Accessibility links

пәнҗешәмбе, 23 ноябрь 2017, Казан вакыты 18:23

Октябрьдә Дөнья башкорт корылтае башкарма комитетының киңәйтелгән чираттан тыш утырышы узачак. Анда башкорт телен укыту мәсьәләсе каралачак.

Октябрь аенда Дөнья башкорт корылтае башкарма комитеты киңәйтелгән утырышын үткәрә һәм анда ана телен укыту мәсьәләсе каралачак. Бу хакта башкарма комитет рәисе, Башкортстан парламенты депутаты Әмир Ишемгулов белдерде.

"Башкарма комитет әгъзасы Рамил Байназаровның чираттан тыш утырыш уздырырга дигән тәкъдимен карадык. Киңәйтелгән утырышта башкорт корылтаеның район, шәһәрләр вәкилләре дә катнашачак. Бу утырышта башкорт теленең сакланышы, республикада ана телен укытуны саклап калу турында Русия президенты Владимир Путинга, башкорт халкына, Башкортстанда яшәүчеләргә мөрәҗәгать белән чыгачакбыз, диде Ишегулов.

Яңа уку елы алдыннан Башкортстан прокуратурасы республикада башкорт теле һәм ана телләрен укыту тәртибен үз сайтына элде. Анда ана телләре ата-аналар теләгенә каршы килеп укытылмаска тиеш диелә.

25 август "Башкорт халкы конгрессы" мәгариф мәсьәләләренә багышланган җыен уздырды. Анда активистлар республиканы милли телләрне бетерү өчен тәҗрибә мәйданчыгы дип атады.

20 июль Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында ана теле булмаган телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл, дип беледергән иде.

Август ахырында Русия президентының баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә рус булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерү күрсәтмәсе чыкты.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG