башкорт телен яклау җыены, 16 сентябрь 2017

16 сентябрь Уфада башкорт телен яклап урам җыены узды. Чарада катнашучылар республика башлыгы һәм мәгариф министрын вазифадан китүләрен таләп итте. Чара ахырында полиция "Башкорт" оешмасы рәисе Фаил Алчыновны тоткарларга тырышты, әмма халык моңа юл куймады.

16 сентябрь Уфаның Спорт сарае янындагы мәйданда каршылык чарасы узды. Спорт сарае кашындагы мәйданда машиналар белән шыплап тулы булып, анда көзге ярминкә баруы сәбәпле, каршылык чарасы сарай читендәге мәйданда узды. Анда оештыручылар әйтүенчә, ике меңләп кеше катнашты. Чарага рәсми рөхсәт булмау сәбәпле, башта полиция хезмәткәрләре белән зур булмаган тарткалаш та булып алды. Ләкин халыкның күплеге һәм бердәмлеге сәбәпле, полиция каршылык күрсәтеп тормады.

Уфада башкорт телен яклау җыены үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:07:57 0:00

Кулларда “Яшәсен башкорт теле!”, “Рус түгелмен, ләкин росиянмын!”, “Телне белми, башкорт булып булмый”, “Башкорт телен мәҗбүри укыту турындагы канунны җимерүгә юл куймаячакбыз!” кебек шигарләрне, Рәми Гарипов, Мәҗит Гафури, Зәйнәп Биишева портретларын күрергә була иде. Чараны ачып, “Башкорт” оешмасы рәисе Фаил Алчынов полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итте.

Фаил Алчынов
Фаил Алчынов

"Мин кичә полиция түрәләре белән сөйләштем. Анда алар бу чарада йөзгә якын кеше киләчәк дип ышандырган иделәр. Монда меңнән артык кеше җыелды. Сез мәйданны чарага әзерләргә ышандырган идегез, чынлыкта, машиналар тутыргансыз. Бу рәвешле сез халыкка каршы эшлисез! Аны мәсхәрә итәсез. Хурлык!” дип мөрәҗәгать итте. Халык дәррәү: ”Хурлык! Хурлык!” дип күтәреп алды.

Каршылык чарасы курайчыларның “Уралым” көен башкаруы белән ачылды. Шуннан соң бер-бер артлы чыгышлар яңгырады.

Вәлиәхмәт Бәдретдинов
Вәлиәхмәт Бәдретдинов
Башкорт халкына караңгы көннәр килде

“Башкорт халкы конгрессы” әгъзасы Вәлиәхмәт Бәдретдинов үз чыгышында: "Башкорт халкына караңгы көннәр килде. Без барыбыз да хафага төштек. Хокукларыбызны югалтсак, оныкларыбызга берни дә калмаячак. Боларга кем гаепле? Балык башыннан чери. Республика башы һәм аның яраннары башкорт халкына хыянәт итте. Алар безне йомшак кәнәфиләренә саттылар. Җитәкчеләр халкын да, аларның телен дә бар дип тә белми. Безнең таләпләр ил башына, баш прокурорга барып җитәр дип ышанабыз”, диде.

Әмир Тойгынов
Әмир Тойгынов

“Кәрвансарай” төркеменә нигез салучы, билгеле артист Әмир Тойгынов: “Безне оппозициячеләр дип атыйлар. Бу дөрес түгел. Без – халык! Хәмитовка – нәфрәт!” дип белдерде.

Җиһат Солтанов чыгыш ясый
Җиһат Солтанов чыгыш ясый
Бу башкорт халкына үлем карары чыгару белән бер

Язучы Җиһат Солтанов: “Безнең күпме халык шагыйрьләребез, халык язучыларыбыз бар. Алар кая? Алар качып утыралар. Сезгә рәхмәт, алар кебек качып калмагансыз! Ата-аналарны балаларына башкорт телен укытмаска гариза яздырталар. Бу башкорт халкына үлем карары чыгару белән бер. Гаризаларыгызны кире алыгыз! Безнең киләчәгебез үзебезгә, ничек көрәшүебезгә бәйле!” дип сөйләде.

Юнир Котлыгуҗин
Юнир Котлыгуҗин

Башкортстан коммунистлары башы Юнир Котлыгуҗин сайлауларны искә төшерде: “Совет чорында мондый тигезсезлеккә юл куелмый иде. Ил байлыгы аерым төркем кулына күчте. Алар ил байлыгының туксан процентын кулга төшерде. Без “Башнефть” сатылгач республика җитәкчесенә ышаныч күрсәтмәү белдергән идек. Алар республика гына түгел, илнең нигезен какшаталар. 2018 елда сайлаулар. Шунда халык үз көчен күрсәтер дип ышанам!”, диеп чыгыш ясады.

Усман Шөгаепов
Усман Шөгаепов

Белореттан килгән Усман Шөгаепов уңай мисал итеп Татарстанны китерде: “Татарстанда өч миллион сигез йөз меңнән артык кеше яши. Бездә дүрт миллион да, бер йөз мең. Аларда еллык казна – 260 миллиард сум, бездә – 160 миллиард сум. Шуннан күрегез, кемнең ничек яшәгәнен” дип чагыштырды ул.

Фирдәвес Хисамова
Фирдәвес Хисамова

Башкортстанның элекке мәгариф минстры Фирдәвес Хисамова: “Башкортлар балаларына Олег һәм Олеся дигән исемнәр куша. Милли үзаң бетүгә бара. Безгә саклану өчен иң башта гаиләне ныгытырга кирәк. Гаиләдә телне, рухны сакларга кирәк. Аннан соң җәмгыять. Өченче фактор – дәүләт. Без шуларны сакларга һәм ныгытырга бурычлы!” дип чыгыш ясады.

Уфада башкорт телен яклау җыены

Башкорт җәмәгатьчелеге
1/40 Башкорт җәмәгатьчелеге
16 сентябрь Уфада "Башкорт" хәрәкәте активистлары башкорт телен яклап урам җыены үткәрде. Оештыручылар әйтүенчә, анда республиканың төрле районнарыннан барлыгы ике меңләп кеше катнашкан.
Байрак астында
2/40 Байрак астында
16 сентябрь Уфада "Башкорт" хәрәкәте активистлары башкорт телен яклап урам җыены үткәрде. Оештыручылар әйтүенчә, анда республиканың төрле районнарыннан барлыгы ике меңләп кеше катнашкан.
Башкорт оешмасы рәисе Фаил Алчынов
3/40 Башкорт оешмасы рәисе Фаил Алчынов
16 сентябрь Уфада "Башкорт" хәрәкәте активистлары башкорт телен яклап урам җыены үткәрде. Оештыручылар әйтүенчә, анда республиканың төрле районнарыннан барлыгы ике меңләп кеше катнашкан.
Башкорт халкы конгрессы әгъзалары
4/40 Башкорт халкы конгрессы әгъзалары
16 сентябрь Уфада "Башкорт" хәрәкәте активистлары башкорт телен яклап урам җыены үткәрде. Оештыручылар әйтүенчә, анда республиканың төрле районнарыннан барлыгы ике меңләп кеше катнашкан.
Башкорт шагыйре Хисмәт Юлдашев
5/40 Башкорт шагыйре Хисмәт Юлдашев
16 сентябрь Уфада "Башкорт" хәрәкәте активистлары башкорт телен яклап урам җыены үткәрде. Оештыручылар әйтүенчә, анда республиканың төрле районнарыннан барлыгы ике меңләп кеше катнашкан.
Башкортстан коммунистлар башы Юнир Котлыгуҗин
6/40 Башкортстан коммунистлар башы Юнир Котлыгуҗин
16 сентябрь Уфада "Башкорт" хәрәкәте активистлары башкорт телен яклап урам җыены үткәрде. Оештыручылар әйтүенчә, анда республиканың төрле районнарыннан барлыгы ике меңләп кеше катнашкан.
Белореттан Усман Шөгаеповв чыгыш ясый
7/40 Белореттан Усман Шөгаеповв чыгыш ясый
16 сентябрь Уфада "Башкорт" хәрәкәте активистлары башкорт телен яклап урам җыены үткәрде. Оештыручылар әйтүенчә, анда республиканың төрле районнарыннан барлыгы ике меңләп кеше катнашкан.
Боксчы Хәбир Сөләйманов
8/40 Боксчы Хәбир Сөләйманов
16 сентябрь Уфада "Башкорт" хәрәкәте активистлары башкорт телен яклап урам җыены үткәрде. Оештыручылар әйтүенчә, анда республиканың төрле районнарыннан барлыгы ике меңләп кеше катнашкан.
Вәлиәхмәт Бәдретдинов
9/40 Вәлиәхмәт Бәдретдинов
16 сентябрь Уфада "Башкорт" хәрәкәте активистлары башкорт телен яклап урам җыены үткәрде. Оештыручылар әйтүенчә, анда республиканың төрле районнарыннан барлыгы ике меңләп кеше катнашкан.
Әбҗәлил районыннан Ислам Иргалин
10/40 Әбҗәлил районыннан Ислам Иргалин
16 сентябрь Уфада "Башкорт" хәрәкәте активистлары башкорт телен яклап урам җыены үткәрде. Оештыручылар әйтүенчә, анда республиканың төрле районнарыннан барлыгы ике меңләп кеше катнашкан.
Әлфия Йосыпова чыгыш ясый
11/40 Әлфия Йосыпова чыгыш ясый
16 сентябрь Уфада "Башкорт" хәрәкәте активистлары башкорт телен яклап урам җыены үткәрде. Оештыручылар әйтүенчә, анда республиканың төрле районнарыннан барлыгы ике меңләп кеше катнашкан.
Әмир Тойгынов
12/40 Әмир Тойгынов
16 сентябрь Уфада "Башкорт" хәрәкәте активистлары башкорт телен яклап урам җыены үткәрде. Оештыручылар әйтүенчә, анда республиканың төрле районнарыннан барлыгы ике меңләп кеше катнашкан.
Җиһат Солтанов чыгыш ясый
13/40 Җиһат Солтанов чыгыш ясый
16 сентябрь Уфада "Башкорт" хәрәкәте активистлары башкорт телен яклап урам җыены үткәрде. Оештыручылар әйтүенчә, анда республиканың төрле районнарыннан барлыгы ике меңләп кеше катнашкан.
Интернет көрәшче Ринат Әлибаев
14/40 Интернет көрәшче Ринат Әлибаев
16 сентябрь Уфада "Башкорт" хәрәкәте активистлары башкорт телен яклап урам җыены үткәрде. Оештыручылар әйтүенчә, анда республиканың төрле районнарыннан барлыгы ике меңләп кеше катнашкан.
Ишембайдан Рәвил Харисов
15/40 Ишембайдан Рәвил Харисов
16 сентябрь Уфада "Башкорт" хәрәкәте активистлары башкорт телен яклап урам җыены үткәрде. Оештыручылар әйтүенчә, анда республиканың төрле районнарыннан барлыгы ике меңләп кеше катнашкан.
Ишембайдан Сәгадәт Туктамышов
16/40 Ишембайдан Сәгадәт Туктамышов
16 сентябрь Уфада "Башкорт" хәрәкәте активистлары башкорт телен яклап урам җыены үткәрде. Оештыручылар әйтүенчә, анда республиканың төрле районнарыннан барлыгы ике меңләп кеше катнашкан.
Каршылык чарасында катнашучылар
17/40 Каршылык чарасында катнашучылар
16 сентябрь Уфада "Башкорт" хәрәкәте активистлары башкорт телен яклап урам җыены үткәрде. Оештыручылар әйтүенчә, анда республиканың төрле районнарыннан барлыгы ике меңләп кеше катнашкан.
Кубызчы
18/40 Кубызчы
16 сентябрь Уфада "Башкорт" хәрәкәте активистлары башкорт телен яклап урам җыены үткәрде. Оештыручылар әйтүенчә, анда республиканың төрле районнарыннан барлыгы ике меңләп кеше катнашкан.
Курайчылар Урал көен башкара
19/40 Курайчылар Урал көен башкара
16 сентябрь Уфада "Башкорт" хәрәкәте активистлары башкорт телен яклап урам җыены үткәрде. Оештыручылар әйтүенчә, анда республиканың төрле районнарыннан барлыгы ике меңләп кеше катнашкан.
Күмәкләп шигырь уку
20/40 Күмәкләп шигырь уку
16 сентябрь Уфада "Башкорт" хәрәкәте активистлары башкорт телен яклап урам җыены үткәрде. Оештыручылар әйтүенчә, анда республиканың төрле районнарыннан барлыгы ике меңләп кеше катнашкан.
Мәрьям Буракаева
21/40 Мәрьям Буракаева
16 сентябрь Уфада "Башкорт" хәрәкәте активистлары башкорт телен яклап урам җыены үткәрде. Оештыручылар әйтүенчә, анда республиканың төрле районнарыннан барлыгы ике меңләп кеше катнашкан.
Милли хәрәкәт ветераны Ләлә Биишева
22/40 Милли хәрәкәт ветераны Ләлә Биишева
16 сентябрь Уфада "Башкорт" хәрәкәте активистлары башкорт телен яклап урам җыены үткәрде. Оештыручылар әйтүенчә, анда республиканың төрле районнарыннан барлыгы ике меңләп кеше катнашкан.
Наилә Буранголова
23/40 Наилә Буранголова
16 сентябрь Уфада "Башкорт" хәрәкәте активистлары башкорт телен яклап урам җыены үткәрде. Оештыручылар әйтүенчә, анда республиканың төрле районнарыннан барлыгы ике меңләп кеше катнашкан.
Резолюциягә тавыш бирү
24/40 Резолюциягә тавыш бирү
16 сентябрь Уфада "Башкорт" хәрәкәте активистлары башкорт телен яклап урам җыены үткәрде. Оештыручылар әйтүенчә, анда республиканың төрле районнарыннан барлыгы ике меңләп кеше катнашкан.
Сибайдан Әлфия Үзәнбаева
25/40 Сибайдан Әлфия Үзәнбаева
16 сентябрь Уфада "Башкорт" хәрәкәте активистлары башкорт телен яклап урам җыены үткәрде. Оештыручылар әйтүенчә, анда республиканың төрле районнарыннан барлыгы ике меңләп кеше катнашкан.
Тимергази Усманов
26/40 Тимергази Усманов
16 сентябрь Уфада "Башкорт" хәрәкәте активистлары башкорт телен яклап урам җыены үткәрде. Оештыручылар әйтүенчә, анда республиканың төрле районнарыннан барлыгы ике меңләп кеше катнашкан.
Тимур Мохтаров чыгыш ясый
27/40 Тимур Мохтаров чыгыш ясый
16 сентябрь Уфада "Башкорт" хәрәкәте активистлары башкорт телен яклап урам җыены үткәрде. Оештыручылар әйтүенчә, анда республиканың төрле районнарыннан барлыгы ике меңләп кеше катнашкан.
Чараны төшерүчеләр
28/40 Чараны төшерүчеләр
16 сентябрь Уфада "Башкорт" хәрәкәте активистлары башкорт телен яклап урам җыены үткәрде. Оештыручылар әйтүенчә, анда республиканың төрле районнарыннан барлыгы ике меңләп кеше катнашкан.
"Урыс түгелмен, ләкин россиянмын" шигаре
29/40 "Урыс түгелмен, ләкин россиянмын" шигаре
16 сентябрь Уфада "Башкорт" хәрәкәте активистлары башкорт телен яклап урам җыены үткәрде. Оештыручылар әйтүенчә, анда республиканың төрле районнарыннан барлыгы ике меңләп кеше катнашкан.
Учалыдан Рәфис Байморатов
30/40 Учалыдан Рәфис Байморатов
16 сентябрь Уфада "Башкорт" хәрәкәте активистлары башкорт телен яклап урам җыены үткәрде. Оештыручылар әйтүенчә, анда республиканың төрле районнарыннан барлыгы ике меңләп кеше катнашкан.
Фирдәвес Хисамова
31/40 Фирдәвес Хисамова
16 сентябрь Уфада "Башкорт" хәрәкәте активистлары башкорт телен яклап урам җыены үткәрде. Оештыручылар әйтүенчә, анда республиканың төрле районнарыннан барлыгы ике меңләп кеше катнашкан.
Халык диңгезе
32/40 Халык диңгезе
16 сентябрь Уфада "Башкорт" хәрәкәте активистлары башкорт телен яклап урам җыены үткәрде. Оештыручылар әйтүенчә, анда республиканың төрле районнарыннан барлыгы ике меңләп кеше катнашкан.
"Хәмитов башкорт телен үтерүче" шигаре
33/40 "Хәмитов башкорт телен үтерүче" шигаре
16 сентябрь Уфада "Башкорт" хәрәкәте активистлары башкорт телен яклап урам җыены үткәрде. Оештыручылар әйтүенчә, анда республиканың төрле районнарыннан барлыгы ике меңләп кеше катнашкан.
Хәмитовны урыныннан алырга өндәү
34/40 Хәмитовны урыныннан алырга өндәү
16 сентябрь Уфада "Башкорт" хәрәкәте активистлары башкорт телен яклап урам җыены үткәрде. Оештыручылар әйтүенчә, анда республиканың төрле районнарыннан барлыгы ике меңләп кеше катнашкан.
Чара күмәк бию белән тәмамланды
35/40 Чара күмәк бию белән тәмамланды
16 сентябрь Уфада "Башкорт" хәрәкәте активистлары башкорт телен яклап урам җыены үткәрде. Оештыручылар әйтүенчә, анда республиканың төрле районнарыннан барлыгы ике меңләп кеше катнашкан.
Чарада катнашучылар
36/40 Чарада катнашучылар
16 сентябрь Уфада "Башкорт" хәрәкәте активистлары башкорт телен яклап урам җыены үткәрде. Оештыручылар әйтүенчә, анда республиканың төрле районнарыннан барлыгы ике меңләп кеше катнашкан.
Чарада төрле яшьтәгеләр катнашты
37/40 Чарада төрле яшьтәгеләр катнашты
16 сентябрь Уфада "Башкорт" хәрәкәте активистлары башкорт телен яклап урам җыены үткәрде. Оештыручылар әйтүенчә, анда республиканың төрле районнарыннан барлыгы ике меңләп кеше катнашкан.
"Халыкның үлемсезлеге - аның телендә" шигаре. Чын күңелдән
38/40 "Халыкның үлемсезлеге - аның телендә" шигаре. Чын күңелдән
16 сентябрь Уфада "Башкорт" хәрәкәте активистлары башкорт телен яклап урам җыены үткәрде. Оештыручылар әйтүенчә, анда республиканың төрле районнарыннан барлыгы ике меңләп кеше катнашкан.
Рус телендә шигар
39/40 Рус телендә шигар
16 сентябрь Уфада "Башкорт" хәрәкәте активистлары башкорт телен яклап урам җыены үткәрде. Оештыручылар әйтүенчә, анда республиканың төрле районнарыннан барлыгы ике меңләп кеше катнашкан.
"Яшәсен башкорт теле" шигаре
40/40 "Яшәсен башкорт теле" шигаре
16 сентябрь Уфада "Башкорт" хәрәкәте активистлары башкорт телен яклап урам җыены үткәрде. Оештыручылар әйтүенчә, анда республиканың төрле районнарыннан барлыгы ике меңләп кеше катнашкан.
Previous slide
Next slide

Чыгышларда мәктәп мөдирләренә прокуратура басымы нәтиҗәсендә ата-аналардан балаларына башкорт телен укытырга теләүләре турында гаризаларын алырга мәҗбүр итүләре, хакимиятнең халыкка хезмәт итмәве уңаеннан тәнкыйтьләр яңгырады. Чыгышлар саен “Иле юкның – теле юк!”, “Хәмитовны – отставкага!” һәм башка шундый таләпләр һәм шигарләр яңгырады.

Чара ахырында резолюция кабул ителде. Анда шундый таләпләр бар:

  • прокуратурага башкорт мәктәпләрен тикшерүне туктатырга;
  • мәктәпләрдә башкорт телен дәүләт теле буларак мәҗбүри укытырга;
  • башкорт теле дәресләре күләмен арттырырга;
  • Русия мәгариф министрлыгына милли телләр турында федераль стандартлар булдырырга;
  • Бердәм дәүләт имтиханнарын туган телләрдә бирүне кертергә;
  • Республика шәһәрләрендә һәм районнарында башкорт мәктәпләре ачарга. Русиядә башкортлар яшәгән урыннарда аларның туган телен укытуны оештырырга;
  • дәүләт оешмаларында башкорт теленең кулланышын урыс теле дәрәҗәсенә җиткерергә.

Резолюция башкорт халкын якламаганы өчен республика башлыгы Рөстәм Хәмитов һәм мәгариф министры Гөлназ Шафиковага ышаныч күрсәтмәү белдерү белән тәмамлана.

Каршылык чарасы курайчылар көе астында күмәк бию белән ябылды. Чарадан халык тарала башлагач полиция хезмәткәрләре “Башкорт” оешмасы рәисе Фаил Алчыновны тоткарларга тырышты, әмма халык моңа юл куймады.

Халык башкорт активистын полициядән йолып алды
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:55 0:00

Шулай булуга карамастан чараны оештыручы Фаил Алчынов, Юлай Аралбаев һәм Айнур Ишкилдиннарны полиция йортларыннан килеп алып киткән һәм берничә сәгать тоткарлаудан соң иреккә чыгарган.

Активистларны тоткарлау видеосы:

Error rendering VK.

Иреккә чыккач "Башкорт" оешмасы рәисе Фаил Алчынов махсус белдерү ясады:

Error rendering VK.

Башкорт теленә басым. Соңгы тәрәккыят

  • 20 июль Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында ана теле булмаган телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл, дип белдергән иде.
  • Август ахырында Русия президентының баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә рус булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерү күрсәтмәсе чыкты.
  • Башкорт һәм татар җәмәгатьчелеге моңа каршы булуларын белдереп, чыгыш ясый башлады.
  • Башкорт теле укытучылары да Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмимтовка ачык хат юллады.
  • Дөнья башкорт корылтае Башкортстан халкына мөрәҗәгать итеп башкорт телен һәм халкын якларга чакырды.
  • 16 сентябрь Уфада башкорт телен яклау җыены узды, анда 2 меңләп кеше катнашты. Шәһәр хакимияте бу чарага рөхсәт бирмәгән иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG